news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайбычта ипи пешерүче Могыйгуллиннар: «Авыл тормышына чумдык, ләкин үкенмибез»

Район һәм авыл җиренә кайтып төпләнүче яшь гаиләләр булу – куанычлы күренеш. Андыйлар Кайбыч якларында да бар дигәнне ишеткәч, ике дә уйлап тормыйча, Кайбыч районына командировкага кузгалдык.

news_top
Кайбычта ипи пешерүче Могыйгуллиннар: «Авыл тормышына чумдык, ләкин үкенмибез»
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Кайбыч районына килеп керү белән, авылларның гаять дәрәҗәдә төзеклелеге, өр-яңа йорт-куралары сокландырды. Район үзәге дә җыйнак кына, җирле кибетләрдә дә күпчелек районда җитештерелгән продукция белән сәүдә итәләр.

Яшь гаилә ипи пешерә

«Авыл тормышына, авыл эшенә чумдык, ләкин бер дә үкенмибез. Шәһәрдә, Казанда гына түгел, зуррак калаларда да яшәп карадык. Әмма ирем белән шундый фикергә килдек: Кайбыч – яшәр өчен иң әйбәт урын! Шул 2023 елның ахырында үзебезнең ипи пешерү эшен башлап җибәрдек. Аллага шөкер, бик уңышлы итеп эш алып барабыз», – дип каршыладылар Алсу һәм Динар Мотыйгуллинар гаиләсе.

Без аларны «Нур» пекарнясы янында күрештек.

Алсу – һөнәре һәм белеме буенча тәрҗемәче. Ул кояшлы Сочида, аңарчы ерак Марокколарда белем алган. Тормыш иптәше Динар – МЧСта, янгыннан коткаручы булып эшләгән. Өйләнешкәч, Алсу аквапаркта эшләгән. Пекарня ачу Динарның күптәнге хыялы була. Әлеге көндә Алсу һәм Динар Мотыйгуллиннарның гаилә коруларына 10 ел. Кызлары мәктәптә укып йөри, уллары – балалар бакчасында. Уллары Нурлан исемле, шуннан да, күп уйлап тормыйча, алар пекарняларына һәм аның янындагы кибеткә «Нур» дигән исем кушалар.

Эшне башлап җибәргәндә яшь гаилә зур сумма кредит ала. Аннары, үз эшләрен башлап җибәргәч, катлаулы мәсьәләләре дә туып тора. Ут баганасы, пекарняга электр сузарга дисеңме... Алар, проблемаларны хәл итүдә булышканнары өчен, урындагы хакимияткә, район башлыгына ихлас рәхмәтле. Бүгенге көндә 30 кибеттә продукцияләрен саталар.

Алсу, сезнең икмәкне Кайбыч, Апас халкына гына түгел, Чувашия халкы да ярата, диләр.

Әйе, Чувашия якларында да ихтыҗ бар. Безнең Кайбыч икмәген анда да күрергә телиләр. Без районга күчеп кайтканчы, күп кенә кибет киштәләрендә күбрәк Чувашия икмәк комбинаты ипиен саталар иде. Ә менә хәзер, горурлык белән әйтә алабыз – киресенчә! Безнең икмәк продуктларына ихтыяҗ сизелә. Аннары гади ипи генә түгел, сәламәтлек өчен файдалы үзлекләргә ия чүпрәсез, җитен һәм көнбагыш орлыклары кушылганнары да бар. Аннан соң кишер кушылган һәм глютенсызлар. Бу икмәкләр – Кайбыч өчен бер яңалык булды инде.

Соңгы вакытта яңа поставщиклар белән эшли башладык, аксымнарга бай он сатып ала башладык. Аның килосы 900 сумга төшә. Ипиләр пешергәндә кушабыз: ул витаминнарга бай, ак икмәккә кушабыз гадәттә.

Эшчеләрегез бармы? Икмәк салучы уңган кызлар вә апалар да эшлиме сездә?

Кайвакыт үзем дә иртәнге 5.00 сәгатьтән килеп, кызлар белән пироглар да ясыйм. Болай эшчеләребез дә бар: 12 кеше хезмәт куя бездә. Ике машина белән ипине, камыр ризыкларын таратабыз, бер машинада ирем үзе йөри.

Ассортиментка килгәндә, көннән-көн баетырга тырышабыз, төрләндерергә. Яңа эчлекләр белән пешерәбез. Ярты елга бер безгә яңа технологлар кайта. Самарадан, Казаннан да кайтканнары булды. Зур-зур икмәк заводлары белән эшләүчеләрне чакырырга тырышабыз, – дип җаваплый Алсу.

Димәк, үзегез икмәк пешерәсез, үзегез табын түренә ирештерәсез булып чыга. Гаилә бизнесы, дисәк тә хата булмас, мөгаен, Динар?

Бик рәхәт, күңелне сөендергән күренеш: элек ипине, күчтәнәч дип, шәһәрдән ташый идек. Ә хәзер халык Кайбыч икмәген күчтәнәчкә Казанга, хәтта Мәскәүләргә алып китә. Без бит инде шулай ияләнгән авыл җире кешеләре, мәсәлән, авылга кайтканда, батон алып кайтырга. Ә менә бүгенге көндә бөтенләй киресенчә.

Безнең кебек яшьләр булганда, район бетмәс. М-12 трассасы да зур роль уйнады, сатып алучылар саны бермә-бер артып китте. Мәсәлән, кереп, 20шәр пирог алып китүчеләр дә бар. Алар аны туңдыргычта саклап ашыйлар икән, шаккаттым, – ди Динар.

Район җирендә көн күрү рәхәтрәк

Хәзерге заманда күп кенә яшьләр, калада мөмкинлекләр күбрәк, ди бит. Аннары авыл, район җирендә каядыр барып ял итәрлек урын юклыкка да сылтаналар.

Алсу:

М-12 трассасы аша җилдереп кенә, 40-45 минутта Казанга барып җитәбез. Болай күпчелек вакытыбыз эш белән үтә инде. Ләкин атна ахырында балаларны шәһәргә «игровойлар»га алып барырга тырышабыз. Үзебез дә концертларга, театрларга йөрергә яратабыз. Аннары Кайбычта да мәдәни чаралар, концертлар бик еш уза. Үзебезнең кызыбыз да биеп йөри. Үзебез дә районның, җирлекнең активистлары рәтендә. Кайда гына чакырсалар да барабыз.

Динар:

Кайбычта әти-әниләр дә балаларны караша. Плюслары күбрәк монда яшәүнең. Хыялыбыз – үз йортыбызны салып чыгу. Әле, күбрәк, пекарнядә җитештерүне тагын да ныграк көчәйтү өстендә эшлибез. Мәсәлән, кондитерлык өлкәсенә дә ныклы адымнар белән кереп барабыз, тортлар ясыйбыз. Печенье пешерә торган аппаратлар да кайтарттык, Казанга сатуны көйләргә иде. Пекарняга янкорма төзеп куйдык.

Пекарня цехы буйлап: Күпереп пешкән күмәчләр дөньясында

Яңа танышларым пекарня буйлап экскурсия ясаганда, хезмәт урыннарының чисталыгына, пөхтәлеккә игътибар иттем. Тузан кадәр чүп тә табалмассың, шулкадәр җиренә җиткереп эшлиләр. Эх, хуш исле икмәкләре, күпереп пешкән күмәчләре, тәмле-тәмле пиццалары! Ниләр генә пешермиләр! Хуш исләр борынны кытыклый гына!

Без берничә ай иртәнге һәм көндезге смена белән генә эшләдек. Ләкин, «оборотлар» арткач, төнге смена булдырырга да мәҗбүр булдык. Тәүлек әйләнәсенә эшлибез. Бөтен пешерү мичләре газга тоташтырылган. Пекарнябыз заманча җиһазландырылган. Эшчеләр өчен киенү-чишенү һәм душ бүлмәләре дә бар, – дип күрсәтеп китте Алсу.

Ике мичтә пешеп, бер әйләнешкә 135 буханка икмәк чыга икән. Көненә 2 меңнән артык ак һәм кара ипи пешерәләр. Бөртекле, бәрәңге һәм суганлы икмәкләргә кадәр пешерәләр.

Пекарнядә балаларына ярдәм итүче Динарның әнисе Гөлия апа Мотыйгуллина белән очраштык. Аның белән дә сөйләшеп алдык:

Бик каты борчылдым инде газизләрем өчен. Балаларның Казаннан күченеп кайтуына сөенүен сөендем, әмма улымның һәм киленемнең бу идеяләренә иң элек икеләнеп тә тордым. Ләкин яшьләр – яшьләрчә инде.

Мин үзем 80 нче еллардан ук сәүдә өлкәсендә эшлим. Балакайларымның уңышларына шатланам. Үзебез дә заманында, балаларым кебек, Түбән Кама шәһәреннән күченеп кайткан идек. Хәзер аларга бигрәк җайлы инде, тип-тигез трассадан гына Казанга тиз барып җитәләр дә, кайталар да, – диде ул.

Кайнар ипинең мичтән пешеп чыкканын түземсезлек белән көткән чаклар да балачакларыбызда калды. Аны әле сепаратордан салмак кына аккан каймакка манып, яңа аертылган бал да кушып ашар идек. Шуннан башка бүтән бер тәмле ризык та юк кебек тоелыр иде. Әйе, заманалар үзгәрде, яшәешне җиңеләйттек. Мичләр тутырып ипи салулар да сирәгәйде хәзер. Без ипине кибетләрдән алабыз – яңа пешкән, хуш исле тәмле икмәк сатып алырга өйрәндек. Мотыйгуллинарның пекарнясында пешкән икмәкне авыз иткәч тә нәкъ шундый хисләр туды.

Афәрин, Кайбыч ягы уңганнары! Булдыралар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар