Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кәкрәймәдеңме?» – диләр»: Мамадыш фермеры суык көндә инештә су коена

news_top_970_100
«Кәкрәймәдеңме?» – диләр»: Мамадыш фермеры суык көндә инештә су коена

Мамадыш районы Шәмәк авылында яшәүче фермер Илнар Газизҗанов урамда -25 градус суыкта бакча башындагы елгага чумган видеосын күрсәтте. «Авылда культурно ял итәргә вакыт та табабыз, Аллаһка шөкер», – дигән сүзләр язган ул видеоның астына.

Видеода фермер башта халат һәм башмактан гына юл читеннән күпергә таба бара. Аннан, башмакларын салып, кар ерып, бата-бата, яр буйлап бара да, чишенеп, суга керә, чумып ала. Судан чыгып, кире йөгергәндә: «Без моны булдырдык!» – дип кычкыра.

Мин 10-11 сыйныфларда укыганда кышын гел су коена идем, бер дә чирләгән юк. Хәзер дә исән-сау, әйбәт кенә. Борчылучылар күп булды. «Кәкрәйдеңме», «каттыңмы», «температура ничә» дип сорадылар. Шөкер барысы да әйбәт. Елгага барырга җыенам, халаттан машинага утырып маташа идем, бер апа узып бара. Үзе шәлгә төренгән, күзләре генә күренә. Анда 27 градуслар тирәсе суык иде. «Мунчадан чыгасыңмы?» – ди. «Юк, су коенырга барам», – дигән идем, шәлен сала төшеп, гаҗәпләнеп тагын бер сорады. Күңелле яшибез. Чәчләр бозланып катты, – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, ул коенган урында тау кырыеннан чишмә агып чыга, шуңа елга катмый.

Берничә ел элек Илнар Газизҗанов «малларга җимеш ашатучы» фермер буларак танылган иде. Ул сыерларын карбыз, кавын, мандарин, виноград кебек җимешләр ашатып тәрбияли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100