Татарстан хаҗилары олы сәфәргә кузгалды: «Кәгъбәтулланы күргәч, күздән яшьләр ага башлый»
Ислам дине 5 баганадан тора. Бу – шәһәдәт, намаз, зәкят, ураза һәм хаҗ. Материаль һәм физик мөмкинлеге булган һәркемгә гомерендә бер мәртәбә хаҗ кылу – фарыз. Кичә, Зөлкәгъда аеның 25нче көнендә, Татарстан хаҗилары да әлеге фарызны үтәү өчен олы сәфәргә юл тоттылар.
Татарстаннан беренче 100 кеше хаҗ сәфәренә китте
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиларының 49ар кешелек беренче 2 төркеме олы сәфәргә кузгалып китте. Юлга кузгалган хаҗиләр төркеме Татарстандагы «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы аша «Комфорт» программасы буенча сәфәр кыла. Барлыгы Татарстаннан «Эконом», «Очкычлы», «Комфорт» һәм «Люкс» программалары буенча 36 төркем Мәккәгә хаҗ кылачак.
Хаҗилар Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Шардж шәһәрендә икенче самолетка күчеп утырачаклар һәм төркемнәре Джиддага Шардж шәһәре аша очачак. Соңыннан Мәккәгә кадәр автобусларда барачаклар. Әлеге төркемнең хаҗда булу вакыты иң дәвамлысы – 29 көн. Гомумән, Казаннан хаҗиларның соңгы төркеме 10 июньдә юлга чыгачак, ә Татарстанга алар 22 июньдә кайта башлаячак.
Беренче 2 төркемне Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин һәм Казанның «Дин Ислам» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җитәкли. Төркем җитәкчеләре хаҗиларга дәресләр бирәчәк, гыйбадәтләрне дөрес итеп башкарырга өйрәтәчәк, вәгазьләр сөйләячәк.
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылучы өенә әнидән туган сабый бала сыман кайтачак»
Олы сәфәргә кузгалыр алдыннан хаҗиларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да ирештерде. «Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылучы, талашмаса һәм начар сүзләр кулланмаса, сүгенмәсә, гөнаһлар кылмаса, әнидән туган сабый бала сыман өенә кайтачак, гөнаһларыгыз булмаячак», – ди. Димәк, сезнең тормышыгыз яңадан башланачак, дигән сүз, сезнең дәфтәрегез яңадан языла башлаячак. Саваплар кала, әлбәттә, гөнаһларыгыз юкка чыга», – дип, шаяртып та алды Камил хәзрәт.
Ул шулай ук һәр мәсьәләдә төркем җитәкчеләре белән киңәшләшергә чакырды. «3 фарыз, 23 ваҗиб һәм башка сөннәтләр дә бар, аларны үтәүдә сезгә җитәкчеләрегез ярдәмче булачак», – диде ул. Сүз уңаеннан, Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең 8 июньдә хаҗга китүен дә хәбәр итте.
Камил хәзрәт хаҗиларны хаҗ кылу вакытында игътибарлы булырга чакырды. «Юлда да китапларыгыз булса, укыгыз, өйрәнегез, чөнки кеше фазыйләтләрне белмәсә, фарыздан да баш тартырга мөмкин. 2012 елда, Илдус хәзрәт мөфти булганда, мин хаҗга фикхтан җаваплы буларак бардым. Һәм бер бик тырыш апа базарга да барып кайткан, тауларга да менгән, тегендә-монда да булган, әмма аның хаҗ кылырга көче калмаган иде инде. Җәмарәттән кайтканнан соң, тәваф кылырга кирәк. Ул – өч фарызның берсе. Әлеге апа: «Мин арыдым инде. Хәзер барып булмый», – ди. Мин: «Апа, хаҗыгыз кабул булмый бит», – дип әйтәм. «Юк инде, улым, хәзер, кайткач, син дә хаҗи, мин дә хаҗи булабыз», – ди ул. Мин тәвафның фарыз булуын һәм, аның үтәлмәве сәбәпле, хаҗның кабул булмавын аңлатырга тырыштым. Шуңа күрә мондый ялгышлыклар китмәсен. Әкияттәге кебек «Габдрахман да хаҗи, аның ишәге дә хаҗи» булмасын», – дип кисәтте ул.
