Кайнар цехта эшләп тә ураза тоткан Айнур: «Эшне бирелеп башкарсаң, көн уза да китә»
«Казаньоргсинтез» заводында слесарь булып эшләүче Айнур Әсәдуллин турында үтә дә хезмәт сөючән кеше дигән фикер калды. 28 яшьлек егет белән кайнар цехта эшләгәндә ураза тоту, җиңел акчалар, заводта эшләүнең уңай яклары, махсус операциядәге дуслары һәм хезмәттәшләре, кыз әтисе булуы турында сөйләштек.
Айнур – кул хезмәтен ярата, төзелеш эше, заводтан курыкмый торган шәһәр егете. 3 ел инде заводта слесарь булып эшли. Бу юлны үзе сайлаган. Әтисе эзләре буйлап милиция өлкәсенә китү уйлары да булган, тик химия өлкәсен якын иткән. «Үземә бер юнәлеш алдым да. шушы юнәлештә үсәргә телим», – диде ул.
«15 яшьтән төзелеш эшенә тотындым»
Мин үзем кул белән эшләргә яратам, төзелеш, техника ошый. Өйдә дә, булдыра алганча, барысын да үзем эшләргә тырышам. Эштән курыкмаска кирәк, эштән курыксаң, булмый. Мин беренче тапкыр Казанда 12 яшьтә эшкә чыктым. Әтидән «кесә акчасы» акча аласы килмәде, үз акчамны булдырырга теләдем. Шул вакытта үземә акча эшли башлаган идем. Дустым белән, озын шарлардан чәчәк ясап, «бөкеләрдә» сатып йөри идек. 15 яшьтән төзелеш эшенә тотындым. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң да төзелештә эшләдем, – дип сөйләде ул.
Әлбәттә, егет күңелендә хезмәткә мәхәббәт салуда авылның да роле көчле була. Айнур әти-әнисенең туган якларына – Арча һәм Кайбыч районнарына кайтып йөри. Йортны зурайту, төзекләндерү, мунча эшләренең берсеннән дә калмаган һәм калмый да. Шуңа да, авылга кайтып яшәү теләге юкмы, дип кызыксындым.
Авылда яшисе килми әлегә. Мин хәзер фатирда яшим, шәхси йорт салу ниятем бар. Тулысынча авылга дигәндә... пенсиягә якынлашкач, хәзер юк әле, иртәрәк, эшлисе эшләр дә күп әле. Ялларда авылга кайтып торабыз. Анда һәрвакыт эш бар, – диде ул.
«Заводта эшләү – дисциплина»
Чагыштырмача гел иректә булган яшь кешегә завод режимы башта бик авыр тоелса да, хәзер Айнур аның уңай якларын әйтә ала.
Урнашканда, мин дә заводны башкача күзаллый идем. Анда эшкә кергәнче, мин гел иректә, үз-үземә хуҗа булып йөрдем. Төзелеш эшендә иртән килеп, төш вакытында кайтып китеп яки төш вакытында гына эшли башларга була иде, буш вакыт та бар иде. Иртәдән кичкә кадәр заводта булу авыр кебек тоелды. Аннан аңлашыла һәм башкача кабул ителә башлады, бу – дисциплина. Мин билгеле вакытта эшләргә тиеш. Шулай үз-үзеңне дисциплинага ияләштерәсең. Ял көннәрендә дә иртәнге сәгать 5-6да торам. Миңа шулай ошый да – йокы да туя. Иртәрәк торгач, көн озын булуын аңлыйсың. Бераз ялкаулык өстен булып, 9да торсам, ничә сәгать вакытны югалттым, күпме эш эшли алыр идем, дип уйлыйм.
Мин эшли торган цехка яшьләрнең килгәне юк әле, җитештерүгә киләләр. Кул белән эшли торган хезмәткә бик кызыкмыйлар, тик фанатиклар бар. Шулай, авыр эшкә яшьләр бик кызыкмый, чөнки җиңел генә, тиз генә акча эшләп алырга телиләр. Мин, кечкенәдән эшләп үскәнгәме икән, бу күренешне халтура дип кабул итәм. Җиңел генә эшләп алган акча шулай җиңел чыгып та китә. Мин кабул итмим. Безгә эшләргә кирәк, эшләп табарга, – ди Айнур Әсәдуллин.
Ул заводтагы социаль ярдәм турында да әйтте. Ял йортларына юллама бирәләр, балаларга лагерьга бару мөмкинлеге, балалар бакчасының ярты бәясен түлиләр һ.б. «Заводта эшләүнең уңай яклары бар, әлбәттә. Төрле мотивацияләр дә бар. Хәзерге эшчегә акча һәм эш шартлары яхшы булу кирәк, бездә әйбәт дип саныйм», – ди егет.
«Эссе цехта уразада нык эчәсе килә»
Бик кызу температуралы цехта эшләсә дә, Айнур ураза тота. Төзелештә эшләгән вакытлардан ук тота башлаган.
Бишенче ел уразада. Иң беренче тапкыр тотканда, түбәләр яба идек, Рамазан ае җәйгә туры килде. Шунда бик авыр булды, тулысынча тотып бетерә алмадым, 2 атнасын гына тоткан идем. Аннан тулысынча барысын да өйрәндем, аңлап, тиешенчә тота башладым. Намазга килеп җитмәдем әле. Дингә кеше үзе килеп җитәргә тиеш, дип саныйм. Башка кеше әйтеп кенә булмый. Мине әбиләр ураза тотып карарга өнди иде, тик алай башлый алмадым. Аннан үземнең тотып карыйсы килде, үз вакытым килде.
