Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халыкның җиңүе: Казанның 3нче икмәк заводы ябылмый

Меңнән артык эшче, заводларын саклап калуны сорап, интернетта петиция тараткан иде.

news_top_970_100
Халыкның җиңүе: Казанның 3нче икмәк заводы ябылмый
Энҗе Габдуллина

Берничә көн элек Казанның Латыйпов урамында урнашкан 3нче икмәк заводы ябылу, цехлары һәм җитештерү техникалары Адоратский урамындагы «Күмәч-кондитер комбинаты»на күчереләчәк дигән хәбәр таралган иде. 

«Интертат» заводта эшләүче меңнән артык кешенең эшсез калуларына борчылулары һәм 1939 елдан Казан һәм Татарстан халкын икмәк белән тәэмин итеп торучы заводны саклап калуларын сорап, Россия һәм Татарстан Президентларына исеменә петиция язулары турында язган иде.

Бүген 3нче икмәк заводының инстаграм челтәрендә заводның тулы көчкә эшләвен дәвам итәчәген белдерделәр. 

«Бүген без рәсми рәвештә заводыбызның  ябылмавы хакында хәбәр итәбез! Без штатлы режимда эшлибез! 

Без битараф булмаган һәм петициягә тавыш биргән һәр кешегә рәхмәтебезне белдерәбез. Аерым рәхмәтебез әлеге хәбәрне таратырга ярдәм иткән Интернет-пабликларга һәм массакүләм мәгълүмат чараларына. Шундый карар кабул ителгәне өчен Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм «Ак Барс» холдинг компаниясенә рәхмәтебезне белдерәбез.

Завод исеменнән безнең өчен шатлыклы көндә һәммә кешегә сәламәтлек, мәхәббәт һәм гаилә иминлеге телибез! Бәхетле булыгыз, могҗизаларга ышаныгыз һәм алар, һичшиксез, чынга ашачак!» — дип язганнар 3нче икмәк заводының инстаграмында. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100