Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайгылы хәбәр: Бәләбәйдә яшәп иҗат итүче тарихчы Нурмөхәммәт Хөсәенов вафат

news_top_970_100
Кайгылы хәбәр: Бәләбәйдә яшәп иҗат итүче тарихчы Нурмөхәммәт Хөсәенов вафат
Фото: © «Татар-информ»

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яшәп иҗат итүче тарихчы, тарихи китаплар авторы Нурмөхәммәт Хөсәенов вафат булган. Бу хәбәрне «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллекнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Роксана» радиосы алып баручысы Зәлия Ахунова раслаган.

«Нурмөхәммәт абый белән 30 ел иҗтимагый эштә эшләдек. Соңгы арада китаплар чыгару белән шөгыльләнде. Миңа да китаплар бүләк итте. Нурмөхәммәт абый – бөтен дөнья буенча карталарны тикшереп, зур ачышлар ясаган кеше. Милләтпәрвәр кеше. Озак еллар Бәләбәйдә укытучы, гимназия директоры булып эшләде. Хәтерлим, һәрвакыт елмаеп исәнләшә иде. Бер сүз белән аны «легенда» дип әйтеп була. Һәрвакытта да зур хөрмәт белән карый идем», – дип яңарта ул истәлекләрен.

Зәлия Ахунова, Нурмөхәммәт Хөсәенов – бөтен җаны, иманы, акылы белән татар дөньясына бирелгән кеше иде, дип атый. «Аның укучылары – бик нык бәхетле кешеләр. Барысы да ватанпәрвәр, милләтпәрвәр булып, «мин – Нурмөхәммәт абый укучысы» дип, горурланып сөйлиләр. Башка кешеләр алдында дәрәҗәмне күтәреп, зур кешеләр белән таныштырып, һәрвакыт ярдәм итеп торды. Туры сүзле, ачык кеше булды. Урыны җәннәттә булсын», – диде ул «Татар-информ»га.

Нурмөхәммәт Нури улы Хөсәенов 1954 елда Бишбүләк районында туа. 20 елдан артык Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге татар гимназиясе директоры булып эшләде. Мортаза Рәхимов, Владимир Путин белән Казанда узган очрашуда «Башкортстанда татар булу авыр» дип чыгыш ясап, татар дөньясында танылды. Шуннан соң башланган күпсанлы мәхкәмә эшләре аркасында 2015 елда эшеннән азат ителде.

2023 елда «Интертат»ка ул 1990 елларда Бәләбәйдә шушы беренче татар мәктәбен төзү хатирәләре белән уртаклашкан иде.

«Гимназияне булдырмас өчен, кайбер түрәләр бик нык тырышты. Ул вакытта мин башка мәктәптә директор урынбасары һәм Бәләбәй шәһәре депутаты идем, шуңа күрә татар мәктәбенә каршы кешеләрнең миңа «тешләре үтә» алмады. Шулай да, аяк чалырга тырыштылар. Бинаны төзергә бүленгән акча 1 ел эчендә бюджетта 2 мәртәбә бетте. Аның кая киткәнен үзем дә аңламадым. Төзелешкә бүленгән акча диварларны күтәреп куярга гына җитте. Дивар күтәрү – ул бөтен эшнең 10 проценты гына. Төзелеш тукталырга торган чакта Башкортстан Югары Советы депутатына хәлне аңлатып, акча юнәттек. Кабинеттан кабинетка кереп, үҗәтләнеп йөрмәгән булсам, татар гимназиясе ачыласы түгел иде», – дип сөйләгән иде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100