«Калеб» толерантлаша: рус телле иҗатчылар кушылуы — мәдәни алмашумы?
Кариев театрында «Калеб» яңа буын җыены үзенең яңа сезонын ачты.
«Калеб» яңа буын җыены үзенең яңа сезонын Луиза Янсуар кураторлыгында ачты. Кариев театры фойесында уңайлы гына итеп оештырылган иде ул. Чәй, кофе, пирожныйлар, печенье… музыка… махсус миллиләндерелмәгән киемнәрдән егетләр-кызлар… гади генә татарча «светский» кичә барлыкка килгән.
«Калеб. Импровиз» дип аталган кичә, оештыручылар вәгъдә иткәнчә, сүз, музыка, хәрәкәт һәм рәсем бер ноктада кисешүе иде. «Калеб» яшьләре — шагыйрьләр, музыкантлар, җырчылар, биючеләр — бирелгән темага күз алдында туган иҗат иттеләр.
Экранда шигырь юллары — композиторлар шуңа джаз, яки шансон стилендә көй тудырып, җырчы аны шул мизгелдә җырларга тиеш. Ике-өч шигъри юлны дәвам итеп шагыйрь шул мизгелдә шигырь язарга тиеш. Биюче шигъри сүзләрне хәрәкәткә күчерә, музыкант — ноталарга, рәссам — буяуларга. Кыскасы, бер сулышта карый торган гаҗәеп кичә барлыкка килгән.
Катнашучылар: композиторлар Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, җырчылар Илгиз Мөхетдинов, Илүсә Хуҗина, Сөмбел Кыямова, биючеләр Алсу Мәгъсүмҗанова, Сәидә Минубаева, шагыйрьләр Гөлназ Газизова, Булат Ибраһимов, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина, музыкантлар Айдар Абдрахимов, Эрик Марковский, Андрей Аношин, рәссам Руслан Ибраһимов.
Чараның режиссёры — Резеда Гарипова. Кичәне Тинчурин театры артисты Артём Пискунов алып барды.
Резеда Гарипова инде бер атна чамасы ирекле режиссер, шушы көннәрдә аның Тинчурин театрыннан китүе билгеле булды. Кариев театры директоры Луиза Янсуар Резеданы Кариев театрына чакыруын әйтте. Әмма әлегә Резеда ирекне хуп күрә булса кирәк, хезмәт килешүе белән бәйләнергә ашыкмыйча гына Кариев театрында спектакль чыгарырга җыена.
Ә «Калеб. Импровиз» кичәсенә Резеда Гарипова Тинчурин театрыннан Артем Пискуновны һәм музыкантларны чакырган.
Катнашучылар арасында инде яшь композитор, яшь шагыйрь статусыннан чыгып, композитор һәм шагыйрь статусына гына күчкән, Эльмир Низамов, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһимовлар бар иде. Луиза Янсуарның үзенә дә катнашып, шигырь язарга туры килде. «Яшь иҗатчы» чорын узып барган катнашучыларны Луиза үзе «Калебнең умырткасы» дип атады.
Кичәнең сценарие катнашучылар белән таныштыруны, аларның төрле интервьюлар вакытында әйткән фикерләрен үз эченә ала. Тик ни гаҗәп, иҗатчылар ул әйткән сүзләрен бөтенләй хәтерләми булып чыкты, яңалык кебек күзләрен түгәрәкләндереп утырдылар. Чынлыкта да әйткәнме алар ул сүзләрне, журналист уйлап тапканмы, әллә сценарий язучы нидер бутаганмы — анысы сер булып калды. Һәрхәлдә, залда утырган журналистларның берсе дә «Миңа әйткән идең бу сүзләрне», димәде.
Шушы урында Эльмир Низамовка комплимент. Эльмир журналистлар өчен һәрвакыт «коткару жилеты», нинди дә булса мәдәни чарада Эльмир бар икән — димәк, азактан аның янына барып фикер алырга була. Аның һәрчак фикере бар, аның фикере һәрчак кызыклы һәм җыйнак. Биредә дә ул бу мәсьәләдә мастер-класс күрсәтте.
— Язган көйләрең кайчакта башкаларны кабатлый кебек күренмиме? Андый очракта нишлисең?
— Язган уйлап куям: «Бу шулкадәр матур көй. Чыннан да аны миңа кадәр беркем дә язмаганмы икән», дип уйлыйм. Беренче мин аны әнигә җибәрәм. Аннары дусларымнан Илгиз Зәйниев белән киңәшәм. Ул: «Бу Эльмирга охшаган», — ди. Үз-үзеңне кабатлау иң начарыдыр.
