Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Кайнана белән торган киленнәргә орден бирергә кирәк»

«Килен – кыз, кайнана әни түгел», – ди халык. Килен белән кайнанага ничек уртак тел табарга? Аерым яшәү дөресме? Ике ут арасында калган ир-ат һәм килен белән кайнана арасында барган мәңгелек көрәш турында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән сөйләштек.

news_top_970_100
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Кайнана белән торган киленнәргә орден бирергә кирәк»
Салават Камалетдинов

«Үз кызыңны хөрмәт итүләрен теләсәң, кеше кызын да хөрмәт ит»

«Килен кеше – ким кеше», «Көзге катык, көмеш кашык – киявем белән кызыма. Язгы катык, ярык кашык  киленем белән улыма» дип сөйләшә халык. Дин ягыннан килен кешене ким итеп күрсәтергә ярыймы?

Исламда гомум кагыйдәләр бар. Ул кагыйдәләр, тоткан урынына, дәрәҗәсенә, вазифасына карамастан, һәр кешегә карата үтәлергә тиеш. Кеше булган өчен генә дә.

Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә, бик күп аятьләрдә кешеләрнең хаклары турында әйтә. Кешенең җаны, гомере, мал-мөлкәте, дәрәҗәсе – ул икенче берәүгә хәрәм. Хаксызга кешенең җанын алырга, малына тияргә ярамый. Кеше үтерү тыела, чөнки Аллаһ бирде – Аллаһ алды. Наркотик сату тыела, чөнки кеше гомеренә зыян китерәсең. Нигә исламда урлашу тыела? Чөнки кешенең малы сиңа хәрәм. Әгәр дә ул мал сиңа ошаган икән, син аны хәләл юл белән генә ала аласың.

Нәкъ шулай ук кешенең исемен таплый, дәрәҗәсен төшерә, кешене кимсетә торган эшләр эшләргә ярамый. Кешенең кайсы гамәле шушы әйберләргә каршы – бөтенесе дә тыела. Әниме, әтиме, кызмы, киленме, күршеме ул – кеше икән, аның дәрәҗәсе бар. Аны ниндидер вазифага кергән өчен генә, әйтик, киленгә әверелгән өчен генә, аның кешелек дәрәҗәсе бетте түгел. Килен булган өчен кешене кимсетергә, аңа «кеше баласы», «килмешәк» дип карарга ярамый. Ислам буенча килен берничек тә ким кеше булырга тиеш түгел.

Кызганыч, ул татарның фольклорында, мәзәкләрендә дә күренә. Русларда да «теща» турында бер юньле анекдот юк.

Халык «олы кешегә хөрмәт күрсәт» ди. Бу – киленнең кайнанага буйсынып, ярарга тырышып яшәве дигәнне генә аңлатамы?

Беренче чиратта, олы кеше ул хикмәтле булырга тиеш. Ул тормышны күргән инде. Яшь киленнән нәрсәдер өмет иткәнче, иң беренче алар үрнәк күрсәтергә тиешләр. Киленне кимсетергә, аны икенче сортлы кеше итеп карарга ярамый.

Килен – чегән арбасыннан төшеп калган кыз түгел. Ул киленне зурлап барып сораганнар, килен бит үзе килмәгән. «Сезнең улыгыз бигрәк матур, бигрәк бай, әйдәгез, мине алыгыз әле», – дип килмәгән бит.

Мин никахларда бу мәсьәләгә бик каты игътибар итә башладым. Һәр никахта, мәҗлесне туктатып, исән-сау булса, кызның әтисенә төртеп күрсәтеп, егеткә сорау бирәм: «Бу әти кеше кызын җитәкләп синең өеңә килдеме? Әллә син бардыңмы?» – дим. Егет: «Мин бардым», – ди. Ул әти-әнисе белән кызның йортына бара һәм әйтә: «Хөрмәтле әти-әни, сезнең кызыгыз минем күңелемә бик ятты. Мин – ышанычлы егет, сез миңа кызыгызны бирегез», – ди. Никахта «шулай булдымы?» дип сорыйм.

