Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә көчле җир тетрәү: «Бар нәрсә дә ауды, бөтен баскычлар кителеп төште»

Бүген көндез Төркиянең Истанбул, Измир, Искешәһәр һәм Бандырма шәһәрләрендә җир тетрәгән. Ул грек утрауларына кадәр барып җиткән, белгечләр аны 6,9 дәрәҗәдәге җир тетрәү булган, дип бәяләгән. Җир тетрәгән урында төшерелгән видеоны «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова җибәрде.

news_top_970_100
Төркиядә көчле җир тетрәү: «Бар нәрсә дә ауды, бөтен баскычлар кителеп төште»
Видеодан скриншот

«Мин Измирда дүрт елга якын яшим, җирле кешеләр сүзләренә караганда, биредә иң көчле җир тетрәү булган. Магнитуда 6,6 дәрәҗәне тәшкил итсә дә, аңлавымча, монда күрсәткечләр 7,1 дәрәҗәгә кадәр менгән. Җир вакыт-вакыт түгел, ә озак тетрәп торды, ялгышмасам, 25 секунд дәвам итте ул. Мин икенче каттан тизрәк урамга йөгереп чыктым, бездә бар нәрсә дә ауды, бөтен баскычлар кителеп төште.

Үзәктәге барлык биналар да шактый иске корылмалардан тора, бөтен биналар да селкенде. Без, әлбәттә, урамда йөгердек, кычкыруларга түзә торган түгел иде, чөнки барлык хатын-кызлар да йөгереп чыкты, балалар елый, халык курка, тузан күтәрелде.

Икенче дулкыннан куркабыз, чөнки беренче тапкыр җир тетрәгәннән соң, гадәттә, икенчесе дә була. Җир кабат тетрәп алды, әмма ул кадәр зыянлы булмады. Барыбыз да төн чыгарга курка, тагын җир тетрәве була калса, аның ни дәрәҗәдә буласын беркем дә белми», — дигән Измирда яшәүче Ирина ханым.

«Без әле бераз шок хәлендә», — дип сөйләгән Измирда торучы Алина ханым. — Измирда төрле районнар — яңа һәм иске төзелгән биналар бар. Мин яшәгән районда йортлар җир тетрәүгә каршы тора алган махсус проект буенча төзелгән, шуңа күрә җир тетрәгәнен сизмәдем дә диярлек. Әмма мин торган җирдән ерак булмаган күрше районнардан видеолар төшереп җибәрделәр, 20гә якын бинаның җимерелгәнен әйттеләр. Измирда бервакыт бик көчле җир тетрәү булган һәм ул кабатланырга тиеш дип уйлыйлар. Җир тетрәү 100 ел саен кабатлана. Бездә элек җир тетрәүләр булды, әмма шул дәрәҗәдә көчле түгел иде», — диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова сүзләренчә, хәзерге вакытта Измирда булган җир тетрәвеннән өйләренә зыян килгән кешеләр өчен ярдәм оештырылган. «Гүрлейен отеле кешеләргә ярдәм кулы суза башлады, ягъни отельләрендә калырга була», — дип сөйләде ул хәбәрчегә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100