Кама елгасында боз астына киткән 69 яшьлек ир‑атны коткарганнар
Чистайда Кама елгасында боз астына киткән 69 яшьлек ир‑атны коткарганнар. Шаһитлар коткаручыларга хәбәр иткәнчә, ул өскә чыга алган, ләкин боз өстендә яткан һәм хәрәкәтләнмәгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Урынга ГИМС Үзәге инспекторлары «Хивус‑6» һава мендәрендә суднода килгән. Коткаручылар ир-атны ярга чыгарган. Ул медицина ярдәменнән баш тарткан, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.