«Алар, сиңа ышанып, яраткан кызларын бирделәрме? Бирделәр. Алдыңмы? Алдың. Әйдә, ышанычларын акла», – дим. Тормышта нинди генә хәл булмасын, яшь киленнәр ничек кенә киреләнмәсен, монда килешү ата белән егет арасында. Никах ул егет белән кыз арасында гына түгел. Гашыйк булдылар да, гаилә кордылар гына түгел. Егет әти-әни белән килешә, кызыгызны алам, ди. «Синең шулай егерме ел кыз үстергәнең бармы әле?» – дим. «Юк», – ди. «Үстер, аннары соң белерсең», – дим.

Килен – кемнеңдер кызы. Әгәр син үз кызыңны хөрмәт итүләрен теләсәң, кеше кызын да хөрмәт ит. Ул газиз әти-әнисенең куеныннан чыгып, синең улыңның кул астына керде, синең гаиләңә килде. Шуңа күрә аны кимсетергә, аңа кеше баласы дип карарга ярамый. Аңа үз балаңа күрсәткән хөрмәтне күрсәтергә кирәк. Әле күбрәк тә күрсәт. Чөнки үз балаң – ул үз балаң.

Егетләрнең тормышта төрле хәлләр була. «Капризный» хатыннары тотып кыйныйсы да килергә мөмкин. Шул вакытта «бу – минем кызым булса» дип, үзеңне хатыныңның әтисе урынына куеп карарга кирәк. Үз кызыңның капризларына түзәсең бит.

Кайбер кайнаналар үзләренең дә кайчандыр килен булганнарын оныта, яки, үз кайнаналарын искә алып, яшь киленнән үч алалар. 

Алай ярамый. Исламда, кешеләр белән мөнәсәбәт төзегәндә, безнең алтын кагыйдәбез бар: үзеңә теләмәгәнне кешегә теләмә. Синең белән кешеләрнең ничек булуын теләсәң, син үзең дә башкаларга карата шулай булырга тиеш. Әгәр дә кайнаналар арасында «бу – килен кеше, ким кеше» дигән фикер бар икән, ул кайнана үзенең дә килен булып төшкәнен искә төшерергә тиеш.

Әгәр син килен булып төшкәндә, иреңнең әти-әнисе сине кимсеткән икән, димәк, син дә шул ук хатаны кабатларга тиеш түгел. Юк, моны туктатырга кирәк. «Мине шулай кимсеттеләр, миңа авыр булды. Минем киленемә авыр булмасын әле», – дип, әни кеше, тәҗрибәле килен буларак, алай эшләргә тиеш түгел.

Үч алырга ярамый. Аннары килен үз улының хатыныннан үч алса? Золымлык шулай дәвам итәчәк. Кемдер сиңа таш аткан икән, нигә син ул киленгә гаепсезгә таш белән кайтарасың?!

«Хатын-кыз өчен беренче урында ире, ир-ат өчен – әнисе»

Килен белән кайнана арасында тагын бер кеше – ир-ат бар. Улларын бүлешергә теләмәүче әниләр дә була. Кайнана улы белән килененең гаиләләренә кысыла башласа нишләргә?

Монда иң авыры киленгә дә, кайнанага да түгел, иң авыры – иргә. Ир кеше уртада сәясәтче булырга тиеш. Бер яктан – ул ир һәм әти кеше кызын аның канаты астына китереп куйды. Бу кияү: «Мин кызыгызны үзем яклыйм, үзем саклыйм», – диде. «Яклыйм, саклыйм» дигән сүз – ул бөтен золымлыктан да: әнинекеннән дә, әтинекеннән дә, үзенекеннән дә.

Аллаһ Тәгалә: «Мин иң беренче гаделсезлекне үземә хәрәм кылдым, аннары сезгә», – ди. Аллаһ Тәгалә «кешеләргә явызлык кылмагыз» дип аларны да кисәтте, үзенә дә тыйды. Шуңа күрә ир-егет атадан әманәтне алды, ул хатынын сакларга тиеш. Аның хатынын беркем дә кимсетергә тиеш түгел. Әгәр дә ул әнисенең хатынын кимсетүен, мыскыл итүен, аның хакына керүен күрә икән, ул әнисен туктатырга тиеш. «Әнием, газизем, кадерлем, син – минем әнием, ләкин ул – минем хатыным. Минем хатыныма явызлык кылынырга тиеш түгел», – дип әйтергә тиеш.

Бабамның сүзе искә төште үземнең. Минем бабай 1922 елгы иде. Сугыштан соң әбине барып алган. «Кечкенә өй, бөтенебез бергә, шунда килен төште. Карап торам: әни нәрсәдер сөйләнә инде киленгә. Бер түздем, ике түздем, шуннан соң әнине утырттым да: «Әни, комганыңда һәрвакыт җылы су булыр, намазлыгың чиста, чәең һәрвакыт кайнар булыр. Ләкин минем хатынга кимсетеп карыйсы булма», – дип бер тапкыр әйттем, һәм шул әнигә җитте», – диде. Әнине дә төзәтергә кирәк. Матур итеп кенә әнине дә «урынына утыртырга» кирәк.

Мин никахларда: «Гаиләдә хуҗа бер. Аллаһ Тәгалә «ирләр хатыннар өстеннән хуҗа» дигән», – дим. Һәм карыйм ике күзем белән ике кодагыйга һәм: «Бу яшь гаиләгә – балаларыгызга киңәш, акыллы сүзләр әйтәсегез булса, әйтегез иргә – хуҗага кадәр. Хуҗа әйткәннән соң, амин дип торыгыз, акыл сатып йөрмәгез», – дип әйтәм. Әгәр дә гаиләдә берничә хуҗа була икән, тәртип китәчәк.

Ир-атка «Сиңа кем кадерлерәк? Әниеңме, хатыныңмы?» дигән сорау бирергә ярыймы?

Ни өчен мин моны «куркыныч мәсьәлә» дидем? Чөнки әни хакы хатын хакыннан зуррак. Бу – без хәзрәтләр уйлап чыгарган кагыйдә түгел, бу Аллаһы Тәгалә куйган кагыйдә. Кыз бала әтисенең кулыннан кияүгә күчкәч, ул кыз өчен Аллаһтан һәм Пәйгамбәрдән (с.г.в.) кала беренче урында ир хакы. Ир хакы әти-әни хакыннан зуррак. Ир әйткән икән, хатынның «юк, әтием болай әйтте» дияргә хакы юк.

Егет өчен үлгәнче әни хакы беренче урында кала. Хатын көйлим, хатынга ярыйм дип, әнине дә нахакка рәнҗетергә ярамый.

Мин дә хатыныма: «Матурым, минем өчен бу дөньяда беренче урында әнием тора, син түгел. Ләкин безнең дүрт улыбыз өчен синең соңгы сулышыңа кадәр беренче урында син булачаксың. Ягъни дүрт ир-ат өчен син беренче урында, ә минем өчен – әнием», – дим.

Гаиләдә ир-ат профессиональ сәясәтче булырга тиеш. Ул әнине дә җайларга тиеш, хатынны да рәнҗетергә тиеш түгел.

«Сәясәт – ул ялган» диләр бит. Монда хәтта аз гына ялган өстәргә, йә киметергә рөхсәт ителә. Исламда иң зур гөнаһларның берсе – ялган. Ләкин ялган берничә вакытта рөхсәт ителә. Беренчесе сугышта – кем-кемне алдый, шул җиңә. Икенчесе – ике ачуланышкан кешене дуслаштыру өчен. Аллаһ Тәгалә каршында ике низаглашкан кешене дуслаштыру – иң зур савап. Иң зур гөнаһ – ике дусны аеру.

Гаиләдә хатынны мактаганда, хатынга бәя биргәндә әз генә арттырырга ярый. Хатын бәлеш пешергән, бик үк тәмле булмаган инде. «И матурым, бу дөньяда синең кебек тәмле бәлеш пешерүче юк», – дип алдасаң ярый.

