Кытайда коронавируска каршы көрәш: табибларның хәтта чәчләрен дә кисәләр

Хастаханәдә эшләүче табибларга карата бик кырыс таләпләр кертелгән.

Чжэнчжоу шәһәрендәге Россия студентлары берләшмәсе рәисе, Татарстан егете Роман Лобанов Кытайда коронавирус чыгу сәбәпле, нинди үзгәрешләр кертелгәнен “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Коронавирус сәбәпле, вирус таралган Хубэй провинциясе белән күрше Хэнань провинциясендә дә югары уку йортлары яңа уку семестры башлауны билгесез вакытка кичектергәннәр.

Роман әйтүенчә, эшчән Кытай халкы авырса да табибларга күренмәскә, өендә дәваланырга тырыша. Шуңа күрә хастаханәләрдә урыннар җитми һәм табиблар җитми. Авыруларга урын җитмәү сәбәпле Ухань шәһәрендә ике махсус больница төзелеше башланган, аларны инде февраль башында кулланышка кертәчәкләр. Коронавирус табылган барлык авырулар шул хастаханәләргә генә җибәреләчәк.

Хастаханәләр өчен кирәкле җиһазлар инде кайтарылган һәм складларда сакланалар.

Хастаханәдә эшләүче табибларга карата кырыс таләпләр кертелгән: смена вакытында аларга эш урынын калдырырга катгый тоела, хатын-кыз хезмәткәрләр микроблар таралу мөмкинлеген киметү өчен чәчләрен пеләшкә алдырганнар, дип белдерде Роман.

Хастаханәдәге табибларга өйләренә кайту, артык тапкыр урамга чыгу гына түгел, хәтта бәдрәфкә чыгу да тыела, алар памперслар куллана. Хәлдән тайган табиблар өйләренә кайтмыйча хастаханә почмагында йокларга калалар дигән мәгълүмат белән бүлеште Роман.

Илдә бәлане намуссыз сатучылар үз файдасына кулланырга тырышкан. “Бер-ике көн битлекләргә кытлык булды һәм сатучылар аларның бәяләрен арттырдылар, әмма дәүләт моны кулына алды, штрафлар бирелә башлады. Яллар булуга карамастан, битлек ясаучы завод хезмәткәрләрен эшкә чыгардылар. Хәзерге вакытта маскалар сатуда җитәрлек дәрәҗәдә”, - дип хәбәр итте Роман “Татар-информ” хезмәткәренә.

Бүгенге көнгә авырудан 106 кеше үлгән, 4,5мең расланган авыру һәм 7 мең кеше табиблар карамагы астында. “Кытайда Яңа ел булу сәбәтле шәһәрләрдә кешеләр аз, чөнки алар елда туганнарына авылларга китәләр”, - дип хәбәр итте Роман.