Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кадрлар кытлыгын хәл итәр өчен, Россиягә Африкадан эшчеләр кертергә җыеналар, ахры

news_top_970_100
Кадрлар кытлыгын хәл итәр өчен, Россиягә Африкадан эшчеләр кертергә җыеналар, ахры
Фото: citizen.digital, nairobiwire.com басмаларыннан скриншот

Көнбатыш Африкадагы Кения дигән илдән Россиягә 10 мең кара тәнле эшче кертергә җыеналар. Бу хакта Кениянең Дәүләт палатасы рәсми вәкиле Хөсәен Мөхәммәд белдергән. Кениянең citizen.digital газетасы шулай дип язып чыкты.

Түрә әйтүенчә, 9 гыйнварда, эшчеләр җибәрү буенча, 4 ил белән килешү төзелгән. 310 мең кенияле чит илгә эшкә китәчәк, шуларның 10 меңе – Россиягә. Германиягә аннан 250 мең кеше китә, Израильгә – 30 мең, 20 мең – Сербиягә. 2500 шәфкать туташы Согуд Гарәбстанында инде эшли дә икән. Согуд Гарәбстанында аларның хезмәт хакы 53 – 84 мең тирәсе.

Кения үзен инвестицион юнәлештәге ил дип күрсәтергә тели, дип язган түрә. «Безнең максат – һәр атна саен чит илгә 3000-5000 кеше җибәрү һәм шул рәвешчә илебезне баету», – дигән ул.

Сүз уңаеннан, декабрь аенда Россия Фәннәр академиясе илдә 4,8 миллион эшче җитмәвен белдергән иде. Кениядән килгән кешеләрнең кайсы өлкәдә һәм кайда эшләячәкләре әлегә билгесез. Бу хакта Россия түрәләре әле берни дә әйтмәде – бу мәгълүматны кире дә какмадылар, расламадылар да.

Август аенда «Московский комсомолец» Африкадан эшчеләр кертелә башлаячагын язып чыккан иде. Мәскәү хөкүмәтендәге милләтләр эшләре буенча советның миграция мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Юрий Московский: «Урта Азия илләрендә эш урыннары җитми, бездә эшчеләргә бик зур дефицит», – дип белдерде. Аның фикеренчә, мигрантлар саны азаер, дигән бернинди фараз да юк.

«Эшче куллар җитмәү күләме зур. Мәсәлән, Алабугада 80 мең кеше кирәк, алар эшчеләрне Африка, Пакыстаннан кертергә мәҗбүр, хатын-кызларны да, ирләрне дә. Россия кешеләре инде урнашкан, барысы да эшли, яки булган эшне икенчесенә алыштырырга әзер түгел. Бөтен җирдә «эшчеләр кирәк...» дигән белдерүләр, бөтен җирдә вахта ысулы белән эшләргә тәкъдим итәләр», – дип сөйләгән булган Юрий Московский.

Россиягә Африкадан эшче куллар җибәрергә җыенулары турында Кениядә 2012 елдан бирле чыга торган nairobiwire.com бәйсез басмасы да яза.

Искәртеп үтәбез, август аенда Тверь өлкәсенең Бологовский районында Поречье авылы янында Африка кешеләре авылына нигез ташы салуларын хәбәр иткән идек.

Россиягә эшчеләр җибәрү хакында белдергән түрә

Фото: © Кения басмасындагы яңалыктан скриншот. Инглиз теленнән Яндекс тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100