Кайсы очракта укучыларны 10 нчы сыйныфка кабул итмәскә мөмкиннәр?
Россия Мәгариф министрлыгы укучыларны 10 нчы сыйныфка кабул итү тәртибен аңлатты.«РИА Новости»га ведомствода хәбәр итүләренчә, буш урыннар булмаганда яки укучы профильле сыйныфка индивидуаль сайлап алуны узмаган очракта мәктәп баланы укырга кертүдән баш тартырга мөмкин.
«Кабул итмәүнең сәбәбе – конкрет мәктәптә буш урыннарның булмавы», – диелә хәбәрдә.
Министрлыкта аңлатуларынча, мондый хәлдә ата-аналарга РФ субъектының башкарма хакимият органына яки мәгариф өлкәсендә идарә өчен җаваплы җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мәгариф министрлыгында шулай ук, аерым предметларны тирәнтен өйрәнү яки профильле укыту сыйныфларына кабул иткәндә, мәгариф оешмалары сайлап алу уздырырга хокуклы, дип искәрттеләр.
«Әгәр 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы индивидуаль сайлап алуны уңышлы узмаса, Россия Федерациясе субъектының мәгариф өлкәсе өчен җаваплы хакимият органы яки мәгариф өлкәсендә эшләүче җирле үзидарә органы аңа әлеге мәктәптә универсаль юнәлешле сыйныфта, йә территориаль яктан уңайлы башка мәктәптә урын бирергә тиеш», – дип ассызыкладылар министрлыкта.
Ведомствода балигъ булмаганнарның урта гомуми белемгә хокуклары үтәлешеү Россия Мәгариф министрлыгының, РФ Генераль прокуратурасының һәм Дәүләт Думасының аерым контролендә булуын искәртәләр.