Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кайсыбыз җиңәр...» – Ренат Галиәскәр белән Илназ Гарипов Илсөя Бәдретдинованы бүлешә

news_top_970_100
«Кайсыбыз җиңәр...» – Ренат Галиәскәр белән Илназ Гарипов Илсөя Бәдретдинованы бүлешә
Ренат Галиәскәрнең социаль челтәрдәге видеосыннан скриншот

Алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр социаль челтәрләрдә кызык видеоролик урнаштырган. Өстәл артында Ренат һәм җырчы Илназ Гарипов, аларның урталарында Илсөя Бәдретдинова утыра. Егетләрнең икесе дә Илсөяне үзенә таба каратып, аңа мәхәббәт аңлата. Видеога фон булып, Динә һәм Рафаэль Латыйповларның «Мин сине барыбер ныграк яратам» җыры бара.

«Ренат белән Илназ Гарипов Илсөя Бәдретдинова өчен сугышканнар, ди. Латыйповлар кул чабып торган», – дип шәрехләгән Ренат әлеге видеоны.

Ренат та, Илназ да әлеге темага бик еш язалар. Илсөя мәхәббәте өчен көрәшүче егетләр образын кем уйлап тапкан, әлеге шаярту нидән башланган? Бу турыда «Интертат» хәбәрчесе Ренатның үзеннән сорарга булды.

«Без Илназ белән дуслар. Дуслар арасында «кызлар өчен көрәш» дигән нәрсә гомергә яшәп килгән. Шушы «салкын сугыш»ның бер күренеше инде бу. Илсөя дә кияүдә түгел, без дә өйләнмәгән. Кайсыбыз җиңеп чыгар – әлегә билгесез», – дип тагын шаяртты Ренат.

Аннары, җитдиләнеп, болай дип аңлатты: «Безне кеше гел сөйли бит инде. Илназга да, миңа да Илсөяне димләп, «сез туры килер идегез» дип язалар. Шушы сүзләргә азрак «керосин сибәргә» булдык. Без – өч дус, шуңа күрә безне бик еш бергә күрәләр. Барысы да шуннан башлангандыр», – дип сөйләде Ренат.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100