«Кайчак төннәр буе йоклый алмый чыга идем» – хәбәрсез югалган кыз табылган
Шушы атнада татарстанлылар эзсез юкка чыккан 17 яшьлек егет һәм кызның табылуы турында хәбәрне зарыгып көтте. Кызганыч, кичә Арча егете Рәсул Халиковның вафаты турында кайгылы хәбәр килеп иреште. Ә 19 августта югалган Биектау кызы, шөкер, исән-сау табылган. Бу хакта бүген «Лиза Алерт» эзләү отрядының соцчелтәрдәге битендә хәбәр чыкты.
Айсинәне (исеме үзгәртелгән) 6 көн эзләделәр. Бу хакта мәгълүматны «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә дә раслаган иделәр. Әле яшүсмер табылганчы, «Интертат» Айсинә укыган техникум вәкилләре һәм кызның бабасы Т. абый белән сөйләшкән иде.
Айсинә Биектау районы авылларының берсендә бабасы Т. абый һәм аның тормыш иптәше Ф. ханым белән яши. Мәктәпне тәмамлагач, күрше райондагы техникумга укырга кергән. Тулай торакта яшәгән. Быел икенче курска бара.
Айсинәнең инде беренче югалуы гына түгел. Техникум директоры әйтүенчә, моңа кадәр ул ике-өч көндә табыла торган булган.
«Айсинә, кайт өйгә, бабаең борчыла», – дип әйтмәкче булам...»
Гөлнара Х. – Айсинә укый торган төркем җитәкчесе.
– Мин әле аны бер ел гына беләм. Аз аралашучан, группада бер-ике кыз белән генә сөйләшкәндер ул. Мин аның белән төрлечә сөйләшеп карарга омтылдым, тик ул кеше белән бик аралашырга яратмый. «Ничек хәлләрең? Ничек яшисез? Әби белән бабайда нәрсәләр эшлисең?» – дигәнрәк сораулар биреп әңгәмәләшергә тырыша идем. Артык сөйләшми, сорау бирсәң, җавап бирә инде.
Киемнәре матур, озын күлмәкләрдән матур итеп киенеп килә иде, яулык та бәйли иде. Ә аннары шундый вакытлар да булды: укыганда яулык яба да укудан соң джинсылар киеп китеп бара, тәрәзәдән күргәнем бар иде. Бәлки, мода өчен кигәндер.
Элек югалганда да, үзе элемтәгә чыкмый, телефонын сүндереп куя иде, тик тиз табыла иде. Бер тапкыр югалгач, кичке 10га кадәр полицияләрдә утырып, шулай эзләп таптык. Әтисе 43 яшьлек А. дигән ир-ат диләр, ул шул ирнең өендә булган икән. Бу юлы эзләгәндә, әтисе белән бабай да, участковый да сөйләшкән – тик Айсинә анда түгел, ди.
Бу юлы да ничә көн шалтыратам инде мин аңа, ничә көн инде хәзер полициядән дә шалтыраталар миңа. Отпускта да булгач, әле күргәнем дә юк бит минем аны. Элемтәгә чыкмый, бер «доступен» булып алды, шалтыраттым – тагын «недоступен». «Айсинә, кайт өйгә, бабаең борчыла», – дип әйтмәкче булам – хәбәр юк. Ул гел оныгы турында «өйдәге бөтен эшемне эшләп бара иде» дия иде. Бабасы көтә, «кая икәнен белмисезме» дип, борчылып, елап шалтыратты инде. Группадагы балаларга да шалтыратып карадым – «ул бит безнең белән сөйләшми иде» диләр, – дип сөйләде Гөлнара ханым.
«Яңа елдан соң гына башланды әле аның бу гадәте»
Т. абыйның шушы вакыйгадан соң хәле авырайган, шуңа башта минем белән аның тормыш иптәше Ф. апа сөйләшкән иде. Ә бүген, кыз табылуы турында соцчелтәрдән белгәч, бабасына шалтыратып та, мәгълүматның дөреслеген белештек. «Миңа табылуы турында хәбәр иттеләр, тик өйгә кайтмады әле ул, Нурлатта, диделәр. Рәхмәт хәлләрне сорашуыгызга», – дип җавап бирде. Ул әле оныгы табылганчы ук, сөйләшкәндә, күбрәк кеше белеп, тизрәк табылмасмы, дигән өметтә, «Интертат»та язма чыгаруга ризалыгын биргән иде.
Ф. апа яшүсмернең ниндирәк шартларда югалуын сөйләгән иде.
