Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аллаһы Тәгалә тел ачкычлары бирсен»: кайсы артистларның балалары быел 1 сыйныфка кергән?

news_top_970_100
«Аллаһы Тәгалә тел ачкычлары бирсен»: кайсы артистларның балалары быел 1 сыйныфка кергән?
"Татар-информ" архивы

Быел бик күп татар эстрадасы артистларының балалары тәүге тапкыр белем иленә аяк баскан. Җырчылар социаль челтәрләргә матур-матур фотолар куя, ул-кызларына үзләренең иң изге теләкләрен юллый.

Иҗади гаилә Лилия Биктимирова һәм Фәдис Ганиевларның уллары Кәрим 1 сыйныфка укырга кергән.

 

Фото: © социаль челтәрдән

«Әле генә туган иде Кәримебез. Күз ачып йомганчы мәктәпкә керер вакыты җиткән. Аллаһы Тәгалә акылыңны, зиһенеңне бирсен. Изге юллар сиңа, улкаебыз. Без сине яратабыз, барысын да булдырасыңа ышанабыз», – дип яза Лилия Биктимирова. Энесен мәктәпкә озатырга җырчы Гөлназ Асаева да килгән.

Җырчы Артур Салихов улы Самирны беренче тапкыр мәктәпкә илткән.

 

Фото: © социаль челтәрдән

«Хәзер безнең гаиләдә ике укучы. Самир бу көнне бик көтте», – ди ул социаль челтәрләрдә.

Алинә Сафиуллина да улы Нариманның тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән куанычлы мизгелләр белән уртаклаша.

 

Фото: © социаль челтәрдән

«Менә без дә үсеп җиттек. Бәйрәм белән, дуслар, укытучылар, әти-әниләр, балалар. Мәктәп елларыгыз бары матур хатирәләр булып кына исегездә калсын», – дигән ул.

Җырчы Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның кызлары Арина да 1 сыйныфка укырга килгән.

 

Фото: © социаль челтәрдән

«Әле генә Риана 1 сыйныфка кергән иде. Бүген ул 5 сыйныфка аяк баса. Ә Аришканы 1 сыйныфка озатабыз. Сау-сәламәт булып, авырмыйча укыгыз, кызларым. Аллаһы Тәгалә тел ачкычлары бирсен сезгә», – дип язып фотоларын куйган Ләйлә.

Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның улы Салават 1 сыйныфка, ә кызлары Әминә 4 сыйныфка бара.

 

Фото: © социаль челтәрдән

Алинә Даутова да бәйрәм линейкасыннан фотолар белән бүлешә. Ул 1 сыйныфка кызы Сафинаны озаткан. 

 

Фото: ©  социаль челтәрдән

Рамил Шәрәпов һәм Рифат Зариповлар гаиләсендә дә бүген истәлекле көн. Рамилнең кызы Линара һәм Рифатның улы Ислам 155 нче гимназиядә бер сыйныфта укыячак, дип язган идек.  

 

Фото: © социаль челтәрдән

Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камаловларның уллары да мәктәпкә китте. 

 

Фото: © социаль челтәрдән

«Хәерле сәгатьтә. Яңадан мәктәпкә укырга кергән кебек хис итәбез үзебезне. Бик дулкынландыра», – дип яза җырчылар. 

«Традицияне бозмыйча, бер фото. Хәзер укырга апасы белән бергә йөриячәк», – дигән ИлГәрәй, кызының фотосын урнаштырып. Камиләне укырга 149 нчы лицейга биргәннәр. 

 

Фото: © социаль челтәрдән

Җырчы Иркәнең кызы да чәчәкләр күтәреп, матур бантикларын тагып, тәүге тапкыр 1 сыйныфка аяк баскан. 

 

Фото: © социаль челтәрдән

Җырчы Асылъярның кызы Нәүбәһар да 1 сыйныфка укырга кергән. Әлеге истәлекле көн фотоларын җырчы сторисларында күрсәтә.

Җырчы Айгөл Хәернасованың улы Рамазан да 1 сыйныфка кергән. Ул Рамилә һәм Рамил Хәертдиновларның уллары Салават белән бергә 18нче татар гимназияседә белем алачак.

Балаларның барысына да саулык-сәламәтлек, уңышлар, гел яхшы билгеләргә генә укуларын теләп калабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100