news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кадер кичәсе һәм Гает көненең фазыйләте

news_top
Кадер кичәсе һәм Гает көненең фазыйләте
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кадер кичәсе һәм Гает көненең фазыйләте турында «Татарча хәдисләр» телеграм-каналында язалар.

«Кадер кичәсе җиткәч, җир йөзенә Җәбраил галәйһи-с-сәләм бер төркем фәрештәләр белән иңәр, һәм алар баскан килеш һәм утырып Аллаһы Тәгаләне зекер иткән һәр мөселманга дога кылырлар, ә ураза гаете килеп җиткәч, Аллаһы Тәгалә фәрештәләрдән: «Эшчегә эшен тәмамлагач нәрсә бирелергә тиеш?» – дип сорар.

Алар җавап итеп: «Аңа хезмәте өчен тулысынча хакын бирү тиешле», – диярләр.

Шунда Аллаһы Тәгалә әйтер: «Фәрештәләрем, минем колларым мин фарыз иткән гамәлләрен башкардылар, соңыннан миңа дога кылдылар, гыйззәтем, өстенлегем, юмартлыгым, югары дәрәҗәм белән ант итәмен, мин аларга әлбәттә җавап бирәчәкмен!»

Һәм аларга әйтер: «Урыннарыгызга кире кайтыгыз, тәхкыйк, Мин сезне гафу иттем, гөнаһларыгызны савапларга алыштырдым!» Бәйхакый, «Шүгабуль Иман», 3717.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар