Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2021 елгы Тукай премиясе лауреатлары кемнәр?

Тукай премиясенең яңа лауреатлары турында рәсми булмаган мәгълүмат бар.

news_top_970_100
2021 елгы Тукай премиясе лауреатлары кемнәр?

Быел Тукай исемендәге дәүләт бүләге язучы Факил Сафинга, актриса Дания Нуруллинага һәм рәссам Григорий Эйдиновка бирелгән. Бу хакта «Интертат»ка үз чыганаклары аша билгеле булды.

Тукай исемендәге дәүләт премиясенең нигезләмәсе буенча өч премия каралган. Дүртенче өстәмә премия булу-булмавы турында әлегә мәгълүмат юк. Татарстан язучылары Тукайның тууына 135 еллыгы уңаеннан әдәбият өчен өстәмә премия бирелүенә өметләнгәннәр иде.

Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен Татарстан язучылар берлегеннән, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Бөтендөнья татар конгрессы аша, Григорий Эйдинов графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге аша тәкъдим ителгән иде.

Тукай премиясе лауреатлары 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүлә опера һәм балет театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100