«Кайтмасам, әнине ташламагыз»: махсус операциядә һәлак булган 18 яшьлек Эрик язмышы
Лениногорскида яшәгән Эрик Шәйхетдинов нибары 18 яшендә, бөтен кыюлыгын җыеп, быел 4 июньдә, ил данын якларга махсус хәрби операциягә китә. Тик 31 июль көнне якыннары аны һәлак булганнар исемлегендә күрә. Туганнары Эрикның әтисе дә махсус операциядә югалуын әйтә.

«Интертат» Эрикның бертуган абыйсы Эмиль белән элемтәгә чыкты. Аның белән сөйләшкәндә, ул әле энесенең гәүдәсе кайтмаганын, кайчан кайтарасылары билгесез булуын әйтте.
Эрик хәрби операциягә Бөгелмәдән 3 яшьтәше белән киткән. Ни кызганыч, ул штурм вакытында һәлак була.
Безгә иптәшләре хәбәр итте. Эрик 26 июльдә үлгән бугай, ә һәлак булучылар төркемендә фотосы 31 июльдә чыкты.
Без гаиләдә 3 малай. Мин – иң олысы, Эрик – уртанчы бала, аннары тагын кечебез бар. Барыбызның да яшь арасы берәр ел. Әниебез 2 тапкыр инсульт кичерде. Ул хәзер инвалид креслосында хәрәкәтләнә, яхшылап сөйләшә алмый. Әнине дәваларга акча булсын дип, аны аякка бастырыр өчен, контракт имзалап, Эрик хәрби операциягә китте.
Әни дә Эрикның китүенә каршы иде, аны күпләр китмәскә үгетләп карады. Ул беркемне тыңламады, үз ниятендә нык торды. Әни хакына шундый адымга барды. Алар өч дус бергә киттеләр.
Әнинең хәле начарланмасын дип, без әле аңа дөресен әйтми торган идек. Әни һаман аны шалтыратыр дип көтә, элемтәгә чыкмагач, шикләнә башлады инде. Оборона министрлыгыннан элегрәк тә «хәбәрсез югалган» дип исәпләнә» дип шалтыратканнар иде, – дип сөйләде Эмиль.
«Мине моннан алып кит, әни янына кайтасым килә», – диде төштә»
Эмиль сүзләренчә, Эрикның соңгы хәбәре 15 июльдә булган. Ул «мин штурмга китәм» дип язган булган. Аңа кадәр «мин өйгә әйләнеп кайтам» дип язып торган.
15 июль көнне: «Әгәр мин кайтмасам, әнине ташламагыз, аның белән яшәргә тырышыгыз, янәшәсендә булыгыз», –дип язды. «Алай димә, мин гел әни белән», – дип җавап бирдем. «Сиңа ышанам, өметләнәм...» – дигән. Аннары мин аңа 17, 20, 25 июльдә хәлләрен белешеп яздым. 26 июльдә үги әтинең әнисе үлгәнен хәбәр итеп язган идем. Күрәсең, шул көнне ул үзе дә дөнья куйган. Үлгәч, төшкә дә керде әле ул минем. «Мине моннан алып кит, әни янына кайтасым килә», – диде төштә.
Әти дә махсус хәрби операциядә үлде безнең. Ул хәбәрсез югалган булып исәпләнә, гәүдәсен таба алмыйлар. 2024 елда Арчадан контракт төзеп киткән иде, – ди Эмиль.
Ул энесе белән бәйле балачак, яшьлек хатирәләрен дә искә төшереп уртаклашты.
Без гел бергә булдык, бергә үстек, бергә күңел ача идек. Ул дуслары белән китсә дә, гел мине кисәтеп куя иде, әйтмичә йөрмәде. Бер-беребезгә ышанычлы мөнәсәбәтләрдә булдык. Бергәләп футбол уйный идек. Бергә дзюдога йөрдек. Яшьләр белән бергәләп җыелыша идек. Мәктәптә дә әйбәт укыды Эрик, – дип искә алды абыйсы.
«Әнине аякка бастыру, кайтып, машина алу турында хыялланды»
Эмиль сүзләренчә, августта әле социаль челтәрдә Эрик аккаунтыннан утыручылар да булган.
«Кем утыра монда, җавап бирегез, мин – аның олы абыйсы, борчылам, шушы номер буенча шалтыратыгыз», – дип язган идем. Җавап бирмәделәр.
Ни кызганыч, кайту насыйп булмады Эрикка. Минем 2 айлык улым бар. Фотосын җибәргән идек, видеоэлемтә аша да күрсәттек. Ул әле кайтып, минем улымны күрәм, дигән иде. Әнине аякка бастыру, кайтып, машина алу турында хыялланды – язмаган… – дип сөйләде туганы.
Татарстаннан һәлак булучылар турында җиткереп барган Телеграм-каналда Эрикның шулай яшьли гомере өзелүенә ачынып фикер белдерүчеләр бик күп. Аның әнисе һәм туган ил хакына шундый кыю адымга баруына сокланалар.
Батыр солдатның урыны оҗмах түрләрендә булсын! Эрик Шәйхетдиновны якыннары тиз арада, олылап, соңгы юлга озатсыннар, дигән теләктә калыйк. «Интертат» редакциясе әлеге гаиләнең, Эрикның туганнары, дусларының тирән кайгысын уртаклаша.
- Эрик Шәйхетдинов 2007 елның 25 маенда туган.
Фотографияләрне «Интертат»ка Эмиль Шәйхетдинов җибәрде