Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Калашников» академиясе директоры: «Балачагымда туган телемнең кирәклеген аңламаганмын»

news_top_970_100
«Калашников» академиясе директоры: «Балачагымда туган телемнең кирәклеген аңламаганмын»

Ижау шәһәрендә «Калашников» академиясе эшләве, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулавы, ачышлары турында еш ишетергә туры килә. Күптән түгел аның укучылары проекция күрсәтүче микроскоп уйлап тапкан иде. Әлеге технология бер тамчы эремәгә юнәлтелгән нур аша рәсемне экранда зурайтып күрсәтүгә нигезләнгән. Микроорганизмнарны берьюлы берничә кеше күзәтә ала. Мәсәлән, биология дәресләрендә бик уңайлы икән. Балалар прототип ясап кына калмаганнар, ә аның өчен функциональ тышлык, дизайн һәм куллану буенча инструкция уйлап тапканнар.

Әлеге үзенчәлекле белем бирү учреждениесенең директоры – Коньшина Әлфия Харис кызы. Ул «Калашников» академиясе эшли башлаган көннән бирле җитәкчелек итә. Директорының да татар булуын истә тотып, бу уку йортының ничек барлыкка килүе, эш юнәлешләре турында белү өчен, академиягә юл тоттым. «Мин бит татар телен әңгәмә корырлык камил белмим, балачагымда туган телемнең кирәклеген аңлап бетмәгәнмен, хәзер үкенсәм дә, соң», – ди Әлфия Харис кызы. Ул уку йортының һәр белгечлек юнәлеше өчен аерым тәгаенләнгән аудиторияләр буенча экскурсия ясады. Һәр юнәлешнең үз төсе бар, шуңа күрә аудиторияләр, анда урнашкан җиһазлар да аерым төстә икән. Мин уку йорты турында кызыксынган сорауларымны яудырам.

Әлфия ханым, «Калашников» академиясе турында сөйләгез әле. Ул ничек барлыкка килде?

Академия оешканнан бирле эшлим. Әле ул проект этабында гына булганда, мин заводта эшли идем һәм бина төзелгәнче үк, берничә кеше, бердәм команда булып, академиянең киләчәген билгеләүдә катнаштык. Безнең алда мондый бурычны «Калашников» концерны җитәкчелеге куйды. Төзүчеләр, маркетингчылар, проектлаучылар, югары технологияләр цехы хезмәкәрләре – барысы да эшне планлаштыру һәм башлап җибәрү өстендә баш ваттык. Академиянең бинасы нинди булуын хәл итү өчен, без хәтта югары сыйныф укучыларын җәлеп иттек. Алар үз фантазияләрен эшкә җигеп, академияне ничек күз алдына китерүләрен кәгазь битенә төшерделәр. Күптән түгел мин балаларның шушы язуларын таптым һәм кинәнеп укыдым. Күпме вакыт үтте, алар һаман сакланып калган! Балаларның теләкләре тулысынча гамәлгә ашырылган.

Балалар: «Рәхәтләнеп белем алу өчен, академия һич кенә дә мәктәпкә ошарга тиеш түгел инде. Озын коридорлы булмасын, анда укыйсы, барасы килеп торсын өчен, бина якты, пыяла түбәле, бүлмәләр иркен һәм ачык матур төсләрдә булсын», – дип язганнар. Яшүсмерләрнең теләкләрен проектлаучыларга җиткердек. Академия нәкъ шулай, балалар күз алдына китергәнчә, зур якты аудиторияле, якты, панорама тәрәзәләрдән тора. Укучылар баскычларга, төрле төстәге йомшак мендәрчекләргә утырып белем ала. Барысы да академиянең тышкы һәм эчке күренешеннән канәгать. Мондый заманча бинада эшләүне һәм балаларга киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итүне зур бәхет дип саныйм мин.

Академия 2019 елның 19 сентябрендә Коралчылар көненә ачылды. Куйган максатны һәм юнәлешләрне гамәлгә ашыру өчен, белем бирү программасы формалаштырылды, шушы программага нигезләнеп тиешле җиһазлар сатып алдык. Хай-тек зонасы, күптөрле станоклар, 3D-принтерлар, эш кораллары, эретеп ябыштыру станцияләре бар, алар ярдәмендә укучылар роботлар җыялар.

Уку йортының төп үзенчәлеге нәрсәдә?

«Калашников» академиясе – өлкән сыйныф укучылары өчен яшүсмерләр технопаркы һәм өлкәннәр өчен уку үзәген үз эченә алган өстәмә белем бирү учреждениесе. Биредә югары сыйныф укучылары өчен инженерлык юнәлешләре буенча программалар гамәлгә ашырыла. Монда бик мөһим һөнәри юнәлеш бирү компоненты формалаша: балалар кем ул инженер, нәрсә белән шөгыльләнә, нинди профильләр сайлый һәм нинди конкрет күнекмәләр һәм белемнәр алу кирәклегенә төшенә.

Башта без балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтәбез, аннары робототехникага күчәбез. Ул безнең тарафтан эшләнгән һәм Россиядә беренче тапкыр кулланылган махсус программа нигезендә укытыла. Без ИжГТУның робототехника һәм электроника кафедрасы белән тыгыз хезмәттәшлек иттек һәм программаны бергәләп төзедек.

Нинди юнәлешләр буенча укыту алып барыла?

Безнең технопаркның төп белгечлекләре: мәгълүмати технологияләр, ясалма интеллект һәм нейро-, аэро-, робототехника, сәнәгать дизайны.

Балаларны «Калашников» академиясенә ничә яшьтән кабул итәләр? Кабул итү нинди тәртиптә уза?

Без Ижауның урта белем бирү учреждениеләренең (мәктәп, лицей, гимназия һ.б.) 8-11 сыйныфларында белем алучы 13 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларны кабул итәбез. Югары технологияле җиһазларда эшләү өчен сәламәтлек турында белешмә кирәк. Кабул итү конкурс нигезендә 2 этаптан тора: беренче этап – онлайн-тест үтү, икенче этап – педагог белән турыдан-туры әңгәмә. Моңа кадәр җәй ахырында онлайн-тест һәм платформада әңгәмә уздырганнан соң гына турыдан-туры әңгәмә уздырып кабул итә идек. Хәзер без процессны бераз гадиләштерергә һәм балаларны турыдан-туры әңгәмә аша гына кабул итәргә телибез. Максатыбыз нинди дә булса абруйлы мәктәпләрдән, бик көчле укучылар сайлау түгел. Без мотивациясе, теләге көчле булган яшүсмерләрне сайларга тырышабыз.

Баланың мотивациясен аның белән бер тапкыр гына сөйләшеп ничек билгеләргә була?

Укучылар белән беренче ел гына эшләмәгәнгә күрә, без нинди сораулар бирергә, укучыны ничек ачарга кирәк икәнен беләбез. Безнең бурыч – ата-аналары кушканга гына түгел, ә үзләре укырга теләгән балаларны сайлау.

Сездә укытыла торган нинди юнәлешләр балаларны күбрәк җәлеп итә?

Иң зур конкурс – мәгълүмати технологияләр юнәлешендә (1 урынга 5 кешегә кадәр). Биредә укытыла торган барлык уку юнәлешләрдә дә инженерлык алымнары һәм иҗат элементлары бар. Барысы да кызыклы һәм мавыктыргыч. Еш кына укучылар бер юнәлеш буенча укуларын тәмамлаганнан соң, башка юнәлештә укырга керәләр. Академиядә уку елы тәмамлангач, укучылар аттестация проектын әзерләргә һәм якларга тиеш.

Балалар мәктәптә дә, академиядә дә укырга җитешәләрме?

