Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

35 ел мичкәдә яшәгән хатынга фатир сатып алып биргәннәр

29 яшендә вакытлыча гына тимер мичкәдән ясалган бытовкага күченгән хатын фатирда яшәүдән өметен өзгән булган инде.

news_top_970_100
35 ел мичкәдә яшәгән хатынга фатир сатып алып биргәннәр
https://pixabay.com

Омск шәһәрендә яшәүче Светлана Чернова 35 ел тимер мичкәдә яшәгәннән соң, үз фатирына күченә. Мәскәү блогеры Елена Тришина инстаграмда хәбәр иткәнчә, пенсионер хатынга фатир сатып алганнар. Елена язылучылары белән бергәләп Светлана Черновага ярдәм җыя. Битараф булмаган кешеләр 2,4 миллион сум чамасы акча җыя. Шул акча фатир, җиһазлар алалар, хатынның үзенә 50 мең сум акча бирәләр. Бу турыда НТВ хәбәр итте.

«Фатир яхшы, җылы, матур. 2012 елда төзелгән. Якында гына кибетләр дә бар.Барыгызга да рәхмәт», — дип яза Елена.

Елена Чернова кыш көне газ казаны алу өчен 35 мең сум кредит алган булган, бу акчаны Новосибирск блогеры түли. 

«Булды, минем үз фатирым бар хәзер. Мин монда инде. Барысы да ошый. Ярдәм иткән бар кешегә рәхмәт. Үземнән (мичкәдән) берни дә алып килмим», — ди Светлана Чернова.

Омскида яшәүче Светлана Чернова 35 ел буена тимер мичкәдән ясалган бытовкада яши. 29 яшендә ул вакытлыча бирегә күченгән булган, аннары аңа завод фатир бирергә җыена. Тик завод ябыла, СССР таркала, ялгыз хатын торак алуга өметен өзә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100