Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кадерен белмәгәнбез...

Почта ящигыма көн саен диярлек кирәкмәгән гәҗитләр салалар. Гадәттә җыям да күршегә бирәм. Ул аларны бакчада мунча миче төргезергә куллана. Ә бер көнне онытылып, үзем белән алганмын. Барасы юл да ерак, шуңа автобуста гәҗитне караштыра башладым.

news_top_970_100

«Куплю конденсаторы серии КМ5V дорого!» — дигән игъланга тукталдым.

Тиз генә уйларым белән сәвит чорына кайттым. Кайчандыр ул конденсаторлар цехта ящикларда аунап яттылар. Бәйрәм алдыннан аларны чүплеккә ташлыйлар иде. Ә хәзер бер шырпы кабындагысы 3 мең сум бәяләнә икән!

Релеләр, микросхемалар, контактлар… алары да бер вагон аунап ята иде завод цехында — беркем дә кызыксынмады, үзләштермәде, урламады. Менә бит кадере буласын белмичә яшәгәнбез! Күзем яңа игъланга төште: «Куплю статуэтку Зои Космодемьянской, сделанной до 1982 года» — дип язылган.

Тагын хәтер сандыгымны актарырга тотындым. Нәкъ шул елны игъланда язылган статуэтканы якын туганыма бүләк иткәнем искә төште. Соңрак шалтыратып, бәясен дә белдем. Ул статуэтканы заводта кыйммәтле калдык металдан койганнар икән. 1982 елдан соң, очсыз металдан коя башлаганнар. Бу кечкенә һәйкәл сату өчен шәһәребезгә нибары 4 кенә данә кайткан булган.

Көзен туганыма баргач, кәбестә тозлаганда бүләкне йөк итеп кулланганнарын күреп, гел йөрәгем әрни иде. Чыннан да 35 сантиметр тирәсе булган статуэтка бик авыр икәненә игътибар иткәнем булды. Энекәшемә шалтыратып, бүләк турында сүзне ерактан башладым, ә ул, әлбәттә сорауның асылын тиз аңлады. Баксан, стататуэтканы берничэ ел элек, тәрәзәне ватып, урлап качканнар! (алар беренче катта яшиләр). Димәк, аның затлы металдан эшләнгәнлеген һәм кыйммәт бәядә йөргәнен инде күптән белгәннәр. Хәзер үзебез очрашкач саен уфтанып искә алабыз

Һәр нәрсәнең үзенә күрә бәясе бар. Хәтерләсәң, әби, әниләрнең чәчләренә асып йөргән тәңкәләре бар иде. Алар да бит шулай ук кыйммәтле көмештән эшләнгән булган. Шуны шәйләп алып чегәннәр, люлилар 90 нчы елларда бөтен авылларны йөреп чыгып, шул көмешләрне ыштан-майкаларга алыштырып, чистарттылар авыл апа-әбиләрен. Ә авыл мокытлары үзләренең кыйммәтле металл тагып йөргәннәрен дә белмиләр. Чүпрәккә алыштырып, авыз ачып калдылар. Менә шулай дөнья өйрәтә икән ул яшәргә, дустым…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100