Заводта эшләгән хатын 35 ел буе тимер кисмәк эчендә яши | intertat.tatar

Заводта эшләгән хатын 35 ел буе тимер кисмәк эчендә яши

Омск шәһәре читендә Светлана Чернова исемле хатын инде 35 ел буе кисмәк эчендә яшәргә мәҗбүр. Бу торак урында ут та, су да, җылылык та юк.

Күпкатлы биек өйләр һәм шәхси сектор янәшәсендәге сәнәгать зонасы бу — Омск шәһәре чите өчен гадәти күренеш. Иске Кировск та моннан чыгарма түгел. Монда, биш катлы йорттан 30 метр ераклыкта, агачлар арасында бер күгәргән кисмәк бар. Беренче карашка ул якындагы заводтан чыгарып ташлаган кебек кенә.

Әлеге мичкә эчендә 1986 елдан бирле Светлана Чернова гомер итә. Башта бу үзгәртеп кору чорында вакытлыча торак урыны булып кына каралган булса, соңыннан ул Светлана өчен төп йортка әйләнә. Бу хакта NGS55.RU сайты яза.

Мичкә-өйгә таба атлаганда башта өреп эт каршы ала. Черныш исемле эт хуҗасыз һәм ул гел әлеге хатын-кыз янында чуала. Элек монда кисмәкләр дә, яшәүчеләр дә берничә булган. Корылмаларның бер өлеше яна. Янгында бертуган ике кеше үлә. Хәзер Светлана монда бер үзе яши, калган мичкәләр буш.

«Монда үзем генә калдым, анда яшәмиләр инде. Менә монда бер гаилә яши иде, алар туганнарына күченделәр. Күрше кисмәктә бер ир-ат яши иде, хәзер ул бер хатында тора. Икесен яндырдылар. Берсендә ике кеше һәлак булды», — дип сөйли пенсионер хатын.

«Кисмәктәге иң зур кыенлык — җылылык булмау»

Светлана белеме буенча зоотехник. Крановщик булуын исбатлаучы кәгазьләре дә бар. Әлеге белгечлеге буенча ул заводта эшләгән. 1986 елда Светлана завод тулай торагында торган. Аннары аңа профком фатир чиратын тизрәк китереп җиткерү өчен кисмәккә күченергә куша. Үзгәртеп корулар чорында завод ябыла, чират онытыла. «Хәрби завод булганда ул өйләр төзи иде, кешеләрне шунда күчерәләр иде. Элек кисмәкләрдә офицерлар яшәгән. Аларга йорт төзелгәч, алар күченгәннәр. Миңа да, кисмәктә яшәсәм тизрәк фатир бирәчәкләр дип тәкъдим иттеләр. Мин бер бүлмәле фатир алырга тиеш идем. Миңа ике подъездлы 9 катлы йорттан фатир вәгъдә иттеләр бит. Монда бер гаиләдә балалары туып, үсеп беттеләр, күчермәделәр», — ди Светлана.

Ничек кенә сәер булмасын, Светлананың пропискасы да бар. Паспортында элеккеге хәрби завод адресы тора. Ул теркәлү урыны буенча хастаханәгә, почтага бара ала, тик менә хат ташучылар гына аның янына килмиләр икән.

Көн яктысыннан мичкә эчендәге караңгыга күзләр тиз генә ияләшми. Кисмәк уртасында буржуйкада утын яна, өстенә чәйнек куелган. Хуҗабикә торагын күрсәтә: алгы бүлмә, аш бүлмәсе һәм тагын ике бүлмә бар. Кисмәк эче җыелган, чиста. Су да, җылылык та юк. Булган утны да ике ел элек бетергәннәр.

«Ике ел инде утсыз яшим. Телефонны танышларымда утка тыгып торам, фонарьларым бар. Якындагы гаражларда да, күгәрченнәр асрый торган җирдә дә ут бар, ә миндә юк. Нишләп аны миңа да сузмыйлар», — ди ул. Суга 500 метр ераклыктагы колонкага йөри. Кисмәктәге иң зур кыенлык — кыш көне җылылык булмау. Салкыннарда тимер кисмәк бик тиз суына, буржуйкага утынны һәр 3 сәгать саен ташлап торырга кирәк. Катып үлмәс өчен, төнлә дә торырга туры килә. Җәйге эсседә дә бер дә рәхәт түгел. Кызган тимер аркасында эчтә һава калмый диярлек. Светлана киемнәрен урамда юа. Юынырга танышларына йөри.

«Картлар йорты — төрмә»

Үткән көздә Светлана коронавирус белән авырып китә. Аны табиблар ике айга хастаханәгә салалар, аннан хосписка озаталар. «Авырыр алдыннан гына газ котелы алган идем. Мин булмаганда аны да урлап чыгып киткәннәр. Хәзер менә шуның кредитын түлим. Участковыйны аны көндез ут яндырып эзләсәң дә, таба алмыйсың», — ди.

Светлана Чернова 14 мең пенсиясенең 12 меңен кредитка түләп бара. Ул 2022 елның гыйнварына кадәр. Пенсионер хатын матди ярдәмнән баш тарта. Светлана әйтүенчә, аңа җитә. Аена берничә тапкыр йорт җиһазлары цехына барып идән юып кайта. Аңа аның өчен 400 сум түлиләр.

Светлана үз йорты һәм бакчасы турында хыяллана. Хоспистан соң аны картлар йортына урнаштырмакчы булганнар. Ул үзе анда барырга җыенмый әле. «Картлар йорты төрмә кебек бит ул. Керсәң, чыкмыйсың. Мин монда ияләштем инде. Туган кисмәгем. Атакай да килгәне булды. Кышка гына берәр кая китеп торсаң», — ди Светлана.

Светлананың ире дә, балалары да юк. Бертуган ике абыйсы берничә ел элек үлгән. Калган туганнары белән аралашмый. Пенсионер хатын күченү буенча төрле ведомстволарга барып караган. Беркайда да төгәл генә җавап бирмәгәннәр. «Йөрисе дә калмаган. Монда күчкәнгә үземне үк гаепләп калдырдылар. Елап арыдым да, башка бармадым. Ике ел утсыз, беркемгә дә берни кирәк түгел. Монда депутатлар да, прокуратура да булды. Мин инде ни булса да хәл итәрләр дип өметләнгән идем. Аларга, күрәсең, монда ничек яшәвемне тикшерергә генә кушканнар. Ничек шулай инде ул, ә?», — дип шакката ул.

Авырлыкларына карамастан, Светлана тормышка зарланмый. Тәрәзә төбендә Бибилиясе ята, буш вакытында тегә, бәйли.

2019 елда монда яшәгән 8 кешедән, бүген берәү генә калган. Бәлки, 35 елдан соң булса да, тормышы үзгәрер.