Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Калай әтәч» рәхмәте

Хикәя.

news_top_970_100

Әнәс шәһәр урамын буган «бөке”не көчкә ерып чыкты да машинасын базар урамына борды. Бар хәрәкәткә аяк чалган шул каһәр суккыры бөкедә вакыт исраф итә торгач, көн кичкә дә авышып бара! Инде базарның эшләве дә икеле. Эх, шушы кысан шәһәр урамнарының өстеннән очып үтәрлек вертолетың булса икән!

Бу уеннан Әнәснең кырыла төшкән кәефе яктырыбрак киткәндәй булды. Ә нигә?! Берничә фатирын, җир кишәрлекләрен, кыйммәте акцияләрен сатса, эшкуар Әнәс Зәкиевның вертолет алырлык кына җае юк түгел! Үзен кыйбатлы уенчыкка кызыккан баладай күреп, базар тарафына атлаган ир үз-үзенә хәтта бу минутта чынлап мәзәк булып күренде. Вертолет алырга түгел, ун ел гомер иткән хәләл җефетеңә шушы истәлекле көндә чәчәк алырга да вакытың юк! Үзалдына елмая-елмая атлаган иргә читтәрәк чәчәк гөлләмәсе сатып торган әбекәй дәште: «Улым, менә нинди розалар. Күрче?! Ал. Күп сорамыйм…»

Әллә карчыкның тавышы таныш күренде, әллә күз кырыена чагылган чәчәкләр чынлап та Әнәснең күңеленә хуш килде, ул базар янында вак-төяк сатып торучылар рәтендә туктамый булдыра алмады. Кояшта төсе уңган күлмәк кигән, башына да күререн шактый гына күргән яулык бәйләгән карчыкның кулындагы розалар чыннан да күз явын алырлык матур иде. Нәкъ Әнәснең Халисәсе ярата торган куе ал, әле бөресе ныклап ачылып җитмәгән нәфис чәчәкләр! Хатынының бу гөлләмәгә ничек сөенәчәген күз алдына китереп, ирнең йөзе яктырды. Чәчәкләр ирнең күңеленә хуш килгәнен күреп, әбекәй дә сөенеп китте һәм, китеп бармасын бу тагын дигәндәй, гөлләмәне ашыгып төрә-төрә, тауарының хакын әйтте. Әнәс бер алдындагы әбигә, бер аның кулындагы чәчәкләргә карады да акча янчыгына үрелде һәм… куллары һавада эленеп калды.

Колаклар бервакытта да алдамый шул алар! Чәчәкләр дә түгел, тавышы, тавышы туктатты бит Әнәсне бу карчыкның! Кабатланмас таныш һәм ягымлы тавышы! Беркем белән дә бутый алмаслык, җай гына аккан тавыш тик аның беренче укытучысында гына бар иде бит! Иң иркә дигән баланы да тыңлата алган, иң усал саналган малайны да җиңә алган, иң игътибарсызны да үзенә җәлеп итә алган акыллы да, таләпчән да тавыш бар иде Рәсимә Рәнифовнада. Икеләнгәндәй туп-туры үзенә карап торган таза буйлы ир-егетне, алыргамы-алмаскамы белмичә тора, дип уйлады, ахры, гөлле әби. «Улым, алсаң, ярты хакка бирәм. Миңа өйгә кайтырга кирәк. Соң инде», − диде дә тирә-ягына каранды.

Әйе, базар таралган, төрле юк-барын сатып торучылар рәте дә бушаган, әбигә инде чыннан да кайтырга вакыт иде. Карчыкны сискәндереп, кинәт Әнәс аны иңнәреннән кочып алды: «Рәсимә Рәнифовна! Саумысыз!» Рәсимә карчык алдында кайчандыр үзе укыткан укучыларның берсе торганын шәйләде, әлбәттә. Кем соң бу, дигәндәй, каш өстенә кулын куеп, үзеннән ике тапкыр диярлек биегрәк иргә карады. Әллә күзләре баеп барган кояш нурларына чагылды, әллә утыз ел эчендә Әнәс атлы шук малайдан берни дә калмаган иде, әби гаепле кешедәй башын чайкады: «Юк шул, улым. Танымыйм… Кем буласың соң син?»

