Ркаил Зәйдулла: Татарстан җитәкчесе - Президент дигән сүзләр акка кара белән язылган | intertat.tatar

Ркаил Зәйдулла: Татарстан җитәкчесе - Президент дигән сүзләр акка кара белән язылган

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика Президенты атамасын үзгәртүгә бертавыштан каршы чыкты. «РФ субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары» федераль закон проектын парламентарийлар хупламады.

Закон проекты авторлары — Федерация Советының конституция кануннары комитеты башлыгы Андрей Клишас һәм Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников. Алар РФ субъектларында дәүләт хакимияте органнарының югары вазифаи заты вазифасы атамасын, шулай ук, РФ субъектларының закон чыгару һәм вәкиллекле органнары һәм югары вазифаи зат вәкаләтләренең срокларын һәркайда бертөрле генә билгеләргә тәкъдим итә. Депутатлар фикеренчә, закон проекты гамәлгә ашырыла калса, бу төбәкләрне федераль закон чыгару процессыннан читләштерүгә тиң булачак.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла да республика парламенты бу мәсьәләдә катгый каршы чыгарга тиешлеген ассызыклады.

Ул закон проекты PDF форматы белән 174 бит, 65 маддәдән торуын искәртте. «Аны өйрәнеп чыгу, тозакларны аныклау өчен дә шактый вакыт таләп ителә, һәм профессионаллар кирәк. Крашенников язуларына караганда, тәкъдимнәр 31 октябрьгә кадәр кабул ителә, 2 ноябрьдән соң беренче укылыш башлана. Шик юк, аны кабул итәчәкләр», — дип борчылуын белдерде.

— Дәүләтнең федератив нигезләренә яный торган үзгәрешләр безне, әлбәттә, борчуга сала. Дөресен әйткәндә, соңгы елларда илебезнең исеме болай да җисеменә туры килеп бетми башлады. Ә бу үзгәрешләрне кертүчеләр инде аның соңгы символларына кизәнә. Мин иң беренче нәүбәттә регион җитәкчеләренең фәкать «глава» дип аталырга тиешлеге турындагы үзгәрешне күздә тотам. Монда, әлбәттә, бары тик Татарстан турында сүз бара. Башка регион җитәкчеләре инде күптән «глава». Анысы аларның үз эше. Ләкин без үзебезне һаман да Россия Федерациясе эчендәге милли республика дип саныйбыз! Күптән түгел Татарстан автономияле республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм иттек. Һәм Татарстан Конституциясенең 89 маддәсендә Татарстан республикасы җитәкчесе Президент дип атала дигән сүзләр акка кара белән язылган. Ярар, федераль чиновниклар безнең Конституцияне санга сукмасын да ди. Сәяси культуралары шундый димәк. Ләкин алар Россия Федерациясенең 77 маддәсен санга сугарга тиеш иде. Аның исә беренче өлешендә шулай ук акка кара белән «система органов государственной власти республик устанавливается ею самостоятельно» дип язылган.

Бу мәсьәлә беренче тапкыр гына күтәрелми. Һәм аңа Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның да мөнәсәбәтен яхшы беләбез. 2015 елда бер пресс-конференциядә ул болай дигән иде: «Это действительно дело самого Татарстана, я не думаю, что это так чувствительно, что это заденет какие-то национальные чувства. Мы с уважением отнесемся к любому выбору народа Татарстана. Поэтому вы сами там решайте, ладно?»

Күптән түгел әлеге сүзләрне Президентның пресс-секретаре Песков та раслады: «В Кремле считают, что должность президента в России должна быть одна. Но вместе с тем существует специфика некоторых регионов, в том числе упомянутого [то бишьТатарстана]. Президент с пониманием относится к такой специфике».

Без аның беренче җөмләсе белән дә килешәбез. Әлбәттә, Россия президенты вазифасы берәү генә! Һәм ул вазифаны В. В. Путин үти. Татарстан президенты яисә Фәннәр академиясе президенты вазифалары белән аны һич тә бутап булмый.

Ләкин әлеге закон проектында дәүләтнең федератив принципларын инкарь иткән башка маддәләр дә бар. Мәсәлән, 4 маддәнең 3 бүлегенә игътибар итегез: «Федеральные органы власти могут участвовать в формировании органов исполнительной власти субъекта РФ, осуществляющих государственное управление в сферах образования, здравохранения, финансов, а также осуществляющих жилищный, строительный надзор, назначении на должность и освобождении от должностных лиц указанных органов исполнительной власти субъекта РФ в порядке и случаях, установленных федеральным законом».

Бу маддә закон булып гамәлгә керсә, милли республика җитәкчесенең нинди сүз белән аталуы бөтенләй әһәмиятсез булып кала! Регион башлыгының идарә срокларына чикләүләрне алып ташлау да бернинди роль уйнамаячак. Чөнки әлеге закон нигезендә регион главасын теләсә кайчан һәм бернинди сәбәпсез властьтан читләштерергә мөмкиннәр.

Минемчә, Татарстан Дәүләт советы әлеге мәсьәләгә үзенең мөнәсәбәтен кичекмәстән катгый белдерергә тиеш. Югыйсә кайбер паровоздан алда йөгерүче «реформаторлар» хәтта милли республикаларны юкка чыгарырга дигән үзгәрешләр дә кертергә мөмкин. Ә бу хакта хыялланучылар бар. Закон проекты шушы юнәлештә тагын бер адым дип саныйм мин, — дип Ркаил Зәйдулла чыгышын төгәлләде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, закон проекты Дәүләт думасында беренче укылышта каралгач, Дәүләт Советына киләчәк һәм Татарстан депутатлары аны кабаттан караячак.

— Республика парламентының бүгенге сагаюы һәм бу закон проектын кире кагуы аңа җитди үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирер дип ышанасы килә, — диде.