Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Каеннар арасында” хиты белән халыкка танылган Рәсим Низамов Татарстанның халык артисты булды

Бүген аңа бу мактаулы исем Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында бирелде.

news_top_970_100
“Каеннар арасында” хиты белән халыкка танылган Рәсим Низамов Татарстанның халык артисты булды

Әле яңа гына табадан төшкән яңа исемле җырчы белән аралашып алырга да өлгердек.

– Татарстанның халык артисты исемен алу зур дәрәҗә дип саныйм. Бу алга таба эшләргә, үзебезнең милләткә хезмәт итәргә зур стимул булып тора, - ди ул.

Рәсим Низамов халык яратып кабул иткән һәм үзе яратып башкарган җырларын да хәтерендә яңартты.

– Мин “Каеннар арасында” җыры белән танылдым, гәрчә аңа төрлечә бәя бирсәләр дә. Җырның ертыгы юк дип әйтәләр бит. “Бер авыл баласы”, “Болытлар агар инде”, “Гомер”, “Шулай шул” җырларын бүгенгесе көндә дә халык яңадан кайтып шуларны сорый икән, димәк, алар халык күңеленә кереп калган. Эстрада бит ул шундый әйбер. Бүген җырлануга, иртәгә онытылырга да мөмкин. Кеше кабатлап шушы җырны исенә төшерә икән, димәк, халык арасында популярлык казанган дип санарга була, - ди җырчы.

– Тәнкыйтьне ничек кабул итәсез?

Тәнкыйть кәнфит түгел? диләр безнең халыкта. Ләкин ул булырга тиеш. Ансыз булмый.

– Бүген татар эстрадасына карата фикерләрегез. Кимчелекләре, төзәтәсе җитешсезлекләре бармы?

Төзәтәсе әйбер дип сөйләп, эченә кереп китсәк, ул күп төрле. Бу минем сүз генә түгел, төзәтергә кирәк дигән фикерләр күптән йөри. Хөкүмәт дәрәҗәсенә дә күтәрелгән мәсьәлә бу. Шулай да, бер урында гына тора дип әйтеп булмый, кемнәрдер алга омтыла. Яшьләр арасында сәхнәгә омтылыш, эзләнү бар икән, димәк, моны аңлау бар. Шушы эшнең авырлыгын тоеп, шуңа җигелеп эшләргә алынган җырчылар бар.

– Җырларны үзгәртеп башкаручыларга сез нинди карашта?

Автор җырын үзгәртүне зур гөнаһка саныйм. Аның калыбын үзгәртү, әйтик. Ул бит нотада язылган, шушы калыптан чыга икән, дөрес әйбер була алмый. Бу авторның хокукларын бозу. Ул оригиналда булырга тиеш. Халык җырларын күпмедер үзгәртү бар, ләкин халык күңеленә сеңгән, колагын ишетелгән җырларны алай итеп үзгәртүне дөрес гамәл дип санамыйм. Аны мелизмнар белән бизәү анысы икенче мәсьәлә.

– Татар альтернатива музыкасына карата мөнәсәбәтегезне беләсе килә. Заманча юнәлешләрдә җырлаучыларны тыңлыйсызмы?

– Алар да кирәктер, гел бертөрле генә җырлап булмый. Заманага яраклашып эзләнү булырга тиеш. Аның үз аудиториясе. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100