— Язучыларга җиңелрәктер — миллионлаган сүзләр бар. Ә сезнең нибары җиде нота…
— Ләкин шагыйрьгә миллионлаган сүз арасыннан үз сүзен табуы авыррак. Ә композитор, үз көен тапса, тарихка тизрәк керә.
ххх
«Калеб» яңа буын җыенының финалы буларак, әлеге кичәнең рәсем сәнгатенә күчешен күрдек. Җырчылар җырлаганда, музыкантлар уйнаганда, шагыйрь шигырь укыганда, биючеләр биегәндә рәссам Руслан Ибраһимов рәсем ясады. Әлеге картинада һәркем үз иҗатын тапкандыр дип уйлыйк.
ххх
«Калеб» яңа буын җыенының бер яңалыгы — аның рус теленә толерант карый башлавы күзгә ташланды. «Рус теленә толерант карый башлау» — шагыйрь Фәнил Гыйләҗев термины. Гади генә итеп әйткәндә, рус теллеләр белән активрак аралаша башлаган. Кичәгә музыкантлар Эрик Марковский, Андрей Аношин һәм үзенә сорауны рус телендә бирүне үтенгән Айдар Абдрахимов кушылган.
«Калеб» нең рус телендә аралашуга җиңелрәк карый башлавын, ягъни, киңәюен кичәгә кунак булып килгән Гүзәл Сәгыйтова шәрехләмәде.
Луиза Янсуар: «Рус теллеләр дип „Муса. Моабит“ хореографик спектаклен дә күздә тотып әйтәсездер инде. Мин моны проблемалы әйбер дип күрмим. Алар — бу мохиттә буласы килеп килгән кешеләр. Мип моны мәдәни алмашу, энергия алмашы дип күрәм. Айдар Абдрахимов әлегә татарча аралаша алмый. Ләкин ул Сәйдәш, Җиһанов музыкаларын яратып өйрәнеп, концертлар ясаучы бик милли җанлы егет. Мин мондый егетләрнең милли мохиткә кереп китеп, аны яратуларына сокланам. Бу „Калеб“ урыслаша дигән сүз түгел, киресенчә, егетләрне татарлаштырабыз».
Булат Ибраһимов: «Башта миңа да бераз уңайсызрак тоелды. Ләкин аларның фикерле егетләр булуын күргәч, „Почему бы нет“ дип уйлап куйдым. „Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар“, дигәйндәй, мондый акыллы егетләрнең арабызда булуы начар түгел».
Эльмир Низамов: «Татарлар бит музыкага килми. Безгә укырга, гомумән, рус балалары килә. Татарлар бик әз. Соңгы елда татарлардан керүче юк иде, бердәнбер Айдар килде. Ул да татар телен белми. Татарлар бит балаларына музыка бирмиләр. Минем дә бөтен укучыларым руслар: Пахмутов, Тарасова һәм Костюкова. Татарлар бит ничек тормыш алып бару турында уйлый һәм балаларын бизнес, нефть өлкәсендә укырга бирәләрдер. Минем музыкага килүем бәхетем ул, чөнки әти-әни „Улым, нәрсә телисең — шуны сайла“, диделәр. Музыкага тартылган сәләтле татар баласын да әти-әнисе „нормаль эшкә“ кертә. Тагын шунысы да бар бит әле: чын татар җанлы бала авылдан чыга, аның музыкага сәләте булса да, музыкага аны беркем дә укытмый. Менә шундый хәлләр!..»
Фәнил Гыйләҗев: «Мәкаләңнең исемен „Калебчеләр ашка кара таракан төшерде“, дип атыйсыңмы инде хәзер?»
ххх
«Калеб» яңа буын җыены яңа сезонын шулай ачты. Оештыручылар иҗат белән кайнап торган ел вәгъдә итәләр. Ә Луиза Янсуарның бирелгән шигъри юлларны дәвам итеп язылган шигырь юллары — быелгы «Калеб”нең манифесты булачак дип вәгъдә итә автор үзе:
«Курыкмагыз, мин таракан булып
Беркайчан да төшмәм ашыгызга.
Ашыгызга төшмәм, әверелмәм кабер ташыгызга.
Ә булырга әзермен, ә булырга әзер
наз һәм сөю тулы онтылган чишмә башыгызга».