«Кайтаваз. Сара Садыйкова»: әлегә концертка килегез! Һәйкәле дә булачак: вәгъдә – иман
«Калеб» яңа буын җыены 26 октябрьдә «Кайтаваз. Сара Садыйкова» концертына чакыра. Концерт Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булачак. Оештыручылар алдан ук әйтеп куйды: билет сатудан кергән акча Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарскаяга тапшырылачак.
- Бер интрига: концерт вакытында журналистларга зур сәлам юлланачак.

«Концертны әзерләгәндә һаман яңа фактлар ачыла»
Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: Сара апаның 120 еллыгы датасын без искә алмыйча кала алмадык. Сара апа белән көннән-көн якынаябыз, шулай туры килә – Әлфия Айдарская белән дә аралашкангамы икән?
Бу концертны әзерләгәндә дә һаман яңа фактлар ачыла. Без әле бүген Казанның 4 нче гимназиясенә – Сара апаның музеена да барабыз. Ни өчен музей анда урнашкан дисәгез, гимназия Бишбалта бистәсенә якын урнашкан – Сара апаның балачагындагы беренче еллары Бишбалтада яшәгән әбисе-бабасы янында узган. Әлфия апа да Бишбалтаны бик ярата, шуңа да шушы гимназия белән сөйләшеп шушы музейны ачканнар.
Сара апаны беренче татар хатын-кыз композиторы буларак беләбез. Биографиясен өйрәнә башласак – күп өлкәдә беренче булган. Солтан Габәши аны Казан педагогика техникумында күреп, Мәскәү консерваториясе каршындагы Музыка училищесына җибәрә. Мәскәү опера студиясенә әле аннан соң гына китәләр, ул беренче булып бара.
Беренче татар операсы «Сания»не Солтан Габәши нәкъ менә аның тавышына яза – бу беренче татар операсында беренче хатын-кыз төп партиясе. Сара апа беренче жанрларны ачучы.
«Живой город»ның Демидов утарындагы «Табу» спектаклен караган булсагыз, аннан ничек канатланып чыгасыз, бу концерттан да шулай кайтырсыз дип уйлыйм.
Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева: Сара апа Садыйкова бик затлы шәхес иде. Анда һәрдаим – иртәме, көндезме, кичме – аның күңел халәте рухи биеклектә була иде. Ул көне буе иҗат кешеләрен кабул итеп, алар белән эшли иде. Без Сара апа үзе өйрәтеп җырлатканча җырладык, аның җырларыннан гына торган концертлар белән гастрольләргә йөрдек. Бу минем өчен зур бәхет булган. Чөнки аның һәр җыры – шедевр.
«Сара апа бөтенесен җиренә җиткерә торган булган»
Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Сара апаның феномены беренче булуда гынамы?
Сценарий авторы, шагыйрә Резеда Гобәева: Беренче булу төрлечә булырга мөмкин. Беренче булу кытыршырак та булырга мөмкин, башлап җибәрүче генә дә. Сара апа беренче генә булмаган, уникаль булган. Бөтен җирдә булган кеше җиренә җиткермәскә мөмкин, Сара апа бөтенесен җиренә җиткерә торган булган, мәхәббәттә дә җанын биреп яраткан – аның феномены шундадыр.
Без моны концертта биреп бетерә алырбызмы... Сара апаның иҗади мирасы шулкадәр зур, без җырларын күбрәк күрсәтергә тырышырбыз. Сара апа тормышында кискен борылыш булган мизгелләр турында сөйләргә тырышырбыз.
Рузилә Мөхәммәтова: Шәхесләрне искә алып кичәләр яки башка форматтагы тамашалар ясаганда кайчакта туганнары тыкшынуы барысын да бозып кына куя. Бу юлы ничек эшләдегез?
Резеда Гобәева: Безгә беркем дә тыкшынмады. Без Әлфия апаның хәер-фатихасын алып эшләдек. Сара апа турында яки аңа багышланган концертлар турында сүз чыкса, ул җанланып китә, яшәү көче арта, үзен бик бәхетле тоеп булган мәгълүматны бирә. Миңа «Шәрыкъ клубы»нда Әлфиянең 99 яшьлегенә багышланган кичәне әзерләргә туры килде – ул вакытта да Әлфия апа белән актив аралашкан идек.
