Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кайтуына үлеме көтеп торган» – Чүпрәле районында авариядә апалы-сеңелле кызлар үлгән

Кичә кичке сигезләр тирәсендә Татарстанның Чүпрәле районындагы Татар Шатрашаны авылы янында юл һәлакәтендә ике хатын-кыз вафат булган.

news_top_970_100
«Кайтуына үлеме көтеп торган» – Чүпрәле районында авариядә апалы-сеңелле кызлар үлгән
шаһитлар

«Татар-информ» фаҗига шаһитларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, «Лада» җиңел машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнеп капланган. Ике пассажир һәлак, машина йөртүче – реанимациядә.

Түбән Чәке авыл җирлегеннән «Интертат»ка кызларның бертуган булуларын әйттеләр. Светлана Волкова 1990 елгы һәм сеңлесе Олеся Меркина 2001 елгы.

– Әллә безнең якка кайтып барганнар, әллә Ульяновск өлкәсенә китеп барышлары булган. Әниләре былтыр үлде, әтиләре Түбән Чәкедә яши. Светлана кияүдә иде, аерылган, ике баласы бар. Олы кызы әтисе белән яши, кечкенә кызы приютта, әнисеннән алганнар иде. Светлана әтисе белән яшәде. Әле аларның бертуган энеләре дә бар. Берсе армиядә хезмәт итә, берсе монда. Светлананың сеңлесе Олеся еракта яшәп эшләгән, әле бер ун көн элек кенә кайткандыр. Кызларны, мөгаен, иртәгә җирлиләрдер, әле алар моргта, – диделәр авыл җирлеге советында.

 

Фото: © шаһитләр

Мәрхүм кызларның туганнан туган абыйлары Сергей Потеев, кайгылы хәбәрне ишетеп, Ульяновскидан кайткан. «Әле Буага моргка барып, гәүдәләрен алып кайтырга кирәк», – диде.

– Туганнар турында начар әйтеп булмый. Чит кеше үлгәндә дә кызганыч бит, ә монда туганнар!

Яшьләр инде, нишләтәсең. Балачакларыннан беләм инде аларны, минем әти-әниләр күрше авылдан булгач, я юбилейга, я бәйрәмгә кайтасың бит инде, шунда күрешкәли идек.

Светлананың олы кызы үсмер, 13 – 14 яшь тирәседер, Чүпрәледә әтисе белән яши. Кечесенә 2 – 3 яшь кенәдер, анысын балалар йортына алганнар. Светлана ниндидер бер шәхси эшмәкәрдә эшләгән дип беләм. Олеся Мәскәүдә эшләгән бугай, минем аны инде ике ел күргәнем юк. Әле күптән түгел генә Мәскәүдән кунакка кайтканын ишеттем. Кайтуына үлеме генә көтеп торган, – дип уртаклашты Сергей әфәнде.

 

Фото: © шаһитлар

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100