Балаларны җыйганнан соң, без аларның мәктәптә нинди сменаларда укуларын карыйбыз, шуннан чыгып, аларны төркемнәргә бүләбез һәм дәресләрнең вакытын билгелибез. Дәресләр атнага 2 тапкыр 1,5 сәгать үткәрелә.

Балалар конкурсларда катнашамы?

Әйе, без конкурсларда һәм олимпиадаларда актив катнашабыз. Җиңү яулаучы укучыларыбыз һәм аларны ныклап әзерләүче укытучыларыбыз белән горурланабыз. Академиядә үзе төрле чаралар, бәйгеләрнең партнеры һәм оештыручысы да булып тора. Без инде дүртенче ел М.Т. Калашников исемендәге Ижау дәүләт техникумы белән берлектә «Калашников Технофест» һәм республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары (М.Т. Калашников исемендәге ИжДТУ һәм УдДУ) белән бергә «Яшь инженерлар» конкурсы үткәрәбез. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге конкурсларда катнашу нәтиҗәләре балаларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар бирә. Моннан тыш, безнең укучылар мөгаллимнәр белән эш шартларында танышалар, мәгълүмат алалар, үзләренә бәя бирәләр.

Балаларның теләге һәм үҗәтлелеге бик яхшы нәтиҗәләргә китерә. Әлбәттә, аларның мәктәптә алган төп белемнәре дә бик мөһим. Балалар барысы да кызыксынучан. Әгәр дә бу кызыксыну укытучы биргән белән туры килә икән, бу бик югары нәтиҗә бирә. Академиядә уку балаларга үзләрен табарга һәм һөнәр сайларга ярдәм итә.

Саннар күрсәткәнчә, академиядә укучыларның 60 проценты, 11нче сыйныфны тәмамлагач, Ижауда кала, ә 40 проценты якын төбәкләргә – Казанга, Кировка, Санкт-Петербургка, Мәскәүгә китә.

Академиядә укучылар эретеп ябыштырырга, проектлаштырырга өйрәнәләр. Олы балалар остазлары белән бергә роботлар әзерлиләр, ел ахырында яклау өчен проектлар уйлап табалар. Проектлар территорияне төзекләндерү һәм җиһазлау белән бәйле, бик кызыклы. Балалар җитештерүнең нәрсә икәнен һәм нәрсәләргә нигезләнүен ачык күзаллыйлар.

Без, үз чиратыбызда, эшчәнлегебезне даими анализлап торабыз, балаларга кызыклы булган әйберләрне өйрәнәбез, аларның уңышларын һәм казанышларын исәпкә алабыз. Һәм шуның нигезендә яшүсмерләр арасында булачак инженерларны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр булдырабыз.

Укучыларга да 2 елдан соң юнәлешне үзгәртергә тәкъдим итә башладык. Бу алым балаларга күбрәк тәҗрибә алырга, һөнәрләргә киңрәк карарга һәм киләчәктә универсаль белгечләр булырга мөмкинлек бирә.

Аңлавымча, сездә өлкәннәр дә укый...

Әйе, әмма алар академиянең үзендә түгел, ә заводтагы уку үзәгендә белем ала. Анда завод хезмәткәрләре һәм эшчеләр укый.

Академия эшләү дәвамында, ничә бала укып чыкты?

5 ел эчендә «Калашников» академиясе 2400 укучыны чыгарды. Алардан монда алган белем мәктәптә һәм тормышта ярдәм итүе турында турында еш ишетәбез. Әлбәттә, мәктәптә аларга мондый техник белем бирелми, анда бездәге кебек шартлар да юк. Без киләчәк инженерларын үстерәбез. Балалар физика законнарын, иҗади уйлый, үз куллары һәм заманча техника белән эшли белергә тиеш. Аларның уңышлары һәм казанышлары безне дә рухландыра. Монда илһамлы, үз һөнәренә тугры педагоглар эшли. Без дә үз өстебездә даими эшләргә, һәрвакыт заман үсешеннән, вакыйгалардан хәбәрдар булырга тиешбез.

Әңгәмә өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100