– Айсинә белән ун ел буе бергә тордык. Дәү әтисенә караганда да күбрәк беләм мин аны. 19 август көнне дәү әтисе иртән Дөбъязга квартплаталар түләргә китте, бу шуннан соң чыгып китте. Берзаман карыйм – юк та юк, кая китте соң бу, дип аптырадым. Чабып чыктым, карыйм – борылышта басып тора. Кая барасың, дип кычкырдым да, ул торып чапты. Аның артыннан мин чаптым. Мин, карт кеше, аны куып тотканчы, икенче юл белән киткән дә барган ул. Мин бит машина юлыннан карадым аны, бер машина үтте, шуңа утырып киткәндер, дип уйлаган идем, ә ул башка юл белән китеп барган. Кеше шулай, Дөбъязга таба киткән, дип сөйләде инде.
Анда кереп, картадан акча да алган әле, шуннан кая китеп барганын беркем белми. Ул – аның үз картасы, гадәттә, үзе белән йөртми иде, дәү әтисе алып бирә иде акчасын. 11 мең сум акчасы бар иде – айлык пособиесе ул аның. Телефоны «доступен» иде, шалтыратып карыйм – алмый, – диде.
Ф. апа сүзләренчә, кызның дүртенче тапкыр чыгып китүе.
– Шушы ярты ел эчендә, Яңа елдан соң гына башланды әле аның бу гадәте. Моңарчы әйбәт кенә укып та йөрде. Мәктәптә укыганда, кайтасын-китәсен гел контрольдә тоттым инде мин аның, автобуста йөрделәр бит алар. Каршы алырга юлга чыга идем. Техникумга киткәч, бозылды.
Хуҗалыкта гел булышты, эшне эшли, әйбәт кенә бала, бер гаебен күрмим мин аның, кушмасаң да, үзе эшләп йөри иде. Нәрсәгә шулай булды – аңламыйм, башыма да сыймый.
Ачуланышкан да булмады, бервакытта миңа каршы сүз әйтмәде ул. Мин нәрсә әйтсәм – шуны тыңлый иде. «Мин чыгып китәм» дип янаганы да булмады.
Моңа кадәр чыгып югалганнарында үзе дә кайтып кергәне булды, эзләп тә таптылар. Атасыннан да барып алып кайтты бабай. Менә бу юлы бармаган иде әле. Милицияләр дә шалтыратып кына белә, ахрысы. Шунда барсыннар иде алар. Әллә шунда ятадыр ул. Участковыйга шалтыратып әйттем – «шалтыраттым, белештем, анда юк ул, әтисе эштә» дип җавап бирде, – ди Ф. ханым.
Ул Айсинәнең өйдән яулыксыз, кыска чәч белән яланбаш, чалбар-кофтада чыгып киткәнен әйтте.
– Элек яулык яба иде, намазлар да укыды, Әтнәгә киткәч, озын күлмәкләр, яулыклар кию дә бетте, – диде.
«Картайган көнеңдә дә ташламыйм, карыйм мин сине», – дип әйтә иде»
Соңрак Т. абый да сүзгә кушылырга үзендә көч тапты. Ф. ападан трубканы сорап, үзе дә оныгын бик зарыгып көтүе турында сөйләгән иде.
– Кайтсын иде, дип көтәм инде, кайвакыт төннәр буе йөреп чыгам. Бер генә онык. Әнисе үзе китте, шуннан берәүгә дә кирәк булмады ул, мин үземә алдым аны. Мин аның опекуны. Сау-сәламәт бала ул.
«Дәү әти» дип торды инде ул. «Картайган көнеңдә дә ташламыйм, карыйм мин сине», – дип әйтә иде. Быел Яңа елдан соң шулай китеп йөри башлады. Атасы тиешле кешесе гел аны чакырып ала да, моннан акчалар да алып чыгып кача башлады. Атасы беркая эшләмәде, хәзер генә, участковый сүзләренчә, эшкә урнашкан, эчми дә башлаган, – ди Тәлгать абый.
Бу юлы да ул, Айсинә әтисендәдер, дип фаразлаган иде.
– Шалтыратып карадым әтисенә – «миндә юк» ди. Моңарчы ике тапкыр барып, баздан да өстерәп алдым инде мин аны. Аның артыннан икешәр тәүлек йөргәнем бар, шуңа анда китәргә бик мөмкин ул. Үзем бара алмыйм шул, бер тамчы кәефем юк. Урыннан торып та булмый бит, ятып кына тордым. 74 яшьтә бит инде хәзер. Йөри алсам, инде әллә кайчан барып, актарып кайтыр идем. Машинам да юк, – дип көрсенеп куйды Т. абый.
Оныгының тизрәк кайтып, техникумда укуын дәвам итүен теләгән бабакай өчен, әле күптән түгел генә кызның табылуы турында хәбәрне белгәч, сөенеп тә куйдым. «Техникумга үзе теләп керде. Укырга үзем бирдем мин аны. Бармаса, куалар инде аны хәзер», – дип борчылган иде дәү әтисе.
Айсинәне якыннары өйгә исән-сау әйләнеп кайтуын көтә. Тиздән бабасы белән очрашырлар, һәм мондый хәлләр бүтән кабатланмас, Айсинә яңа уку елын уңышлы гына башлап җибәрер, дигән өметтә калабыз.