news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайнанасын караган «Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова: «Көчле булып күренсәм дә, мин сындым»

news_top
Кайнанасын караган «Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова: «Көчле булып күренсәм дә, мин сындым»
Фото: Гүзәл Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Ут хатын» буларак танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова кайнанасын караганда булган авырлыклар, хис-кичерешләре белән уртаклашырга булган. Ул барысын да социаль челтәрдә пост итеп язган.

«Бу хакта язарга 4 ай әзерләндем. Минем тормышым «моңа кадәр» һәм «моннан соң»га бүленде. Мин «мәхәббәттән нәфрәткә бер адым» дигән сүзләрнең мәгънәсен аңладым.

Карап торышка нинди генә көчле булып күренсәм дә, мин эчтән сындым һәм үземә ябылдым. Рушан (блогерның ире) йоклап киткәч елый идем, мин аңа түземлегем бетеп килүен белдертергә оялдым.

Беренчедән, кибетем ябылды, икенчедән, йортым психодиспансерга әверелде. Анда – массаж ясаучы, караучы да, аны (кайнанасы) күрергә килүчеләр дә. Йорт түгел, ә теләсә кем кереп йөри торган урын. Миңа бәхет китергән йорт кинәт явызлык чыганагы булды.

Юлдан арып кайтканнан соң, мин йортымда һәм балаларым янында «тулылана» идем. Ә ул, чит энергия аркасында, чит йортка әверелде. Мин, зарядкасы беткән телефон кебек, даими сүнә, аңгырая башладым.

Өченчедән, үземнең даирәмнән минем тормышыма тыкшынган, мине машина йөртергә, соңга калмаска, хәбәрләргә ничек җавап бирергә өйрәткән кешене алып ташладым.

Дүртенчедән, яңа законнар чыгу (кайбер социаль челтәрдә реклама ясау тыелу) сәбәпле, эшсез калдым, кайнананың бар әйбере булсын өчен, бурычка баттым.

Мин бу хакта әйтергә оялмыйм: бу 4 айда күп нәрсәгә күзем ачылды, күз алдында даирәм үзгәрде. Кайбер шәхесләр, кайнананың энергетикасы аркасында, минем хәлемне белергә килмәде, кемдер «юллама бүләк итсәң, дус булабыз» дип, битемә бәреп әйтте.

Мин кешеләрдән читләштем, яндым, нык үзгәрдем . Аллаһка бу тормыш дәресе өчен рәхмәтлемен. Моны беркайчан да онытмам. Мине ташламаган кешеләр өчен Аллаһка рәхмәт. Кайнананы дәвалауга акчалата ярдәм итүчеләргә рәхмәт. Сез аны тернәкләндерү юлын җиңеләйттегез.

Әйтәсемне әйттем, дуслар. Әйе! «Ут-хатын» шундый да була», – дип яза ул.

Шулай ук аның килендәше – аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова да социаль челтәрдә кайнанасының хәле турында сөйләп торды. Ул Мәскәүдән дәваланып кайткан кайнанасын Мөслимгә үз йортына кайтарулары турында хәбәр итте. Ул анда әле гаиләсе булмаган улы тәрбиясендә булачак. Өлкән улы тормышындагы үзгәрешләргә дә әзер, чөнки аңа, әнисен тәрбияләү өчен, эштән дә китәргә туры килергә мөмкин.

«Дөресен әйткәндә, мин әле дә аның тавышын ишетәм. Мин уянам һәм беренче булып башыма «сидеген түгәргә кирәк», «иртәнге аш китерергә» дигән уйлар килә, – дип яза Гүзәл Хөснетдинова. – Әлегә хәерле иртәм юк, әмма мин тырышам. Мин мондый стресс кичерермен, дип уйламаган идем. Мин күп нәрсәне күрсәтмәдем, нәрсә әйтсәң дә, ул бит иремнең әнисе. Аннары мин уйлый, йоклый, кешеләр белән аралаша, эшли алмый башладым, күз алдында сүндем. Дус кызларым ял итәргә чакырып торды, ә мин баш тарттым, чөнки бар ачуымны аларга чыгарудан курыктым.

Туганнар 1 сәгатькә килә иде дә «әйбәт ята бит, нәрсә уйлап чыгарасың» дип әйтәләр иде. «Гүзәл, болай массаж яса», «Бәлки, аңа шуны куярсың», – диләр. Минем барысын да «еракка» җибәрәсем килде. Ник мине өйрәтәсез, алып китегез дә дөрес итеп эшләгез. Бу 3 айда үз әнием безгә 2 тапкыр килде, «ул монда булганда башка килмим» диде. Аның да нервысы беткән. Зарланасым килми, әмма шулай килеп чыга. Үзегезне һәм энергиягезне беренче урынга куюыгызны телим. Югыйсә, беркайчан да бәхетле булмаячаксыз. Хәзер мин элеккеге Гүзәл булырга тырышам, әлегә авыррак», – дип язган блогер.

Ике килендәш – аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова белән «Ут хатын» буларак танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова – 3 ай дәвамында, чиратлашып, кайнаналарын карады. Алар күпме генә тырышсалар да, теләгән нәтиҗәгә ирешә алмады. Бу очракта алар, кайнананың «аякка басу» теләге һәм тырышлыгы җитеп бетми, дип саныйлар. Кайнанасы дәваланып кайтты, хәзерге вакытта барысы да аның тырышлыгыннан һәм үз йомышларын үтәп, өйдә үз аягында йөрергә теләвеннән тора, дип белдерә килендәш-блогерлар.

Сүз уңаеннан Илүзә дүртенче баласын көтә, ә аның килендәше Гүзәлнең 5 баласы бар, ул шулай ук яшьли мәрхүм булган сеңлесенең кызын да тәрбияли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар