Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Хәтер һәм кайгы көне

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Моннан 79 ел элек, 1941 елның 22 июнендә канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана.

news_top_970_100
Бүген Хәтер һәм кайгы көне
Михаил Захаров

Иртәнге сәгать 4тә фашистлар Германиясе һәм аның союздашлары, сугыш игълан итмичә генә, Советлар Союзы чикләренә бәреп керә. Дошман авиациясе аэродромнарга, тимер юлларга, хәрби-диңгез базаларына, гаскәрләрнең даими дислокация урыннарына һәм күп кенә шәһәрләргә һөҗүм итә.

Германиягә теләктәшлектә СССРга каршы Румыния, Италия, берничә көннән Словакия, Финляндия, Венгрия чыга, август уртасында аларга Норвегия килеп кушыла. Совет халкы Ватанын яклап, дошманга бар көченә каршылык күрсәтә.

Бөек Ватан сугышы 1945 елның 9 маенда төгәлләнә. Фашистлар иле тар-мар ителә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән фаҗигале сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Аларның 8,7 миллионнан артыгы яу кырларында һәлак булган. Икенче Бөтендөнья сугышында барлык кеше үлемнәренең 40 проценты СССРга туры килә. Бер миллионга якын совет сугышчысы Европа халыкларын азат иткәндә гомерләрен корбан иткән.

Оккупантлар 1,7 меңнән артык шәһәр һәм бистәләрне, 70 меңнән артык СССР авылларын җимергән. Дәүләткә һәм халыкка 679 миллиард сумлык (1941 ел бәяләре буенча) матди зыян китерелгән. Фашист агрессиясеннән югалтулар һәм зыянны берни белән чагыштырып булмый.

Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше киткән. Шуларның 350 меңгә якыны (һәр икенчесе) Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап сугышканда һәлак була.

1992 елга кадәр Бөек Ватан сугышы башланган көн рәсми истәлекле дата булып саналмаган. 1992 елның 13 июленнән РФ Югары Советы Президиумы Карары белән бу көн Ватанны саклаучыларны искә алу көне буларак игълан ителгән. 1996 елның 8 июненнән, Россия Президенты Указы нигезендә, бу көннең исеме Хәтер һәм кайгы көне дип үзгәртелгән. 2007 елның 24 октябрендә РФ Президенты Владимир Путин «Россия хәрби даны һәм истәлекле даталары турындагы» законга үзгәрешләрне имзалый, анда истәлекле даталар исемлегенә 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн (1941 ел) дигән дата кертелгән.

22 июньдә Россия территориясендә дәүләт флаглары төшерелә. 2020 елдан Россиядә бу көнне гомумроссия буенча бер минут тынлык игълан ителәчәк. Ул барлык төбәкләрдә бер вакытта - 12.15тә узачак. 

Бөек Ватан сугышының иң билгеле фотолары


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100