Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәерле сәгатьтә» – кайсы артистлар балаларын 1 сыйныфка озата?

news_top_970_100
«Хәерле сәгатьтә» – кайсы артистлар балаларын 1 сыйныфка озата?
социаль челтәрләр

Шоу-бизнес өлкәсендәге бик күп шәхесләрнең балалары быел тәүге тапкыр белем иленә аяк атлап кергән. Социаль челтәрләрдә бүген бантик таккан кызчыклар, энәдән-җептән киенгән малайлар сөенешә, әти-әниләре кояш кебек балкый.

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар кызлары Асылбикәне 1нче сыйныфка озата.

Җырчы Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновларның кызлары Ясминә 1нче сыныфка укырга кергән. «Аллаһка тапшырдык», – дип, кызы белән үзенең матур фотосын куйган Ильмира сәхифәсенә.

Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһның төпчек уллары Илназ да тәүге тапкыр белем иленә аяк баскан. Аларның 3 улы да 149нчы лицейда укый.

Җырчы Айрат Сафин да кызын 1 сыйныфка укырга озаткан.

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге баянчы Илшат Хисаметдиновның кызы да укучы булган. Илшат фото янына шаяртып: «Нервылар түзсен генә», – дип яза.

Динә һәм Рафаэль Латыйповлар исә оныклары Хафизны 1нче сыйныфка озатып калганнар. «Хәерле сәгатьтә, улым», – дип, хәер-фатыйхасын биргән оныгына Динә апа.

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова белән музыкант Максим Куприяновларның уллары Данил тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән. Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрләрдә ихлас видео белән бүлешә.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның беренче оныгы Сафия дә мәктәпкә киткән. Җырчының кызы Гүзәл: «Мин шокта. Элек балаларын 1нче сыйныфка озаткан кешеләр шундый карт булып тоела иде. Минем дә кызым мәктәп укучысы», – дип яза.

Чәчкәнең кызы Весна да – 1нче сыйныф укучысы.

«Менә, кызым, 7 ел сизелми дә узган. Инде 1нче сыйныфка барасың. Без сине чын күңелдән котлыйбыз. Укуыңда зур уңышларга ирешүеңне телибез. Әби әйтмешли: «Аллаһы Тәгалә тел ачкычлары бирсен». Без синең белән бергә кабат укырга кергән кебек. Бергә-бергә укырбыз әле», – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100