Әгәр кайнана белән килен арасында низаг бар икән, ир әз генә нәрсәнедер әйтеп бетермәсә дә ярый, нәрсәнедер арттырса да ярый. Әнисенә барганда, кайвакыт, киленнән булмаса, кибеттән күчтәнәч алып, «кара, сиңа киленең җибәрде бит әле» дип әйтсә дә файдасы була.

Бу низагларда ир-ат аеруча акыллы булырга тиеш. Әгәр ир-ат акыллы булмаса, хатыннар сугышып бетә.

«Кайнана белән бергә торган киленнәргә орден бирергә кирәк»

Килен ирне гаиләсеннән читләштерә башласа, кайнанага нәрсә эшләргә?

«Подкаблучник»лар турында бара инде сүз. Татарда «киленең яхшы булса – кызлы булдың, киленең яман булса, улсыз калдың» дигән мәкаль бар.

Кайсыдыр әни улының ерагаюын күрә икән, ул «мин сиңа рәнҗим» дип, улының гаиләсен җимерергә ашыгырга тиеш түгел. Аңа да хикмәтле, сабыр булырга кирәк. Улына, бәлки, нәсыйхәт, киңәш бирергә кирәктер. Бәлки, берәрсе аша тәэсир итеп карарга кирәктер.

Тормышта әниләрне улсыз калдырган киленнәр дә бар инде.

Кайбер чакта «подкаблучник» булу әйбәт тә. Безнең бөтен проблема никахтан соң башлана. Ул проблемаларны никахка кадәр күтәрергә кирәк. Егет белән кыз бер-берсен сайлаганда ук бер кагыйдә бар – алар уй, акыл, белем, интеллектуаль яктан бер дәрәҗәдә булырга тиеш.

Аспирантура бетереп, инде кандидатлык диссертациясе яклаган кыз тракторда эшләүче егеткә кияүгә чыга, ди. Ул – яхшы, тырыш егет, бәлки, бу хатыннан намус, тырышлык ягыннан яхшырактыр да. Ләкин, мөгаен, аларның кичләрен сөйләшергә уртак темалары булмас. Чөнки берсе каядыр космоста – докторлыкны якларга йөри, ә монысы йөри... тракторда.

Кыз яшен кебек җитез, ут кебек кызу, дөньяны дер селкетеп алып бара икән, ә егет йомшак, җебек булса, ул егеткә хатынына хуҗа булу бик авыр булачак. Хатыны бик намуслы булса гына инде. Шуңа күрә кайбер ирләрнең «под каблук» кереп яшәвендә хикмәт тә бардыр.

Ләкин, нәрсә генә булса да, золымлыкка керергә тиеш түгел. Шуңа күрә ир-егетләргә мин гел «сезнең өчен беренче чиратта – әниегез» дип әйтәм. Әниләр икенче чиратка күчәргә тиеш түгелләр. Әни хакы ул барыбер дә әни хакы булып кала.

Ир-атларның кайберләре әни сүзеннән чыкмый. Әнине калдырмыйм дип, хатын ризалыгыннан башка төп йортта төпләнү дөресме?

Бөтенебезнең дә «маминькин сынок» буласы, бәләкәй чактагы кебек, әнинең кочагына керәсе килә.

Кайнана белән бергә торган киленнәргә орден бирергә кирәк. Хәзер киленнәрнең кайнана белән яшәп ятасылары килми.

Җәлил хәзрәтнең бер сүзе искә төшә. Гадәттә, төп нигездә төпчек малай кала, һәм таякның авыр башы яшь киленгә төшә. Җәлил хәзрәт: «Яшь киленгә авыз ачып сүз әйтәсе булмагыз, чөнки ул төп йортта кала», – дип әйтә иде. Һәм үз тәҗрибәсеннән чыгып та сөйләгәне бар. «Каядыр кунакка барсам, мин күчтәнәчне үз кызыма түгел, ә яшь киленгә алып кайтам. Чөнки олыгайган көндә ул безгә чәй ясап эчертә». Малай чыга да китә, ир-ат ул мең сәбәп таба. Ә килен кала. Ирнең олыгайган әнисенә дә, әтисенә дә хөрмәт күрсәтергә, чәй куеп, чәен эчертергә – бөтенесе киленгә төшә. Шуңа күрә килен белән дус булырга кирәк.

