Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәрәпҗан белән Рифат Зариповның балалары бер мәктәпкә бара: «Сабырлык укытучыларга!»

news_top_970_100
Шәрәпҗан белән Рифат Зариповның балалары бер мәктәпкә бара: «Сабырлык укытучыларга!»
Фотолар Рифат Зариповның Инстаграмыннан

Бүген Рамил Шәрәпов белән Рифат Зарипов 155 гимназия ачылышында чыгыш ясадылар. Сәбәбе бик гади – аларның икесенең дә балалары шушы мәктәпкә беренче класска укырга бара. Рифат Зариповның улы, Рамил Шәрәповның кызы 155 нче татар гимназиясендә укыячак. Ике артист та 1 сентябрь – Белем бәйрәмендә чыгыш ясады.

«Укытучы апайларга – уңышлар, укучыларга – тырышлык, әти-әниләргә – сабырлык», – диде Рамил Шәрәпов. 

Шәрәпҗан «Елмай» җырын җырлады, Рифат Зарипов исә «Туганнарга» җырын башкарды. Җырның соңгы куплетын ул «Сабырлык укытучыларга» дип җырлады.

Балалар аларга чәчәкләр бирде. Икесе дә «чәчәк алгач, рәхәт икән!» дип бәяләделәр.

Аларның чыгышыннан соң беренче класс укучылары шигырьләр сөйләде. 

 

Фото: © Рамил Шәрәпов Инстаграмыннан

 

Фото: © Рамил Шәрәпов Инстаграмыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100