Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кадим Әлмәт» этно-коллективының яңа альбомы: «Күлмәкле Робин Гуд» Гаярь Җәнәй кем ул?

23 май көнне «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең киноконцерт залында «Кадим Әлмәт» этно-коллективы яңа «Гаярь Җәнәй» альбомын тәкъдим итте. Әлеге альбом төрле еллар аралыгында экспедицияләрдә яздырылган җырларны үз эченә алган. Башка төрле татар җырлары, этноүзенчәлек һәм тарихи вакыйгалар чагылган концерт турында «Интертат» репортажы.

news_top_970_100
«Кадим Әлмәт» этно-коллективының яңа альбомы: «Күлмәкле Робин Гуд» Гаярь Җәнәй кем ул?
Фото: «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте

«Кадим Әлмәт» этно-коллективы 2021 елда Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» хәйрия фонды инициативасы буенча, төбәкнең борынгы музыкаль мәдәниятен торгызу һәм популярлаштыру максатыннан булдырылган. Бүген коллективта 30 кеше. Концертта алар төркемнең икенче иҗат җимеше – «Гаярь Җәнәй» альбомын тәкъдим итте. Альбом 15 җырдан гыйбарәт, аны яздыруда 45 аутентик төрки инструментлар кулланганнар, алар арасында – думбра, дәф, курай, кубыз, саз, ятаган һәм башка уен кораллары. Җырларны яздыруда алар, төп максат итеп, шул вакытта Идел буе халыкларына хас булган музыкаль форманы, шигъри иҗекне һәм ритмнарны саклауны алганнар. Бу юнәлештә коллективның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Эрдни Чавлинов зур эш алып бара.

Фото: «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте

«Гаярь Җәнәй» альбомы 15 җырдан тора, алар барысы да уртак сюжет белән берләштерелгән. Сюжет сызыгы бик үзенчәлекле, ул – якынча XVIII гасырда Әлмәт районы Илтән-Бота авылында яшәгән, чын мәгънәсендә халык каһарманы булган батыр Җәнәй турында:

«Гаярь Җәнәй, яки Батыр Җәнәй, XVIII гасырда Әлмәт районы Илтән-Бота авылында яшәгән каһарман хатын-кыз, Әлмәтлеләр аны, елмаеп, күлмәк кигән Робин Гуд, дип атый. Ирен – сугышка, ә авылдагы аякта булган ир-атларны лашманчылык хезмәтенә алып бетергәч, хатын-кыз юлбасарлар бандасын җитәкләргә карар кыла. Алар авылдашлары белән Оренбург трактыннан узучы сәүдәгәрләрне талый башлыйлар. Талау түгел, юлдан узган өчен салым сорау, ә инде ирекле рәвештә түләмәсәләр, көч куллану. Җәнәй авылдашлары өчен бик күп игелекле гамәлләр кылган хатын-кыз булып тарихка кереп кала. Риваять буенча аның 7 улы булган, алар, шулай ук, барысы да юлбасарлык юлында булган. Сатучыларны талаудан кергән акча авылның уңышлы тормышларын тәэмин итү өчен зур ярдәм булган. Картайган көннәренең берсендә Җәнәй төш күргән, әлеге төшне ул, тәүбәгә килергә кирәк, дигән билге итеп кабул итә. Шуннан соң улларыннан гыйбәдәтханә төзетә һәм соңгы көннәрен, гыйбадәт кылып, шунда уздыра».

Әлеге тарихи урыннар Итлтән-Бота авылында бүгенге көндә дә сакланып калган, авылдашлары аны, якын итеп, «Җәнәй карчык» дип йөртә. Гаярь Җәнәй турында халыкта бик күпләп төрле легендалар һәм җыр-бәетләр иҗат ителгән. Шунысы кызык, Илтән-Бота авылында бүгенге көндә дә кыю Җәнәй нәселенең вәкилләре яши. Алай гына да түгел, аның исеме белән аерым бер фамилия – Янайкиннар барлыкка килгән. Бу – уникаль күренеш дип әйтсәк тә була, чөнки фамилияләр, гадәттә, ир-ат исемнәре үрнәгендә үстерелә. Премьерага Янайкиннар нәселенең күренекле вәкиле, гаярь Җәнәйнең 5нче буын оныгы Валентина Горбунова (кыз фамилиясе Янайкина) чакырылган иде. Ул ерак әбисе турында риваятьләрне һәрдаим ишетеп үскәнен сөйләде:

– Мин әбием янында үстем. Әбием сукыр иде, без кечкенә чакта ул һәрвакыт Җәнәй карчык – безнең авылда аны шулай дип йөртәләр – турында кызыклы вакыйгалар сөйләргә ярата иде. Соңрак, мин библиотекада эшли башлагач, әби сөйләгән әкиятләр китабын табу теләге туды, эзләп карадым, ләкин таба алмадым. Шуннан соң гына әбием үзе хәтерләгән, авылда телдән-телгә күчкән хикәятләрне сөйләгәнен аңладым. Миңа кечкенә чакта: «Син бигрәк үткен, Җәнәй карчык кебек булырсың», – дияләр иде. Чыннан да, мин, ерак әбием кебек, бүген Әлмәт районы Аппак авылы җирлеге башлыгы булып эшлим.

Фото: «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте

«Иң мөһиме – җырны йөрәк аша үткәрү»

Коллективның тагын бер үзенчәлеге – монда профессиональ белемле җырчылар юк диярлек. Күбесе музыкага бөтенләй катнашы булмаган өлкәләрдә эшли. Ләкин иң мөһиме – ноталар түгел, ә җырның мәгънәсен аңлау, аны йөрәк аша үткәрү, ди «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган проектлар җитәкчесе Павел Корчагин:

– Төркемебезнең төп үзенчәлеге – бездә махсус музыкаль белемле җырчылар юк диярлек, башлыча һәвәскәр җырчылар. Төп вокалистыбыз кирпеч заводында эшли, икенчесе – чиркәүдә җырлаучы рус егете. Татар теленә дә безгә килгәч кенә өйрәнде. Авазларны дөрес әйтергә, аһәңгә без өйрәттек. Бер егетебез пиццериядә пицца ясаучы булып эшли, ләкин безне барыбызны да музыка берләштерә.

Җырчылар профессионаллар булса җиңелрәк түгелме?

– Беләсезме, төркемнең беренче составын җыйганда, мин тәҗрибәсе булган, белемле музыкантларны җыярга тырышкан идем. Ләкин без аларны этник музыканы дөрес уйнарга өйрәтә алмадык, барып чыкмады. Хәзер без балалар белән дә эшлибез. Аларга барысы да җиңелрәк бирелә, алар уен коралларын да тизрәк отып ала. Монда төрле сәбәпләр бар – еллар буе академик уенга өйрәнгән кешене киредән уйнарга өйрәтү җиңел түгел.

Тамашада төп героиня – Гаярь Җәнәйне уйнаучы Зөлфия Гаврилованың да махсус музыкаль белеме юк, бүгенге көндә ул «Төрки халыкларның музыка уен кораллары күргәзмәсе»ндә гид-экскурсовод булып эшли. Ул әлеге кызыклы тарих белән чын күңеленнән соклануын сөйләде:

– Җәнәй – минем өчен мисал, зур үрнәк. Ул – гомере буе үзенең халкы өчен янып яшәгән кеше. Үзенең авылын яңа дәрәҗәгә күтәргән, бернәрсәдән дә куркмаган батыр хатын-кыз. Андый хәлләр дә булган, без әлеге тарихыбызны белсәк иде. Киләчәктә шулай ук матур программалар эшләвебезне дәвам итәрбез дип ышанам.

Фото:«Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте

«Татарлар бездә гармуннан башка да бик күп төрле уен кораллары булуны кабул итмиләр»

Альбомда яңгыраган җырлар озак еллар Татарстанның төрле авыллары буенча бөртекләп җыелган. Аларны яңгырашлы итеп халыкка чыгару җиңел эш түгел, әлеге проектны үстерү һәм популярлаштыруда ярдәм күрсәткән өчен, Әлмәтлеләр «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Мәгановка рәхмәтле. Павел Корчагин әлеге альбомның 100 ел элек әзерләнә башлавын сөйләде, кайбер композицияләр XX гасыр башында ук күренекле татар композиторы Солтан Габәши тарафыннан теркәлгән:

– Татарлар бездә гармуннан башка да бик күп төрле уен кораллары булуны кабул итмиләр. Күбесе татар моңын гармун белән генә чагыштыра. Әлбәттә, гармун, баян – татарларның традицион уен кораллары. Ләкин алар бездә бары тик 100 еллар элек кенә барлыкка килгән. Ә менә думбра, дәф кебек кораллар безнең сәнгатькә меңләгән еллар элек килеп кергән. Гармун – бик үзенчәлекле уен коралы, нәкъ менә ул 10-15 ел эчендә аңа кадәр булган татар музыкасын күләгәдә калдырды.

Күләгәдә калган музыканы ничек эзләдегез?

