news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайсы 100 мең түли, кайсы мәхәббәт вәгъдә итә: Казан вузлары «стобальниклар» өчен көрәшә

Казандагы югары уку йортлары арасында Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган абитуриентлар өчен көрәш башланды дияргә була. Акыллы студентка барысы да кызыга, шуңа акчалата да бүләклиләр, төрле ярдәм чаралары да керткәннәр. Бу хакта вуз ректорлары һәм проректорлары Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде.

news_top

Вузлар «стобальниклар»га нәрсә әзерли?

Әйтик, Казан дәүләт медицина университетында БДИны 100 баллга тапшыручыларга алты төрле ярдәм чарасы бар икән. «Беренче курс студентлары беренче семестрда 30 мең сум стипендия алачак, иң яхшы тулай торакта урын белән тәэмин ителә, индивидуаль укыту программасы, индивидуаль фәнни карьера мөмкинлекләре, халыкара стажировкага өстенлекләр каралган», – диде КДМУ ректоры вазифаларын башкаручы Айрат Фәррахов.

Казан дәүләт аграр университетында имтиханнарда һәр 100 балл өчен бер тапкыр 100 мең сум акча түләргә әзерләр. «Әгәр өч предметтан БДИ нәтиҗәләре 230-249 балл икән, стипендиягә өстәмә 7 мең сум, 250 балл һәм аннан югары икән, аена өстәмә 10 мең сум түлибез», – диде Казан дәүләт аграр университетының укыту эшләре буенча проректоры Андрей Дмитриев.

А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында (КАИ), шулай ук, «стобальниклар»га бер тапкыр 100 мең сум бирелә. Аннары айлык түләү балл күләменә карап. «Гомум нәтиҗә 260 баллдан югары булса, ай саен 10 мең сум, 300 балл һәм күбрәк икән, 30 мең сумга кадәр стипендия түләнә», – дип белдерде А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты проректоры Венера Хамматова.

Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов әйтүенчә, имтиханнарда югары баллар җыйган абитуриентларны, шулай ук, югары стипендияләр көтә. «Бер имтиханда 95-99 балл өчен – 4 мең сум, 200 баллдан алып – 6 мең сум, 220 баллдан югары нәтиҗәлеләргә – 8 мең сум, 230 баллдан югары булганнарга – 10 мең сум һәм имтиханнарда барлыгы 260 тан артык балл җыйганнарга ай саен 16 мең сум каралган. Бу акчалар беренче семестрда түләнә, аннары сессиядә студент белеме белән югары стипендиягә лаек булуын исбатларга тиеш», – диде ректор.

Казан дәүләт мәдәният институтында имтиханны 100 баллга тапшырган студентлар стипендиягә өстәмә 10 мең сум акчага өмет итә ала. Вуз ректоры Роза Әхмәдиева үзләреннән активлык күрсәтүчеләргә, яшь галимнәргә Татарстан Рәисе стипендиясе, төрле грант программалары да гамәлдә булуын әйтте.

Казан илкүләм тикшеренү технологик университетында (КХТИ) стипендия күләме нинди юнәлешкә баруга карап билгеләнә. «Партнерга карый. Әйтик, Кытай программасында стипендия 50-60 мең сумга кадәр. Абитуриентлар 72 программа арасыннан сайлый алалар», – диде вуз проректоры Дилбәр Солтанова.

Ә менә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты имтиханда 100 балл җыеп килүче беренче курс студентларына акча вәгъдә итми. Аларда акча белән кызыктыру тәртибе кертелмәгән. «Без табигый мәхәббәт яклы, бездә бернинди акчалата түләү юк. Вуз эшләгән акчалар инфраструктураны яхшыртуга тотыла», – диде ректор Рәшит Низамов.

Казан федераль университетында матди яктан кызыксындыру әле расланмаган. «КФУ, шулай ук, ярдәм чараларын матди булмаган факторларга таба күчерә, ләкин төгәл ышандыра алам: әгәр безнең IT-лицейны тәмамлаган һәм имтиханнарда 300 балл җыйган кыз, планлаштырганча, безнең университетның химия институтына килсә, аның күңеле кайтмаячак», – диде КФУ проректоры Екатерина Турилова.

Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетында да 100 балл өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү юк, ләкин ул абитуриентларны куәтле базасы – халыкара класслы ярыш объектлары булуы белән җәлеп итә икән. «Имтиханнарда югары балл җыючыларга стипендия арттырып түләнә, фәнни карьера мөмкинлекләре дә тудырыла», – диде вуз проректоры Аделия Павлова.

Кабул итү кампаниясендәге үзгәрешләр

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кабул итү кампаниясендәге үзгәрешләргә тукталды.

  • Көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар югары уку йортының эчке имтиханнары буенча үзләре укыган профильгә туры килгән белгечлекләргә генә керә алачак. Башка юнәлешкә керү өчен Бердәм дәүләт имтихан нәтиҗәләре кирәк булачак.
  • Хәзер абитуриентлар югары уку йортларына кабул итү комиссиясе сайтындагы шәхси кабинет аша документлар бирә алмаячак. Документларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга, почта аша җибәрергә, шулай ук кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Илсур Һадиуллин югары уку йортларында максатчан урыннар турында әйтте.