Бер өйдә торганда, әгәр дә ир-ат хатыны белән әнисенең килешә алмауларын күрә икән, андый вакытта башка чыгарга кирәк. Әни өендә калырга тиеш, дигән бер әйбер дә юк бит. Хатынын, балаларын ала да, әнисенә матур итеп аңлата да, йә йорт сала, йә фатир таба.

Ир-ат «мин төп йорттан китмим» дип, гаиләсе җимерелүгә сәбәп булырга тиеш түгел.

Килен белән кайнана арасында бала тәрбияләү, кием алу, ашату аркасында да ызгышлар чыга. Бу мәсьәләләрдә кем хаклы? Бу ызгышларны күреп үскән балаларга моның йогынтысы тиячәкме?

Олылар арасындагы ыгы-зыгы, низагларның корбаны булып бала кала. Ир белән хатын аерылышкач та, корбан – бала. Баланың иртән торгач, әтисен дә, әнисен дә күрәсе килә. «Синең әтиең кабәхәт, ул безне ташлады», – дип, ун ел балага нәрсәдер сөйләсәң дә, балага барыбер әти кирәк.

Бу мәсьәләдә дә хикмәт кирәк. Кайнаның, өлкән булу сәбәпле, дәрәҗәсе, тормыш тәҗрибәсе зур. Ләкин бала каршында әнинең хакы зуррак, әбинекенә караганда да. Әби кеше киленнең әни икәнен белсен: аңа килен ул, ә балага – әни. Пәйгамбәрдән (с.г.в.) «Иң беренче хөрмәтем кемгә?» дип сорагач, «Әниеңә» дигән. «Аннары соң кемгә? – Әниеңә. Аннары соң кемгә? – Әниеңә. – Аннары соң? – Аннары соң әтиеңә», – дигән.

Кайнана өчен ул яшь килен генә, ә сабый өчен ул – газиз әни. Әни әбинең дәрәҗәсен төшермәскә, ә әби әнинең дәрәҗәсен төшермәскә тырышырга тиеш.

Әби, тормыш дәрәҗәсенә таянып, балага тәрбия бирергә тели икән, ул әнинең башыннан таптап чыгарга тиеш түгел. Нәрсәнедер әнигә җиткереп карасын, аңлатсын. Әни әйтә икән «юк» дип, монда инде кайнана үз урынын белергә тиеш.

«Минем киленем булдыксыз» дип сөйләп йөрү – зур гөнаһ»

Кайнана кеше, булачак киленне ошатмыйча, өйләнешергә хәер-фатихасын бирмәсә?

Ул никах шартына керми. Егетнең әти-әнисе ризалык бирмәсә дә, никах дөрес. Ләкин бәхетле булып яшәү, киләчәктә бу никах аларга шатлык китерәчәкме, әллә ниндидер кайгы-хәсрәт китерәчәкме – бу инде әти-әнинең хәер-фатихасыннан тора.

Әни ни өчен киленне ошатмаган? Егет моны белергә тырышырга тиеш. Кыз янында түгел, аерым сөйләшсеннәр. Никахлашканда егет кешегә әти-әни фатихасы кирәк, ә кызга шарт булып тора.

Әти-әни дә улларын үзләре теләгән кызга гына өйләндерергә тиеш түгел. Кайбер әти-әни «улыма хатынны үзем табам» ди. Юк, алай ярамый. Күңеле яткан булырга тиеш.

Әгәр син бер кешене яратасың икән, син ул кеше яраткан, аның якын кешеләрен дә яратырга тиеш. Пәйгамбәр (с.г.в.): «Исламда изгелекнең дә изгелеге – синең вафат булган әтиеңнең яраткан дустын хөрмәт итү», – дигән. Аның дустын хөрмәт итсәң, ул – әтиеңне хөрмәт итү дигән сүз.

Пәйгамбәр (с.г.в.) Хәдичәне бик яраткан. Хәдичә үлгәннән соң ничә еллар үтсә дә, өйдә сарык суелса, иң тәмле җирләрен кисеп, Пәйгамбәребез Хәдичәнең туганына илттергән.

Ир нигә «теща»сын яратырга тиеш? Беренчедән, ул аңа ничә ел кыз үстергән. Икенчедән, ул «хатыным, мин сине үлеп-үлеп яратам, ләкин әниеңне минем күзгә күрсәтмә» дип әйтә алмый, ул дөрес түгел. Син хатыныңны яратасың икән, аның әнисен дә яратырга тиеш.

Иреңә итагать кылам дип чыккансың икән кияүгә, кайнанаңны да яратырга тиешсең. Чөнки ул – иреңнең җәннәте.

Кайнана да шулай ук. Әгәр улының күзе шул кызга төшкән икән, әгәр дә ул үзенең тормышын шул хатын белән бәйләгән икән, син улыңны яратасың икән, улың яратканны да яратырга тырыш.

Килен – кайнанадан, кайнана – киленнән зарланса, гөнаһ буламы?

Ир белән хатын арасында булган кимчелекләрне бигрәк тә читкә чыгарырга ярамый. Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Сез – ирләр – хатыннарыгыз өчен кием, хатыннарыгыз – сезнең өчен кием», – дигән. Кием – ул кешенең тәнендәге оят җирләрен яшерә. Кием оят җирләрен яшергән кебек, ир белән хатын тәрбиясе яки тәрбиясезлегендәге, холкындагы кимчелекләрне яшерергә тиешләр. Шуңа күрә хатынга – ирне, иргә хатынны читкә чыгып хурлап йөрү хәрәм була.

Кайнананың киленне сүгеп йөрүе дә шул ук. Ул бит әле гайбәт тә. Безнең халык гайбәтне аңламый. Гайбәт –кардәшеңнең ул күрсәтергә теләмәгән кимчелекле якларын аның артында сөйләп йөрү. Дөресен сөйләү дә гайбәт. Әгәр дә килене булдыксыз булып, кайнана күршесенә кереп, «минем киленем булдыксыз» дип сөйли икән, ул зур гөнаһка керә. Чөнки ул аның дәрәҗәсен төшерә. Әйтәсе сүзе бар икән, килене белән сөйләшеп карасын, улына аңлатсын. Ләкин читкә чыгып хурлап йөрү – дөрес түгел. Һәм, киресенчә, кайнананы хурлап, сүгеп йөрү дә дөрес түгел.

Кайнаналарга һәм киленнәргә нинди киңәшләр бирер идегез?

Киленнәргә килгәндә иң беренчесе – өлкән буынны хөрмәт итү. Син өлкән буын белән килешәсеңме, килешмисеңме, ул дөрес сүз сөйлиме, дөрес түгелме, ләкин өлкән буынны без өлкән булганнары өчен хөрмәт итәргә тиеш. Синең иреңне хөрмәт итүең, ләкин иреңнең әнисен хөрмәт итмәвең, ул дөрес була алмый. Иреңне хөрмәт итсәң, син теләсәң-теләмәсәң дә аның иң якын кешесен – әнисен хөрмәт итәргә тиеш.

Килен кайчак шыпырт кына үзенчә эшләсә дә, ул олыларның сүзен сүз итеп күрергә тиеш.

Кайнанага килгәндә – ул тормыш тәҗрибәсе, ул хикмәт. Шул тәҗрибәсенә таянып, киленгә дөрес юл күрсәтергә тиеш. Үз кызын кимсетергә теләми икән, кеше кызына да кимсетү белән карамасын. Көне буе акыл сатып, «син дөрес эшләмисең, токмачыңны дөрес басмыйсың» дип кимсетергә ярамый. Киленгә хөрмәт, ихтирам булырга тиеш.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 28 ноябрь 2022
    Исемсез
    Аллаһыга шөкер 30ел тордык әти (кайната) әни (кайнана) белән ким хур булмавык Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ндә бул сыннар урыннары җомаһта булсын
  • 23 август 2022
    Исемсез
    Внукларга, балаларга укытыу очен русча язылса айбят булыр иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100