Камил Сәмигуллин фикеренчә, Татарстан хаҗилары өчен иң авыры – ул гадәти булмаган температура, аеруча җәйге сезонда. «Кояш сугуыннан куркырга һәм кояшта азрак торырга кирәк. Медицина ярдәменә килгәндә, алар белән табиблар бара, ә йолаларны үтәүдә тәҗрибәле җитәкчеләр ярдәм итәчәк», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенең соравына.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар һәр төркемдә хаҗиларның сәламәтлеген сәфәр башланганнан алып тәмамланганчыга кадәр кайгыртып торачак. Гомумән алганда, 2024 елда, хаҗиларның сәламәтлеген кайгырту өчен, 20 табиб җәлеп ителгән. Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, йогышлы авыруларны дәвалаучы һәм башка табиблар да бар. Барлык хаҗилар да ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясаткан, дип хәбәр итте ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Инсаф хәзрәт Ибәтуллин: «Төркем җитәкчесе булганда, һәркем турында да уйларга тиешсең»
«Дин Ислам» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин 2014 елдан бирле хаҗга җитәкче буларак бара. Ул 49 кешегә күз-колак булып торырга, сорауларына җавап бирергә «алдагы еллардагы тәҗрибә ярдәм итә» ди.
«Хаҗи булып барганда, үзең турында гына уйлыйсың, ә төркем җитәкчесе булганда, һәркем турында да уйларга тиешсең. Дөрес эшләгәнме ул, әллә дөрес түгелме – һәркемне карарга кирәк. Ягъни хаҗ кылырга барып, дөрес эшләмичә туган илгә әйләнеп кайтырга да мөмкинбез, ә башка хаҗ кылу мөмкинлеге тумаска да мөмкин», – дип, ул җитәкчеләрнең өстенә төшкән җаваплылыкның зурлыгын билгеләде.
Хаҗга әзерлек ничек барды?
Булачак хаҗилар өчен онлайн һәм офлайн форматларда очрашулар һәм дәресләр үткәрелде. Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылуның фарыз, ваҗиб, сөннәт гамәлләре төшендерелде, киенү, туклану, көндәлек режим буенча киңәшләр, сорауларга җавап бирдек.
Хаҗга баручыларга карата нинди таләпләр?
Хаҗга бару алдыннан рухи яктан да, физик яктан да әзер булу кирәк. Шушы хаҗ гамәлләренә ихласлы, сабыр булып, нинди гамәл кылуыңны аңлап барырга кирәк. Шулай ук матди яктан әзер, ягъни хаҗга барып кайтырлык дәрәҗәдә хәстәрле булу тиеш. Болар бөтенесе дә мөһим, әгәр алар матур итеп, тулаем, җиренә җиткерелеп үтәлсә, хаҗ гамәлләре җиңел уза.
«Кәгъбәтулланы күргәч, күздән яшьләр ага башлый»
Түземсезлек белән очу вакытын һәм тормышларындагы иң мөһим һәм иң олы сәфәрләрен көтеп утыручылар белән аралашып та алдык. Кемдер үзенең беренче хаҗын кыла, кемдер дүртенче тапкыр оча инде, кемдер гомрәдән соң хаҗ кылырга ниятли. Һәркемнең бик кызык һәм үзенчәлекле тарихы бар. Аллаһы Тәгалә, мөмкинлеге булса да, бөтен кешегә дә әлеге изге җирләрдә булырга насыйп итми. «Сайлап алынган кешеләргә генә, Аллаһы Тәгаләнең кунагы булырга насыйп була», – диләр.
«Дин Ислам» мәчетендә белем алучы Асия апа Шәрифуллина алдагы елны гомрәгә барган була, шуннан соң хаҗга барырга да ниятли. «Аллаһы Тәгалә йөрәгемә салгандыр инде минем хаҗга бару теләге, ул мине изге җирләргә кунак итеп чакыргандыр, дип уйлыймын. Гомрәгә барганнан соң мин яңа кеше кебек кайттым. Анда чистарынган кебек булдым, йөрәкләр тынычланды. Ул җирләрдә үзеңне иң бәхетле кеше кебек хис итә башлыйсың», – диде ул.
Кукмарадан килүче Рәилә апа Нуриева хаҗны өченче ел рәттән кыла. 2022 елны беренче тапкыр үзе өчен кылган булса, 2023 һәм 2024 елларда әти-әнисе өчен кыла.
Мин беренче елны хаҗга үзем өчен бардым, икенче елны әнием өчен, ул беркайчан да хаҗга бармаган, ә быел әтием өчен барам. Мин гомерем буе әниемне карадым, ул миңа гел болай әйтә иде: «Кызым, бөтен теләкләрне теләп бетердем, мин сиңа хаҗ савапларын телим», – ди иде. Мин ышанмый идем, «әй, кая инде ул безгә хаҗлар» дип әйтә идем. Ул үзе бер дә «үләм» дип сөйләмәде, әмма «мине урнаштыргач, хаҗларга да барырсың әле» дигән иде. Ә нишләп ул «хаҗ» гына димәде, ә «хаҗлар» диде? Каян белгән ул?!
Беренче хаҗга әни вафат булганнан соң барырга уйладым. Вакыт бик чикле иде, хәтта хаҗ операторы белән килешү дә төземәгән идем, телефон аша гына сөйләштек. Ул елны мин Мәскәүдән очтым, Домодедово аэропортына килгәннән соң гына килешү төзедем. Казаннан үзем генә киттем, җәй көне барысы да ял итәргә китә, Мәскәүгә барырга билетлар калмаган иде. Вокзалга шылтыратып, миңа бер билет табып бирделәр. Аллаһы Тәгалә бөтен юлны ачты. Беренче бару аеруча хисле булды. Анда Ленинградтан (Санкт-Петербург – «Интертат»), Кырымнан баручылар да күп иде.
Андагы хисне әйтеп-аңлатып булмый. Кәгъбәтулланы күргәч, күздән яшьләр ага башлый, без китаплардан күргән Кәгъбә бәләкәй генә шакмаклардан тора, ә анда барсаң – шундый зур, биек.
Үзем өчен бардым, әни өчен бардым, шуннан соң бер көнне төш күрдем. Әни белән әти аерылышканнар, әти, имеш, икенче гаилә эзләп йөри. Мин гаепне үземдә генә күрдем, әнине беренче урынга куйганмын, ә әти аста калган. Шулай өченче тапкыр хаҗга барырга булдым, дөресен генә әйткәндә, быел барырмын, дип уйламаган да идем.
Кайбер кешеләр Мәккә җиренә барырга курка, ул «мин намаз укый белмим» ди. Ләкин моннан куркырга кирәк түгел. Алдагы елларны безнең белән бер тапкыр да намазга басмаган кешеләр барды, ләкин 2 көндә намаз укырга өйрәнделәр. Анда ниндидер көч, хикмәт бар.
Иң авыры – эссегә чыдау. Беренче барганда авыррак инде, икенче барганда җиңелрәк була, – дип сөйләде үзенең тарихын Рәисә апа.
«Чит ил паспорты да, җыйган акчам да юк, хаҗ турында уйлаган кеше дә түгел идем мин»
Әмма бу төркемдә хаҗга барыннан да күбрәк Апас районы Каратун авылыннан Фәһим абый Галиев барган иде, бугай. Ул үзенең дүртенче хаҗын кылырга җыена. «Хатынымның әтисе өчен кылам», – ди ул.
Хаҗга беренче баруым хикмәт булды. Безнең бер авылдашыбыз бик еш Казанга йөри иде. Һәр баруында мәчеттән реклама газеталары алып кайта һәм, үзе укыганнан соң, аларны миңа да бирә иде. Шулай минем кулыма «50 процентлы ташлама белән хаҗ» дигән реклама урнаштырылган газета килеп керде. Дөньяда ялган чәчәк атканда, акча белән ялган гөрләп халык арасында таралган вакытта, кем 50 процент ташлама буенча хаҗ тәкъдим итә?! Мин аптырашта калдым. Ләкин реклама астында куелган номерга шылтыратып карарга булдым. «Бу – дөрес әйберме? 50 процентын минем өчен кем түли?» – дидем. Миңа барысын да аңлатып, исбатлаганнан соң, мин хаҗга бару теләге белән янып киттем. Минем чит ил паспорты да, җыйган акчам да юк, хаҗ турында уйлаган кеше дә түгел идем мин. Ләкин бу сөйләшү мине шул кадәр кабызып җибәрде, 8 ай эчендә өйдә булган барлык акчаларны җыеп, ташлама буенча, 2011 елда хаҗи булдым.
Кабат хаҗга 2013 елда хатыным белән бардым. Ул баруда хаҗны әни өчен кылдым, ә хатыныма ихрам буларак бардым. Өченче бару 2019 елга туры килде һәм быел дүртенче тапкыр үзем генә барам, – дип бәян итте үзенең тарихын Фәһим абый.
Бәяләр арта
Быел Россия мөселманнарына хаҗ кылу өчен Согуд Гарәбстаны, алдагы елдагы кебек, 25 мең урын биргән, шуларның 1,8 меңе Татарстанга бирелде.
«ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы Татарстаннан хаҗ кылучылар өчен, кунакханә дәрәҗәсенә һәм әл-Харам мәчетеннән ераклыгына бәйле, ашату (2 тапкыр яки швед өстәле), транспортка, корбан чалу һәм башка хезмәтләр булуга бәйле рәвештә 4500 доллардан алып 11600 долларга кадәр 4 программа эшләгән.
«Эконом комби» – 4500 доллар (405861 сум)
«Очкычлы» – 5000 доллар (450957 сум)
«Комфорт» – 5800 доллар (523110 сум)
«Люкс» – 11600 доллар (1046221 сум)
Искә төшереп узабыз, 2024 елдан хаҗ кылуга бары тик 10 ел гамәлдә булган яңа үрнәктәге биометрик загранпаспортлар ияләре генә кертеләчәк. Шулай ук Согуд Гарәбстаны барлык хаҗиларның да илгә бары тик хаҗ-визалар буенча гына керүен контрольдә тотачак. Туристлык визалары буенча керүче һәм хаҗ йолаларын кылучы сәяхәтчеләргә штраф чаралары кулланылачак.