Хөрмәтле укытучысын очратканга күңеле булган Әнәс утыз ике тешен балкытып елмаеп торды да, гаҗәпләнүе йөзенә чыккан әбине башкача аптыратмаска булды: «Рәсимә Рәнифовна! Мин бит бу! Сезнең үзәгегезгә үткән Әнәс!» Гаҗәпләнүеннән карчыкның кулындагы гөлләмәсе төшеп китә язды: «Кит лә! Булмас ла! Зәкиев? Әнәс Зәкиев үзе?!» Үз чиратында карт укытучы элекке укучысын биленнән кочып алды. «Менә вакыт! Менә гомерләр!» − дип сөйләнә-сөйләнә аркасыннан сөйгән мөгаллимәсен Әнәс сак кына күкрәгенә кысты.

Икесенең дә бу очрашудан күңеле тулды, әлбәттә. Андый нәзбереклекне күрсәтү ир-ат өчен түгел — Әнәс, күңелендә ташыган тойгыларын тезгенгә алып, сүзне башка якка борды. Күптән күрешмәгән классташлар, укытучылар, мәктәп, яңалыклар… Ә Рәсимә Рәнифовна күңеле мөлдерәмә тулганын яшермәде дә — яулык очы белән күз читләрен сыпыргалап алды. Карт укытучы белән элекке укучысы, күңелләрне кузгаткан хәтирәләрне барлап, азмы-күпме сөйләшкәч, Әнәс сәгатенә карап тәкъдим итте: «Рәсимә Рәнифовна, әйдәгез машинамда өегезгә хәтле илтеп куям».

Карчык баш тартты: «Рәхмәт сиңа, Әнәс! Онытмасаң, мин бит моннан бер-ике йорт аша гына яшим. — Һәм авыр сулап куйды. — Һаман да шул коммуналкада…» Уена нидер килепме, Әнәс, кулындагы портфеленнән кәгазь-каләм чыгарып, бер-ике җөмлә сызгалады һәм Рәсимә Рәнифовнага сузды: «Алыгыз. Бу минем телефон номеры. Кирәгем чыкса, зинһар, шылтыратыгыз!»

Аннары, карчыкның кулындагы гөлләмәне алып, акчаны бушаган кәрзиненә салды. «Рәхмәт сезгә, Рәсимә Рәнифовна!» — дип артына борылып карый-карый ераклашкан Әнәскә карчык ул күздән югалганчы кул болгап калды.

Әнәснең машинасы тагын зур шәһәрнең очсыз-кырыйсыз «бөке”сенә чумды. Тик, элекке укытучысын очратып күрешкәннән соң, гомергә күрәлмаган «бөке» дә бу юлы аның кәефен кыра алмады. Бер кузгала, бер туктый барган машиналар агымында күкрәгендә сулкылдаган татлы истәлекләрне барлавы хәтта урынлырак та кебек әле. Эштә һәр минуты санаулы. Өйдә балалар, хатыны, йорт мәшәкате дигәндәй, истәлекләргә бик бирелеп утырып булмый.

Олыгайган укытучысының тирән буразналар ерган йөзен күз алдына китереп, Әнәс үзалдына, дааа, дип сузып куйды. Вакыт менә ни эшләтә кешене! Вакытның дилбегәсе юк димәсләр иде шул. Җыйнак кына гәүдәле, гади, ләкин зәвык белән киенеп йөргән, һәр баланы үз баласыдай күргән укытучының үзенә генә хас сөйкемле сөягеме, башка матур сыйфаты-фигылеме бар иде — укучылар аны ярата, ә ата-аналар хөрмәт итә иде. Бу бала усал, бу тәртипсез, бу начар яки яхшы укый, моның ата-анасы түрә-рәис, дип Рәсимә Рәнифовна беркайчан да балаларны аермады.

Укучыларның төрлесе бар иде, ә ул аларны барысын да тигез яратты. Беренче сыйныфтан өченче сыйныфка хәтле укыткан укытучыларыннан укучылары дүртенче сыйныфка күчкәндә аерыла алмый җәфаландылар. Кыз балалар елап беттеләр. Ягымлыгы белән ул аларның икенче әниләренә әйләнеп беткән иде. Әтисез үскән Әнәснең тәртип ягы бик яхшыдан түгел иде, әлбәттә. Кемнедер якларга әтисе яки өлкән абыйсы бар, ә Әнәснең үзен якларга беркеме дә юк! Ике баласын туйдырыр өчен әнисе көне-төне эштән кайтып керми. Шуңа күрә Әнәскә, борынын канаттыра-канаттыра, башын тиштерә-тиштерә, энекәшен дә, үзен дә якларга туры килде. Кем кем белән сугышкан? Зәкиев сугышкан! Кем дәрескә соңлаган? Зәкиев соңлаган! Кем тәртип бозган? Зәкиев бозган.

Үскәндә кушаматы да «калай әтәч» иде Әнәснең. Кимсеткәнне күтәрәлмәгән, горур яшь әтәч иде! Завуч бервакыт, класска кереп, барлык укучылар алдында Әнәснең тетмәсен теткән иде: «Зәкиев, синнән башкисәр чыкса да гаҗәпләнмәм. Кем үсәр тагын синдәй тәртипсездән?!» Аның шул сүзләрен ишетеп, Рәсимә Рәнифовна сак кына каршы төште: «Бала гына бит әле ул. Нинди башкисәр…» Үзенә сүз тидереп булса да укытучылары укучыларын булдыра алганча аралый иде.

Менә, укытучыларның үзәгенә үткән Зәкиев та үсеп җитте. Кеше булды. Әтисез үткән авыр балачак аңа үзаллы аякка басарга, кеше булырга стимул, этәргеч бирде. Бурычка алган иске «жигули”енда кеше ташып башлады ул үз эшен. Машинасын үзе ватты, үзе көйләде. Иске машинасының кара тирләрен чыгара иде шәһәр урамнарында йөри торгач. Бераздан машинасын сатарга теләсә дә, алучы таба алмады — шул хәтле бетергән иде Әнәс аны таксида көн дими, төн дими йөреп. Бераз акча туплап, яңарак машина алды. Аннары өр-яңаны алды. Бераздан, кеше яллап, үз эшен ачып җибәрде. Эшен киңәйтә барды. Бүгенге көндә ул шәхси таксопарк хуҗасы.

Балачактан чыныккан үҗәт холкы үзенекен итте — башын ашарга торган дус-дошман, күп санлы конкурентлар арасында үз урынын яулый алды. Ышкылмыйча асылташ та ялтырамый дигәндәй, Әнәсне дә дөнья җитәрлек «ышкыды», җитәрлек каезлады. Йомшак, җебек булса бернигә дә ирешә алмас иде. Кайчандыр сатып җибәрә алмаган беренче «жигули», рәткә китерелгән, өр-яңадай буялган «тимер аткае» бүген, башка машиналары арасында иң кадерле экспонат булып, Әнәс гаражының иң түрендә тора.

Энекәше дә әкренләп абыйсы артыннан иярә. Олы яшьтәге әниләре дә кадердә. Иганә кебек рәхим-шәфкать тә онытылмый кебек. Үзен кайчандыр әллә кем санаганнар да хәзер Әнәс алдында эшләпәсен сала. Кем әйткәндәй, уллар үсә, агач утыртылды… Үкенәсе юк: теләкләр чынга ашты, нәрсәгәдер ирешелде кебек.

Ә Рәсимә Рәнифовна… Ул чынлап та балаларның икенче әниләре иде! Мәктәп, башкисәр булыр, дип күзалласа да, усалларга юлдан чыгарга ирек бирмәде. Яхшы якларын күреп, шул якларын үстерә белде. Ялгышларын кичерә белде. Шарт итеп сындырмады, ә бөгә белде. Күңеле төшкәннәрне үсендерә белде. Арып-талып эштән кайткан әнисеннән Әнәс белән энекәше җылы сүз сирәк ишеттеләр. Күпләр кебек, Рәсимә апаларына өйдә җитмәгән шул җылылыкны тансыклап елыштылар.

Тик дөнья гына бәяләми олы йөрәкле андый укытучыны. Әнә бит, пенсиясе җитмәгәч, бакчасында үзе үстереп чәчәкләр сата… Машинасында балачак истәлекләренә чумып барган Әнәс үзалдына көрсенеп куйды: «Дөньясын да әйтер идем инде! Әлегә хәтле коммуналкада яшәгәч ни!» Әнәсләрне укытканда да шул ук уналты метрлы коммуналкада яши иде укытучылары. Берни дә үзгәрмәгән. Укытучы хәтле укытучы атлы изге һөнәр иясенең кадере һаман да юк! Ә бит кешенең нинди булып үсеп җитүе гаиләдән генә түгел, беренче укытучысыннан да тора. Баланың күңеленә нинди орлык салына… Кояшта уңган ситсы күлмәк кигән, чал башына иске яулык бәйләгән укытучысының акча җиткерәлмичә чәчәкләр сатып утыруын күз алдына китереп, Әнәскә оят булып китте: «Ә син вертолет турында хыялланасың, ахмак!..»

Яраткан укучысын күргәннән соң күңелендә ташыган хисләрдән исерә язып, Рәсимә карчык әкрен генә үз йортына табан атлады. Менә бит, типсә тимер өзәрлек ир-ат булган! Тормышта үз юлын тапкан. Әтисенә кирәкмәгән, ялгыз әнисе көч-хәл белән тарта-тарта үстергән ярым ятим бала иде бит! Тормыш каккан-суккан, ярым ач-ялангач үскән бер нарасый иде. Энесе белән икесенә бер ачкычларын югалткач, көзге кичтә Рәсимә апаларының ишеген килеп шакыды ике бала: «Әни төнгелектә эштә. Подъездда кунарга суык…»

Үз баласы булмаган Рәсимә, ике баланы да юындырып, ашатып, әкиятләр сөйләп йокларга яткызды. Иртәгәсен әниләре кайтыр вакытка аларны өйләренә хәтле озатып куйды. Менә шулай, озын-озак гомере буена кеше балаларын тәрбияләп кинәнде, ә үз баласы булмады Рәсимәнең. Яратып йөргән кешесе дә юк түгел иде. Тик артык тыйнак, артык «дөрес» яшәгән кызны ул егет күрмәде. Башкага, кыюракка өйләнде. Ә мәхәббәтсез үз язмышын беркем белән дә бәйлисе килмәде Рәсимәнең.

Нишлисең, дөрес яшәлдеме, түгелме, үтте инде гомеркәйләр. Гомер азагында үзе өчен түгел, ә укучылары өчен сөенергә кала. Әнә нинди бөркет үскән бит сугышудан мәңге арынмаган «калай әтәчтән»! Рәсимә карчык тагын бер кат Әнәсне күз алдына китереп, канәгать елмаеп куйды. Аның укучыларыннан шундый ир-атлар үскән икән, димәк, юкка яшәлмәгән! Яшәгән өе янына җиткән Рәсимә карчык, подъезд ишеген ачарга ачкыч эзләп, кәрзиненә үрелде. Ачкычы белән бергә кулына бая Әнәс салган кәгазь кисәге дә эләкте. Дүрткә бөкләнгән кәгазь эченнән… берничә пенсиялек акча чыкты… Рәсимә әби кулындагы бер уч акчага карап, югалып калды. «Бәй! Чәчкә гөлләмәсенә хак биргәндә ялгыш эләккәндер бу акча. Каяле, телефон номерын яздым, диде бит! Шылтыратырга кирәк тизрәк».

Карчыкның куллары кабаланып Әнәс калдырган язу кисәген ачты. Анда Әнәс кулы белән: «Бу Сезгә «калай әтәч”тән кечкенә генә бүләк! Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!» − дип язылган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100