«Калеб» яңа буын җыены пафослы «Пирамида» күңел ачу үзәгендә 10 еллыгын билгеләп узды – зал затлы, матур, нурлы, якты кешеләр белән тулган иде. Хәтта сәхнәдә барган тамаша ошамаган очракта да танышларны-дусларны очратудан, күргән-белгәннәр белән кочаклашып күрешүдән дә бәхетле булып кайтып китәрлек иде ул көнне. Кызык, кешеләр буфет тирәсендә дә юанмады, азактан беркем гардеробка да ашыкмады, кием чиратында да этешеп-төртешеп йөрмәде – менә бит, бар татарның «нормальный» өлеше.
Белешмә: «Калеб» яңа буын җыены – моннан 10 ел элек яшь татар иҗатчыларын үзара таныштыру, берләштерү, яңа әсәрләр иҗат итү максатыннан барлыкка килгән мәйдан. Аның чишмә башында иҗатчылар һәм журналистлар Гүзәл Сәгыйтова, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Эльмир Низамов, Сөмбел Гаффарова, Гөлчәчәк Баһавиева, Рания Усманова һ.б. тора. «Калеб» – коммерция оешмасы түгел, аның төгәл урнашу урыны, билгеле штаты юк.
10 ел дәверендә калебчеләр иҗат кичәләре, театраль перформанслар, спектакльләр, лекцияләр, осталык дәресләре, лабораторияләр, фестивальләр үткәрә – барлыгы 70тән артык проект. Биредә танышкан иҗатчылар, берләшеп, яңа әсәрләр иҗат итә, шул исәптән 80нән артык җыр языла. «Калеб» киң аудиториягә таныш булмаган яңа исемнәрне ача, аларга иҗат итү өчен җирлек тудыра, үзләрен таныту, иҗатларын тәкъдим итү мәйданы булып тора.
«Калеб» кичәсе Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова инициативасы һәм Казан мэры Илсур Метшинның ярдәме белән үткәрелде. Әлеге бәйрәмне үткәрү идеясе теләсә кемнән чыгарга мөмкин, анысы мөһим түгел, иң мөһиме – «Калеб»нең «әнисе» Гүзәл Сәгыйтова аны үткәрү мөмкинлеген тапкан. Шуңа да сәхнәгә беренче ул чакырылды, дөресрәге, залдан сөйләргә чакырылучы бердәнбер кеше ул иде. Башка котлаучылар – күренекле композитор Резеда Әхиярова, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла видеодан чыгыш ясады.
Гүзәл Сәгыйтова: «Кадерле тамашачылар, бүгенге көндә безнең белән булуыгыз өчен зур рәхмәт! Калеб – безнең горурлыгыбыз, гомеребезнең матур бер чоры, илһамыбыз. Безнең эш нәтиҗәле булган икән. Бу еллар эчендә безгә хәерхаһлы булып теләктәшлек белдергән татар театрларына, Казан музыка көллиятенә, Казан театр училищесына, «Шаян ТВ»га, «Тәртип» радиосына, безне зур сәхнәгә чыгарган филармониягә рәхмәт! Безгә гел ишекләр ачык иде. Үз вакытында ачык булмаганнары да еллар үткәч ачылды. Камал театрының: «Сезгә ишек ачмасак, тәрәзәдән керә идегез», – дигән сүзе дә булды. Әйе, кыю булдык, үз максатыбызга бардык. Бәлки, соңгы елларда әкренәйгәнбездер.
Миңа бу көннәрдә: «Калеб нәрсәдән башланды соң?» – дип сорау бирәләр. «Калеб» ул мин Казан дәүләт консерваториясенә татар теле укытырга килгәч башланды. Музыкантларның: «Исән шагыйрьләр бармыни ул?» – дигән соравы «Калеб» әдәби клубы оештырырга этәргеч бирде. Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуарларны чакыра башладык, бәхәсләр дә купты. Казан консерваториясенең кечкенә генә бүлмәсеннән Орган залына чыктык, аннары – Камал театрына. Беренче кичәбез композитор Эльмир Низамов белән очрашу булды.
Бу бәйрәмне оештырырга Казан мэры Илсур Рәисович этәргеч бирде. «Юбилей икән, аны үткәрергә кирәк, татар яшьләрен күрсәтергә кирәк», – дигән катгый сүзе булды аның. Казан мэриясе командасына зур рәхмәт!»
Иҗатчы күңеленең яшерен почмакларына сәяхәт вәгъдә ителгән «Калеб»нең туган көн кичәсе Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Резедә Гобәева, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиевалар катнашкан шигъри композицияләр һәм Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Кәлимуллина, Айгөл Хәйри, Алсу Фәйзуллина һәм башкаларның җырлары белән үрелеп барды. Концерт дәвамында сәхнәдә Ильяс Камал дирижерлыгында «La Primavera» оркестры булды. Сәхнәдән композиторлар Эльмир Низамов һәм Миләүшә Хәйруллина иҗатына да сокландык.