Безнең цех эссе. 200 градука җитә торган җиһазлар янында бик эссе, шуңа су эчәсе килә. Ашау турында уйланылмый, тик су эчәсе килә. Көн кыска булу җиңеллек бирә. Эшне бирелеп башкарсаң, көн уза да китә инде. Эшләмәгән көннәрдә өйдә авыррак.
Мин үзем «ураза тотам» дип акырып йөрү, күрсәтү яклы түгел. Әле сез сорагач та, шулайрак килеп чыкмыймы, дип уйлап куйдым. Әйе, хәзер күп кеше күрсәтә, мин бу хакта «начар» да «яхшы» да димим. Димәк, кешегә шулай ошый, бу – һәркемнең үз эше. Шулай да, мин моны бик шәхси әйбер дип саныйм. Шулай ук гаилә турында да сөйләргә яратмыйм – шәхси, – дип сөйләде ул.
«5 яшьтән бергә үскән дустымны җирләдем»
Бар эш кулыннан килә торган сәламәт яшь егет ничек мобилизациягә эләкмәгән, дигән сорау тудымы? Ул – студент. Быел магистратураны тәмамлый. Аның хезмәттәшләре, дуслары киткән. Кайберләре инде табутта кайткан... Февраль аенда гына ул 5 яшьтән бергә булган якын дустын җирләгән. «Балачак дустым» дигәннән барысы да аңлашыла кебек. Айнур дусты турында күп сөйләргә теләмәде, чөнки ул егетнең гаиләсе ничек кабул итәр, дип борчылды.
5 яшьтән бергә үстек. Безнең йортта ишекләр капма-каршы иде. Бергә үстек, бергә укыдык, армия хезмәтенә китү вакыты да бер тирәдә иде. Ул анда киткәч тә, аралашып тордык.
Бала вакытта барлыкка килгән дуслар башкалардан аерылып тора, дип уйлыйм. Бергә үскәннәр якынрак була кебек, алар бөтен гомерне белә. Әйе, тормыш дәверендә барлыкка килгән дуслар да якын була, тик башкачарак. Алар турында «начар» яки «яхшы» димим, тик аерыла. «Дус» һәм «балачак дусты» дип юкка гына әйтмиләр. Ул дуслык кыйммәтрәк.
Безнең белән эшләгән егетләр дә китте. Сирәк кенә аралашып торабыз. Алар элемтәгә чыкканда гына аралашабыз. Оныттым яки үзем шалтыратырга теләмим түгел, дөрес вакытка туры килмәмен дип куркам. Вакыты шулай туры килеп, мин шалтыратканнан соң берәр хәл булмасын, дип куркам. Шуңа шалтыратырга тырышмыйм.
Быел магистратураны тәмамлыйм. Аспирантурага бармыйм. Повестка килсә, барасы була инде. Үземдә ашкыну юк, дус егетләр, танышлар ничек кайта... Куркытмый да үзе, мин – армиядә хезмәт иткән кеше.
Мәктәптән соң мин элемтә техникумында укыдым. 3 мартта техникум дипломын алдым, ә 5 март көнне мин хәрби комиссариатта идем инде, язгы чакыру белән китәргә тырыштым. «Алып китегез мине», – дидем. Артиллериядә хезмәт иттем. 8 ай буе урманда яттым, полигонда идем. Армия уенчык кебек бит инде, ә анда – чын сугыш...
«Кыз әтисе булу рәхәт»
Айнур социаль челтәрләрдән баш тарткан, аннан мәгълүмат кирәк булса, дусларына мөрәҗәгать итә.
Мин бер урында гына тик торырга яратмыйм. Элек утыра идем, хәзер исем китми. Җыр тыңларга гына керәм. Социаль челтәрләр вакытны күп ала, бетереп аттым. Ияләштем инде, вакытның кыйммәте аңлашыла. Вакытны бушка югалтканчы, эшләү яхшырак. Буш вакыт булганы да юк диярлек. Заводтагы эштән кала да, төрле кызыксынуларым бар. Мин һәрвакыт яңа әйбер белү, эшләп карау яклы. Эшләргә, тырышырга кирәк, бер урында гына торсаң, иренә башлыйсың, эшләү хәерлерәк. Бер дә ял итмибез түгел инде, театрга барабыз, табигатькә чыгабыз, былтыр ял йортына да бардык, – диде Айнур.
Шулай да үз вакытында социаль челтәр аның тормышына зур сөенечләр китергән. Тормыш иптәше белән ул социаль челтәр аша танышкан. Ялгыш кына күреп алган да язган. Хәзер Айнур Әсәдуллин – 2 яшьлек кыз бала әтисе.
Кыз әтисе булу рәхәт. Исемен дә үзем сайладым. Балалар бакчасының ишеген ачуга: «Әти!» – дип йөгереп килә. Өйдә дә шулай каршы ала. Мин башта ук кыз яки малай телим димәдем, иң мөһиме – исән-сау булсын. Беренче бала кыз булуның зур уңай ягы бар, ул икенче баланы карарга ярдәм итәчәк. Минем үземнән 12 яшькә кечерәк сеңелем бар. Кечкенә вакытында минем белән калдыралар иде. 1 сәгатьтән әнигә шалтырата башлый идем инде (көлә). Шулай да, мин – кайгыртучан абый. Кырысрак булсам да, орышсам да, тәрбия бар. Әти дә шундый кеше, кечкенәдән «учта» тотты. Безнең бабай да шундый булган. Йомшаклыкны бик яратып бетермим. Мин балаларга таләпчән булам. Гаиләдә мин баш. Әлбәттә, тормыш иптәшем белән киңәшләшәм, әмма мин карар кылам. Әти-әни үрнәге. Шулай булырга тиеш инде. Иң мөһиме тынычлык һәм сәламәтлек булсын, – ди ул.