– Бары тик этнографик экспедицияләрдә, төрле авылларда. Халык җырлары шәһәргә, профессионаллар кулына килеп эләккәч, зур үзгәрешләр кичерә. Аны аранжировкага салалар, матурайталар, үзгәртәләр. Бу – безнең турында түгел, без бары тик «чиста» материал белән эшлибез. Әйе, баштан ул җырлар бик матур яңгырашта булмый, «кыеграк» яңгырый. Көз көне генә Әлмәт районы буенча экспедициядә булдык, авылларда төрле әбиләрнең җырлавын яздырдык. Алар нотага эләгү турында кайгырмый, ләкин нинди матур яңгыраш, монда әле борынгыдан килгән татар музыкасының үзенчәлеге – пентатониканы ишетергә була.

Җырларны яздыру эшләре кайчан башланды, гомумән бу – озак процессмы?

- Эш 1910 елдан башланган, дип әйтсәк тә, ялгыш булмас. Бүген яңгыраган җырларның берничәсен 1910 елдагы экспедиция барышында күренекле татар композиторы Солтан Габәши яздырган. Шулай ук, аның тарафыннан 1931 елдагы экспедициядә яздырылган бәетләр да сакланган. Аннары 1960-1970 елларда яздырылган танылган музыка белгече Геннадий Макаров язмаларын кулландык. Ә җырларны студиядә яздыруга килсәк, бу – бик авыр һәм озак процесс, һәрбер коралның ниндидер үзенчәлеге бар, аны дөрес рәвештә яңгыратыр өчен, җитәрлек дәрәҗәдә белем һәм түземлелек кирәк.

Фото: «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте

– Кызганыч, әлеге юнәлеш бездә бүген бик үк популяр түгел. Безнең җырлар Татарстанда бер генә радиостанциядә дә яңгырамый. Бу – бик үзенчәлекле музыка, күпләр аны татарныкы дип тә санамый. Ләкин татарларда эстрада гына түгел, башка төрле музыка да бар.

– Җырларыгызны радиоларга җибәреп караганыгыз булдымы?

– Беренче альбомны, әйе, җибәргән идем. Никтер, бөтен радиостанцияләр дә алыр, дип уйлап җибәрдем – берсе дә алмады. Параллель рәвештә чит илләр белән дә эшләдек – Испания, Алмания, Төркиядә җырларыбыз бик җылы кабул ителде. Миндә җырлар кайсы илдә, радиода ничә тапкыр яңгыратылган дигән хисап та бар. Ниндидер парадоксаль хәл инде бу, кызык.

Бүген сезнең карамакта «Төрки халык музыка кораллары күргәзмәсе» дә эшләп килә.

– Әйе, бу – бер мәйданчыкта җыелган һәм дөнья рекорды санын тәшкил иткән иң күп төрки инструментлар җыелмасы. Экспонатларның гомуми саны 700 берәмлектән артык, күргәзмә 2019 елда ачылды, биредә 6 гид эшли, шуларның 5се коллективта төрле уен коралларында уйный, аларның музыкаль белеме юк.

Хәзер без үзебез дә уен кораллары ясый башладык, бүгенге концертта яңгыраган коралларның күбесе үзебездә ясалган. Думбра, кыл кубыз. Элек аларны башка илләрдән сатып ала идек. Хәзер без шулай ук яңгыраган, ләкин 10 тапкыр арзанрак кораллар эшләргә өйрәндек. Монда тагын бер проблема бар – Татарстанда мондый уен коралларын җитештерүчеләр юк. Кемнәрдер эшли бүләк формасында, ләкин алар яңгырамый. 800 меңгә бер кыл кубыз, бу – музыка турында да, борынгылыкны торгызу турында да түгел.

Сезнеңчә, әлеге юнәлешнең киләчәге бармы?

– «Кадим Әлмәт» дәрәҗәсендә алсак – әйе, без һәрвакыт үсештә булырга тырышабыз. Менә безнең шундый-шундый әйберләребез бар, без генә уйный беләбез, дип, алга барып булмый, эзләнергә, табарга кирәк. Без әле балалар белән дә эшлибез. Әгәр дә балаларга мөмкин кадәр күбрәк тапшырсак, методология булдырсак – киләчәк бар. Балалар өчен кораллар эшлибез, остаханәләр үткәрәбез, бу – бер көнлек түгел, ә систематик рәвештә алып барылган хезмәт.

Бүген яңыраган альбомның да төп максаты – этник юнәлешне популярлаштыру, татарларда төрле музыка барлыгын сөйләү.

Фото: © Фото: «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100