Кичә дәвамында, урыны-урыны белән, Мөдәррис Әгъләмчә: «Кабатланыр микән бу кичә...» – дисәм дә, азакка таба, «Калеб» яшьләренең яшьлек белән хушлашуы, дигән моңсу хис калды. Әйе, алар җитлеккәннәр. Алар тәҗрибәле, профессиональ иҗатчыларга әверелгәннәр.
Кемнәрдер араларында нигә яшьләр булмауга аптыраган, ди. Чып-чын япь-яшь, картая башламаган яшьләр юк иде шул. Гәрчә «Калеб» кысаларында яшь шагыйрәләр кичәләре үтсә дә, заманында ул яшьләрнең Йолдыз Миңнуллина үрнәгендә иҗат итүен фаразласак та, биредә алар юк иде. Залда булганнардыр, әйтә алмыйм, сәхнәдә алар юк иде. Хәер, мин моңа гаҗәпләнмәдем, чөнки «Калеб» – иҗат кешеләре берләшмәсе. Иҗат кешесе ул... гомумән, өерелешеп йөри торган зат түгел, аларның һәрберсе бердәнбер һәм кабатланмас. Аларны җыя һәм 5-6 ел дәвамында аларны берләштереп тора алган Гүзәл Сәгыйтовага һәйкәл куярлык. Әйе, «Калеб» иҗатчы татар яшьләре берләшмәсенең матур бер үрнәге булды. Без аларның берләшеп иҗат итә алуын күрдек. Әмма шул ук вакытта аларның үз тирәләренә яңа буын яшьләрне тупламавын, ә бәлки, тупларга да теләмәүләрен күрдек. Чөнки алар әле остазлык яшенә, шәкертләре белән горурланыр яшькә җитмәгән, алар үзләре иҗат итә, алар үз иҗатларын алга этәрә, гафу итегез, конкурентлар үстерү алар планына кермидер, бәлки. Әлегә. Җитәр әле алар ул яшькә дә, исән генә булсыннар.
Кыскасы, бу пафослы матур кичә иҗаты җитлеккән талантлы татарларның җыелып бер яшьнәп алуы, гафу итегез... картайган яшьлекнең (үзләре картаймаган, яшьлекләре генә картайган) матур бер мизгеле иде.
Мизгелләр дигәннән, миңа кичәнең шигъри мизгелләре күбрәк кирәк иде. Йолдыз Миңнуллина белән Рүзәл Мөхәммәтшин – бер блок, Гөлүсә Батталова, Резедә Гобәева, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиевалар – икенче бер блок булып сөйләделәр. Лилия Гыйбадуллинага аерым бер чыгыш бирелгән иде, ул сөйләгәндә Нурбәк биеп, дөресрәге, пластик хәрәкәтләр ясап торды. Кичәнең шушы өлеше иң кадерле, якты мизгелләр иде. «Кабатланыр микән бу кичә?» дигән уйлар нәкъ шул мизгелләрдә күңелне сызып үтте. Болар арасында Луиза Янсуар да, һичшиксез, булырга тиешлеге көн кебек ачык иде. Хәер, Луиза Янсуарны сәхнәгә чыгару өчен җыр туу мизгеле уйланылган иде булса кирәк, ни сәбәпледер, ул килә алмаган икән. Шуңа күрә шагыйрь – композитор – җырчы өчлегендә җыр туу процессын театральләштереп күрсәтү өчен, Янсуар булып, Камал театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллина чыкты.
Кариев театры артистлары катнашында Ландыш Әбүдарованың китап презентациясеннән өзек күрсәтелде – заманында Кариев театры сәхнәсендә булган иде ул. Матур кичә иде. «Пирамида» сәхнәсенә күчерелгән өзеге дә матур иде. Рәхмәт Кариев театры артистларына!
«Калеб» тамашасының җырлы мизгелләре мине артык хушландырмады, хәтта кайберләре бөтенләй дә ошамады. Кайбер җырлар яңгыраганда мин телефонда чокынып утырдым – кичерерсез. Ә мин Алсу Фәйзуллина җыры белән Алинә Шәрипҗанова чыгуын үзем кичерә алмадым. Алинә авырып торган, диләр, шуңа күрәсең җырны «сөйләп чыкты». Вокалист – ул драма артисты түгел, сөйләп шаккатыра алмый. Ә драма артисты сөйләп тә, җырлап та, хәтта пауза белән дә шаккатыра ала, Алсу Фәйзуллина кебек Казан консерваториясен тәмамлаган булса – бигрәк тә.
Сүз «Безнең җыр» проектының беренче сезонында иҗат ителгән «Мин яшим сәхнәдә...» җыры турында бара. Җыр Эльмир Низамов, Луиза Янсуар һәм Алсу Фәйзуллинаның берләшүеннән туган иде. Соңыннан җырны «Үзгәреш җиле» проекты кысаларында Алинә Шәрипҗанова башкарган булып чыкты. «Калеб» концертында да ул башкарды. Алсу Фәйзуллина да сәхнәгә чыкты, әлбәттә – «Тапшырылган хатлар...» спектакле өчен язылган «Галия җыры» белән чыкты.
Концертның җырлы блокларының берсендә Айгөл Хәйринең гаиләсе чыгыш ясады. Айгөл Хәйри сәхнәгә ире – җырчы, композитор Салават Табаев һәм кызы Җәмилә белән ниндидер җыр башкарды. Артта традицион татар эстрадасы клибы барды, гаилә, ялгышмасам, фонограммага гына җырлап кереп китте. Алар җырлаганда, вакытым әрәм була, дип уйлап куйдым.
Ярый әле, безнең уңай энергетикадан корылган, сөйкемле һәм ялкынлы Илүсә Хуҗина һәм Илгиз Мөхетдинов бар. Алар сәхнәгә чыккан мизгелләрдә «Кабатланыр микән бу кичә?» дигән уй тагын сызылып үтте.
Бәйрәм киченең сценариен Резеда Гобәева язган. Режиссер – Татарстанның халык артисты Радик Бариев. Кичәне Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин алып барды. Әйе, затлы кичә ясаганнар. Хәтта ки артык та тырышып җибәргәннәр кебек – ниндидер яшьлек ялкыны гына җитмәде, рәсми чаралар куеп өйрәнгән режиссер һәм рәсми чаралар алып барып өйрәнгән алып баручыга кураж җитмәде.
Хәзер «Калеб» эшчәнлеге өлешчә «Безнең җыр» проекты булып дәвам итә – кичәдә бу хакта әйтелде. Хәзерге вакытта аның икенче сезоны бара. «Калебчеләр» һәм «Калеб» булмаучылар барысы да бер дулкында актив иҗатта, дип уйлыйм. Нәтиҗәләрен язга күрербез.
Сорау: Алга таба «Калеб» булырмы? Билгеле булганча, бу – бюджет оешмасы да, иганәчесе булган коммерция оешмасы да түгел. Бу – уртак уй-хыяллары булган иҗатчылар берләшмәсе. Гүзәл Сәгыйтова Кариев театры директоры итеп билгеләнгәч, «Калеб» тә бирегә кергән иде. Гүзәл Сәгыйтова мэриягә чакырылып, театр җитәкчелеге Луиза Янсуар кулына күчкәч тә, Кариев театры «Калеб» белән берничә чара уздырганын хәтерлим. Әмма, миңа калса, монда эш Гүзәл Сәгыйтованың яки Луиза Янсуарның эше тыгыз булуда түгел. Бары тик ул матур чорның узуында. Кыскасы, әлеге бәйрәм белән «Калеб» үзе эшенә йомгак ясады һәм иҗатчыларыбызның «Калеб» чоры хатирәләренә күчеп, алга таба иҗади дуслык форматында дәвам итәр.
Яңа буын яшьләр өчен яңа Гүзәл кирәк. Ул, Гүзәл Сәгыйтова кебек үк киң күңелле булып, иҗатчыларны үз канаты астына тупларга, әлеге үзләре җайсыз, үзләре хыялый булган иҗади затларны яратырга, аларны дөньяга чыгару өчен әллә нинди ишекләрне ачтырырга сәләтле булырга тиештер инде. Гүзәл Сәгыйтова ул «яңа Гүзәл»не үз канаты астына алырга әзер, хәтта штат булдыру мәсьәләсе дә карала. Әмма «яңа Гүзәл» әлегә горизонтта күренми.
Язмамның финалында «Калеб»нең нигезендә торган композитор Эльмир Низамовның сүзләрен китерергә телим. Аның сүзләрендә ул буынга «Калеб»нең никадәр кирәк булганлыгы һәм яңа буынга «икенче сезон «Калеб» кирәклеге күренә. «Кайчандыр Гүзәл белән танышкач, безнең шундый хыял иде – яшьләр бер-берсен белсеннәр, бер-берсе белән аралашсыннар, бер-берсе белән иҗат итсеннәр. Яшь кеше өчен, иҗатта кайнаган кеше өчен иң кирәкле әйбер нәрсә? Берсе – илһам, икенчесе – игътибар. Бу ике әйбер очрашкан вакытта могҗиза барлыкка килә – кеше иҗат итә башлый. Калеб, минемчә, шундый үзәк, шундый ил – мәхәббәт иле. Анда илһам белән игътибар очраша. Музыка, шигърият, театр – алар бер-берсен гел тулыландырып торганнар. «Калеб» безнең яшьләргә, шәхсән миңа илһам биреп тора...»