Гүзәл Сәгыйтова: Ул әле 1 ноябрьдә буласы Мәскәү концертына әзерләнә – безгә вакыты юк. Ул бу концертка кунак булып кына киләчәк.
Резеда Гобәева: Аның 99 яшен үткәргәндә дә көз көне Мәскәүдә һәм Питерда Сара Садыйкова концертларын әзерләячәге турында әйтеп куйды. Мин, 35 яшьлек кеше, көзгә исән буламмы-юкмы икәнемә ышанычым юк, ә Әлфия апа көзгә ул концертны эшләячәгенә ышана иде – мин ул вакытта моңа гаҗәпләнгән идем.
Ә иң элек аның маникюрын күреп гаҗәпләндем. Аның шулай һәрвакыт үзен карап йөрүе әнисеннән – Сара ападан килә.
«Тагын бер серне ачыйк инде...»
Журналист Энҗе Шәйхетдинова: Концертта Сара апа образында берәр артист булырмы?
ТР Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, концертның кураторы Лилия Гәрәева: Сер булып калсын иде...
Рузилә Мөхәмәмтова: Журналистлар чакырылган икән, бу инде серләр ачу урыны. Чәй эчәргә генә чакырмагансыздыр бит?
Режиссер Булат Гатауллин: Әлбәттә, Сара апаны гәүдәләндергән кеше булачак, ул – Кариев театры актрисасы Алсу Фәйзуллина.
Гүзәл Сәгыйтова: Без читтән артист эзләмәдек. Алсу безнең «Калеб» лабораторияләрендә катнашкан артистыбыз. Казан консерваториясен тәмамлагач, академик башкару мәктәбе булса да, халыкчан башкара ала ул, җылылык бирә ала. Әлбәттә, тональность буенча тавышы Сара апаныкыннан бераз аерыла. Ләкин «Калеб» булгач «Калеб» булсын дидек.
Булат Гатауллин: Тагын бер серне ачыйк инде – Саралар берәү генә булмаячак. Анысын концертка килгәч күрерсез.
Энҗе Шәйхетдинова: Без Сара апа янәшәсендә Газиз Айдарский булганын да беләбез. Аның образы да чагылыш табамы?
Булат Гатауллин: Әлбәттә. Чөнки бу мәхәббәт тарихы бик матур булган.
Резеда Гобәева: Мәхәббәт – иҗатның иң зур этәргече. Мәхәббәт булмаса, сәнгатьтә авырдыр. Газиз Айдарский Сара Садыйкованы чын мәгънәсендә үстергән. Аларның режиссер һәм актриса мәхәббәте генә түгел, хатын-кыз белән ир-ат арасындагы мәхәббәт кенә дә түгел.
Газиз Айдарский: «Без бергә булсак, без театрны үстерә алачакбыз», дия торган булган. Бу – яраткан кешең белән берләшеп татар сәнгатенә хезмәт итү. Ләкин бу партнерлык хатын-кыз белән ир-ат арасында була торган мәхәббәтне дә кимсетмәгән, ул аны, киресенчә, үстергән генә.
«Тавышның ничек яңгырарга тиешлеген тойган»
Блогер Ләйлә Лерон: Татар хатын-кыз композиторы һәм ир-ат композитор ничектер аерыламы? Һәм татар музыкасына кайсы жанрларны керткән?
Татарстан композиторлар берлеге рәисе, дирижер, музыкант, композитор Ильяс Камал: Ул татар музыкасына беренче булып танго жанрын керткән. Вальсны керткән һәм үстергән. Фокстрот та, хәтта ча-ча-ча да бар.
Ә инде беренче сорауга килгәндә, бүгенге көндә хатын-кыз композиторлар аз түгел. Алар хислелек белән аерыла. Сара апа мелодизм ягыннан беренче урында тора. Моңа аның җырчы буларак профессиональ белеме дә ярдәм иткән. Ул тавышның ничек яңгырарга тиешлеген тойган, үзе аша үткәргән. Бу сирәк күренеш, хәзерге композиторлар үзе аша үткәрми, башы аша гына үткәрә. Бу яктан Сара апа безгә ориентир булырга тиеш.
