Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Калганын компьютер эшләп куя»: Башкортстанның татар авылларында җанисәп ничек үтә?

Башкортстанның татар авылында яшәүче бер ханым үзләрендә җанисәпнең ни рәвешле үтүен сөйләгән. Әлеге язма ТикТок социаль челтәрендә таралды.

news_top_970_100
«Калганын компьютер эшләп куя»: Башкортстанның татар авылларында җанисәп ничек үтә?
Видеодан скриншот

«Хәзер сезгә бер кызык сөйлим. Бүген безгә, ниһаять, җанисәп үткәрергә кеше килгән. Мин өйдә идем, өстәл кырыенда булыштым. Иптәшем йорт тирәсендә йөри иде. «Ниһаять, безгә дә килеп җиттегез», — дигән иптәшем. «Ник, сезгә инде берничә тапкыр килгәннәр бит. «Усал эт» дип язып куйганнар», — ди икән халык санын алучы. Ә безнең 2009 елдан бирле эт асраган юк инде.

Анысы гына берни түгел әле. Шуннан соң иптәшемнән исем-фамилиябезне сорап, аны керткән планшетка. Шуның белән бетте. Иптәшем: „Җанисәп алу шулай гына үтәмени?“ — дип сораган. „Аның калганын компьютер эшләп куя“, — дип әйтә ди җанисәп алучы. „Без татар, татар дип яз безне“, — дигәч: „Анысы бездән тормый инде аның“, — дигән һәм китеп барган. Менә шулай җанисәп үткәргәннәр әле бездә», — дип сөйләгән ул.

Әлеге видео астында бик күп кеше комментарийлар калдырган.

«Борай районында бары тик татарлар гына яши. Һәм алар чиста татарча сөйләшә», — дигән берсе. «Әйе. Сез Башкортстанда яшәгәнгә күрә генә башкортлар дип саналучы татарлар», — дигән икенчесе.

«Милләтен кеше үзе әйтеп яздырырга тиеш. Минем әти-әнием Башкортстан якларыннан. Ни өчен башкорт һәм татарларны аеруларын беркайчан да аңламадым»;

«Дөрес тутырмагач, бу җанисәп нигә кирәк инде? Акча үзләштерү өченме?»;

«Минем әтием августта вафат булды. Ә аны җанисәп вакытында исемлеккә кертеп куйганнар. Әни нигә алай эшлисез дип сорагач, җанисәп июльдә үтте, ул вакытта ирегез исән булган бит әле дигәннәр»;

«Алдый бу хатын. Бу провокатор. Ике милләт арасын бутаучы. Безнең авыл бик зур. Ике кеше йөрде. Барысыннан да милләтегез кем дип сорадылар»;

«Минем әтием Борай районы татары. Әмма барлык документларында башкорт дип язылган…»

«Без Салават шәһәрендә яшибез. 90 елларда безнең гаиләне тулысынча татарлар дип яздырганнар. Ә чынлыкта, без башкортлар», — дигән берсе.

«Булмас, Башкортсанда татарларны гына башкорт дип язулары мөмкин. Әмма киресенчә түгел», — дип каршы төшкән аңа тагын бер ТикТокчы.

«Бер милләтне икенче милләт итеп язган очраклар күп. Халык бер милләтне атый, ә икенче милләт итеп язып куялар. Җанисәп алучылар килгәч, милләт турындагы графаны яхшылап тикшерегез», — дип киңәш бирүче дә булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100