Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камчаткада 6 альпинист вулканга менгәндә биектән егылып төшеп үлгән

Вулканда калган туристлар салкыннан катып үләргә мөмкин.

news_top_970_100
Камчаткада 6 альпинист вулканга менгәндә биектән егылып төшеп үлгән
пиксабей

Камчаткада фаҗигага юлыккан туристлар ун кеше, алар җиде өлкәдән. Ике гид – Новосибирскиныкы. 30 августта алар Камчатканың Ключевская сопка тавына менә башлый. Фаҗига 3 сентябрьдә – кичә кич була, дип хәбәр итә kamtoday.ru.

Ике кеше 3300 метр биеклектәге базада кала, калганнары вулканны «иярләргә» менеп китә.

Туристлар өчәр кешелек төркемнәр булып менгән. 4150 метр биеклектә туристларның берсе таудан егыла һәм калган икесен дә аска өстерәп алып төшеп китә. Алар артыннан ук икенче төркем дә аска оча. 

Нәтиҗәдә 6 кеше – 5 турист һәм 1 гид һәлак була. Алар – Мәскәүдән Селяничев Павел (38 яшь), Соловьев Максим (34 яшь, Гусь-Хрустальный), Косюк Екатерина (28 яшь, Мәскәү), Гутор Андрей (34 яшь, Мәскәү), Жиловачик Александр (31 яшь, Камень-на-Оби), Сорокин Евгений (Электросталь).

Һәлак булган туристларның берсе – Павел Селяничев

Ике турист – Анастасия Усачева һәм Роман Аверин – 3,3 км биеклектәге базада. Калганнар 4000 метр биеклектә. Бер гид – Андрей Мищенконың аягы сынган, дип хәбәр ителә.

Туристларны коткару өчен, Ми-8 вертолетында коткаручылар һәм медикларны җибәрәләр. Әмма болытлы булу сәбәпле, вертолет туристларны алып чыга алмый. Туристлар вулканда куналар. Вертолетны 4 сентябрьдә кабат җибәрәләр. Әмма каза күргән туристларны тиз генә алып чыгу мөмкин түгел, чөнки вертолет базага төшеп утыра алмый – коткаручылар ул урынга кадәр барып җитәргә тиеш. Ә тауда хәзер минус тугыз градус һәм секундына 30 метр тизлектә җил исә икән. 

Вулканга менүне Новосибирск турфирмасы оештырган. Хәзер тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Кешеләрнең үлеменә сәбәпче булган хезмәт күрсәтүдә турфирманы гаеплиләр. Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 3 нче пункты буенча (ялгышлык белән ике яки күбрәк кешенең үлеменә сәбәпче булу) 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Камчаткада тауларга менүне оештыра торган гид Игорь Бессон әйтүенчә, туристлар тауга менәргә әзер булмаган.

Туристлар: Алабугин Иван – 1992 елгы, Мищенко Андрей – 1981 елгы, Селяничев Павел – 1984 елгы, Соловьев Максим – 1988 елгы, Киприянов Андрей – 1996 елгы, Аверин Роман – 1979 елгы, Косюк Екатерина – 1994 елгы, Гутор Андрей – 1987 елгы, Жиловачик Александр – 1991 елгы, Сорокин Евгений – 1984 елгы, Усачева Анастасия – 1987 елгы, Михайловский Игорь – 1976 елгы. 

«Московский комсомолец» язуынча, вулканда калган төркем катып үләргә мөмкин.

Вулканга менү бик катлаулы, дип яза сайт, вулкан атканнан калган токымнар кар һәм боз белән катышкан. Вулкан әле дә атып тора, шуңа күрә аңа менә торган даими маршрутлар да үзгәрә икән. Шуңа да, аягы сынган кеше белән бергә туристлар кире төшә алмый. Әгәр аларның үзләре белән алган ризыклары бетә икән, алар катып үләргә дә мөмкин.

Камчатка гидлары фикеренчә, туристлар таудан ишелгән ташлар астында калып егылган булырга мөмкин. 

2020 елда Ключевская сопкада альпинист үлгән булган. Илья Цветков үзен начар хис итә башлый һәм бара алмый, аңын югалтып егыла һәм катып үлә. Аның мәетен 16 көннән соң гына табалар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100