Гүзәл Сәгыйтова: «Көтәм сине» – аның яңа жанрда язылган беренче җыры. Без концертта бары тик Газиз Айдарский турында сөйләсәк тә, ул үлгәч, аның икенче ире дә булган. Ул Опера театрындагы музыкант була (Юлий Крещелюнас), аны сугышка озаткач, бервакыт тукталышта туңып торганда аягын тыпырдатып тора һәм җыр туа... (әлеге җыр тарихын Гүзәл Сәгыйтова «Казан утлары»на язган булган (2014 ел, август). авт. иск.)
Резеда Гобәева: Бу аның профессиональ композитор буларак язган беренче җыры, ләкин алдарак та ул композитор буларак... (Ильяска сорау) бездә каләм чарлыйлар, ә сездә?
Ильяс Камал: Без дә каләм белән язабыз.
Резеда Гобәева: Композитор буларак ул үзен башта театрда сынап караган. Анысына Салих Сәйдәшев сәбәпче булганын беләсез – беренче көйне «Кандыр буе»на язган…
Һәйкәл белән скверның бәясе – 169 миллион сум
Очрашуның төп темасы булган «Кайтаваз. Сара Садыйкова» концерты турында озак итеп тәфсилләп язарга булыр иде, әмма мең кат тыңлаганчы бер күрүең артык.
Зинһар реклама итеп кабул итә күрмәгез, Сара Садыйкова исеменең коктейльга да керүе турында да бер кәлимә сүз язып үтәсе килә – мин моны шәхесебезнең төрле яктан пропагандалануына бер мисал итеп кабул иттем.
Әлеге матбугат конференциясе Казанда татар аш-суын пропагандалаучы кафеларның берсендә узды. Бу кафеның хуҗаларының берсе – билгеле режиссер Туфан Имаметдинов (әйе, Туфаныбыз хәзер режиссердан бигрәк төрлде проектлар кураторы һәм ресторатор да. авт). Әлеге очрашуда кафеда махсус ясалган «Сара Садыйкова» алкогольсез коктейлен презентацияләделәр.
Коктейль яхшы нәрсә, шулай да концерт – җан азыгы. Сара апабызга яшьләрчә караш – монысы кыйммәтлерәк, минемчә. Концерт карыйк, яме.

Азактан Сара Садыйкова исемен пропагандалауның тагын бер ягы турында да әйтмичә калмыйм әле. Мондый сөйләшүдә, әлбәттә, һәйкәл темасы да күтәрелде. Теманы Сара апаның байтак җырларын җырлаган Зөһрә Сәхәбиева башлады.
Гүзәл Сәгыйтова: Белгәнебезчә, һәйкәлне танылган скульпторыбыз Рада Нигъмәтуллина ясаган була, ләкин урын белән ризалашмыйча, һәйкәлнең кайбер элементларын бирми. Монда дәүләт белән иҗатчы арасында конфликт була.
Мин биш ел социаль блок белән эшләгәндә 3 тапкыр һәйкәл урыны алмашынды. Инде Тинчурин скверында дип, бөтенесен карап, әллә ничә киңәшмә уздыргач, Әлфия Айдарская кешеләре килделәр дә, урын ошамавын җиткерделәр.
Хәзерге урын килешенгән иде инде, Әлфия апага да ошады, анда булган киосклар да алынды. Татарстан һәм Тукай урамнары киселешендәге урын турында сүз бара. Хәзер инде җир бар, һәйкәл юк. Әлфия апаның 100 яшьлеге уңаеннан Илсур Рәисович аның белән күреште һәм һәйкәл мәсьәләсе белән үзе йөрергә вәгъдә бирде.
Һәйкәлнең эшен Рим Акчурин дәвам итә иде. Һәйкәлдә Сара апа сыны гына. Ә Рада Нигъмәтуллина ясаганында тулы бер композиция иде. Әлфия шул вариант турында әйтте һәм Илсур Рәисович ризалашты. Димәк, һәйкәл тагын да кыйммәтләнә.
Һәйкәл белән скверның бәясе – 169 миллион сум. Бу зур акчалар, шуңа күрә сквер ясауны федераль программага кертә алдык һәм халык ярдәме белән ул проект җиңеп чыкты. 2027 елда аны эшләп куярга кирәк. Су ташучыларга килгәндә, аны арт-объект итү турында уйлыйбыз.