  • «Заказчылар «Работа в России» бердәм цифрлы платформасында максатчан укыту турында килешүләр төзүгә кагылышлы тәкъдимнәрне формалаштыра. Аларга Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән теләгән һәркем җавап бирә ала. Бу кабул итү кампаниясе барышында эшләнә – абитуриент максатчан квота буенча керүен күрсәтә. Сүз уңаеннан, быел 2,6 мең максатчан урын билгеләнгән, бу республика вузларындагы бюджет урыннарының 11 процентын тәшкил итә.

Фото: © prav.tatarstan.ru

Илсур Һадиуллин бакалавриат һәм специалитет программалары буенча үзгәрешләр булуын әйтте.

  • «2026-2027 уку елыннан кайбер инженерлык юнәлешләренә бары тик физика буенча БДИ белән генә укырга керергә мөмкин. 2026 елга кадәр абитуриент математика яки физика арасында сайлый ала иде. Болар: электроника һәм радиотехника, фотоника һәм приборлар төзү, электр һәм җылылык энергетикасы, атом-төш энергетикасы һәм технологияләре, физик-техник фәннәр һәм технологияләр кебек әзерлек юнәлешләре.
  • Шулай ук, быел 21 гуманитар юнәлеш буенча югары уку йортларына керү өчен, тарих яки җәмгыять белеме буенча имтиханны сайлап алырга мөмкин. «2026 елга кадәр җәмгыять белеме буенча гына имтихан мәҗбүри иде», – дип белдерде Илсур Һадиуллин.
  • Ә 2027-2028 уку елыннан исә, булачак укытучылар диплом алгач үзләре укытырга ниятләгән предмет буенча имтихан тапшырырга тиеш булачак. «Хәзер абитуриентларны җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәләр. Укытуга профильле предметтан имтихан тапшыру мәҗбүри түгел. Без күпме еллар шулай кабул итеп килдек, ләкин киләсе елдан химия, физика яки математика укытучысы булыр өчен, шушы профильле предметларны тапшырырга кирәк булачак», - дип ассызыклады мәгариф һәм фән министры.

Югары уку йортларында нинди яңалыклар бар?

КФУ: бюджетка – 7,8 мең, түләүле бүлекләргә 5,9 меңнән артык кеше кабул ителә.

  • Бюджет урыннары күп булган төп юнәлешләр: «мәгариф һәм педагогика фәннәре», «машина төзелеше», «Җирне өйрәнүче фәннәр», «математика һәм механика», «информатика һәм исәпләү техникасы».
  • Чит ил филиалларында – Джизакта (Үзбәкстан) һәм Каһирәдә (Мисыр) кабул итү урыннары арта.
  • КФУ берничә перспектив юнәлеш буенча яңа белем бирү программаларын үстерә. Ясалма фәһем һәм Data Science өлкәсендә программалар ачыла.
  • Яңа буын педагогикасында белем бирүнең катнаш форматларына, инклюзиягә һәм күп теллелеккә басым ясала. Медицина һәм биотехнологияләргә аерым игътибар бирелә.

КХТИ – Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән экспериментта катнаша.

  • «Химия» һәм «биотехнология» белгечлекләренә беренче курска укырга кергән студентлар икенче диплом белән чыга алачак – химия һәм биология укытучысы.

КАИ – А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты:

  • Вузда – «икътисади куркынычсызлык», ә техник көллияттә «пилотсыз техника» дигән яңа юнәлешләр ачылган.

КДЭУ: бюджетка – 2,5 мең, түләүле бүлеккә 2150 студент.

  • Быел физика буенча БДИ нәтиҗәләре мәҗбүри булган юнәлешләр арткан. Аларга 1,1 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу – гомуми санның 62 проценты диярлек. Болар – «электроника һәм наноэлектроника», «приборлар төзү», «җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы», «электроэнергетика һәм электротехника», «энергетик машина төзү», «атом станцияләре: проектлау, эксплуатацияләү, инжиниринг» кебек юнәлешләр.

КДАСУ – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты: бюджет һәм түләүле бүлекләргә – 1,2 шәр мең студент.

  • «Бездә әллә ни яңалыклар юк. Абитуриентлар безгә түләүле бүлеккә бик теләп керә, гәрчә башка вузларда балаларга бушлай урыннар тәкъдим итсәләр дә», – дип әйтте ректор.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты:

  • «Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының үзенчәлеге шунда ки, БДИдан тыш, бездә абитуриентлар иҗади белгечлеккә имтихан тапшыра», – диде югары уку йорты ректоры Роза Әхмәдиева. Ул портфолио әһәмиятен, дипломнар, Рәхмәт хатлары өстәмә 10 балл бирүен искәртте.

Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты:

  • «Адаптив спорт» дигән яа әзерлек юнәлеше гамәлгә кертелә.

2026-2027 уку елына бюджеттан тыш урыннарга барлыгы 9,6 меңнән артык кешене кабул итү планлаштырыла. «Быелдан РФ Фән һәм югары белем Министрлыгы бакалавриат һәм специалитет программалары буенча түләүле урыннарның санын чикли. Республиканың дәүләт югары уку йортлары бюджеттан тыш урыннарга 4,6 меңнән артык студент кабул итәргә планлаштыра, бу, узган ел белән чагыштырганда, 30 процентка кимрәк, ә дәүләтнеке булмаган вузларда түләүле урыннар 5 меңгә якын, бу 60 процентка кимрәк», – диде Илсур Һадиуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар