Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нияз Закиров: «Гаеплеме-юкмы икәнем бер Аллаһка мәгълүм»

«Гаеплеме-юкмы икәнем бер Аллаһка мәгълүм», — ди Арча районы Апаз авылында яшәүче Нияз Закиров. Сенаж ташыганда басуда авариягә очраган «КАМАЗ» шоферы фаҗиганең нечкәлекләре турында «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Ни кызганыч, 27 июльдә булган бу һәлакәттә аның 22 яшьлек хезмәттәше Иршат Гомәровның гомере өзелә.

news_top_970_100
Нияз Закиров: «Гаеплеме-юкмы икәнем бер Аллаһка мәгълүм»
социаль челтәрләр

Егетләр икесе дә «Ватан» агрофирмасында эшләгән, сенаж ташыган. Нияз сигез ел эшли, Иршат быел июньдә эшкә керешкән була. Тик ул көнне бәхетсезлек килеп чыга: алар маңгайга-маңгай бәрелешә. Бу хакта «Интертат» язган иде.

— Кайтып баручы бер КАМАЗ узып китте, артыннан ук терәлеп Иршат кайткан икән. Ул мин килә торган юлдан кайткан, ягъни минем каршыга ук килгән. Ә анда махсус урылган җир бар иде, ул шуннан кайтырга тиеш иде. Беренче КАМАЗ шул юлдан үтеп китте, югыйсә. Шуннан тузан эченнән каршыма машина килгәнен күреп алгач, тиз генә бордым инде рульне. Ул «самосохранение» инстинкты һәр йөртүчедә бар, секунд эчендә бернәрсә дә уйлап бетереп булмый бит. Теге шофер да «нишләп артымнан ук терәлеп кайта соң бу, дип уйлап кайттым», — ди. Иршат шул ук көнне төшкә кадәр дә бүтән бер шоферның каршына чыккан булган. Ул шофер ерактанрак күргәч, «Нишли соң бу, нишләп минем юлдан бара, дип уйлап, кырыйга чыктым», — дип сөйләде.

— Нияз, басудан кызу да йөрмисездер бит инде?

— Кая инде?! Прицеп булгач, кызу бармыйбыз. Ул көнне ремонттан соң гына чыктым, «Уборка да җитте, әкренрәк йөрим әле», — дигән идем. 

Сигез ел эшлим инде, мондый хәл булганы юк иде. Үземә дә читен, һаман гаепләгәч торгач бигрәк тә. Бер Аллаһка мәгълүм гаеплеме-гаепсезме икәнем. Абыйлары белән сөйләшеп тордык, алар да «Сине гаепләмибез, синең гаеп юк анда», — диделәр. Алар да шоферлар бит, юлда йөриләр, каршыга машина килгәч, бернишләтә алмыйсың шул. 

Иршат белән мөнәсәбәтләр әйбәт иде безнең, шалтыратышып, хәлләр белешеп тора идек. Ватылса да, «КАМАЗ» шоферлары бөтенебез килеп булыша идек. 

Без әнисенең хәлен белмәдек дигән сүзләр дөрес түгел. Авария көнне әти белән әни дә барган алар өенә. Мин үзем Арчада идем, бүлеккә алып китеп, бу хәлнең ничек килеп чыкканын сораштырдылар. Икенче көнне җирләдек, күмеп кайтканнан соң, камазистлар белән җыешып, акчалата ярдәм биреп кайттык, кайгы уртаклашу сүзләре җиткердек. «Нигә кайтарттым икән авылга?» — дип елады әнисе, олырак шоферлар тынычландырып, юаттылар аны.

Әти белән әни яңадан бармакчылар иде хәл белешергә, тик хәзер Иршатның әбисе мине гаепләп, әллә нинди сүзләр әйтеп бетерде, андыйны беркайчан ишеткәнем юк иде, — дип гарьләнә Нияз.

«Мин Гөлирә апаларның кайгыларын чын күңелемнән уртаклашам. Нишлисең, күрәчәктер инде, шулай язылгандыр. Миңа да бик авыр, мин теләп килгән әйбер түгел бит», — диде Нияз.

Ниязның күршесе Гөлсинә Әсхәдуллина да Ниязның борчылып йөрүенә эче пошып, безнең редакциягә мөрәҗәгать итте. 

— Нияз — безнең күрше егете. Кечкенәдән, мәктәптә укыганда, әниләре эштә вакытта, ул егетне тәрбияләп үстердем дисәм дә була. 

Егет үзе дә, әти-әнисе дә хәл белешергә бармаган дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Егет үзе фаҗига урыныннан качмаган, ул баланы таптатып үтермәгән бит инде. Үлгән егетнең туганнары ягыннан каргыш сүзләре әйтелә. Ә Ниязга болай да авыр бит, йөрәгендә төер тора. Фаҗига булганнан бирле үзенә урын таба алмый ул, бик борчыла.

Иршатны моргка алып киткәч, әти-әнисе менделәр. Икенче көнне күмәргә төштеләр. Нияз үзе дә керде. Иптәшләре камазистлар белән ярдәм дә иттеләр. 

Ул бит болай да кырыйга янтаерга тырышкан, прицеп булгач, читкә алып бетерә алмаган инде. Каршына машина килсә, һәр шофер үзен саклап, кырыйга китәргә тырыша. Нишләтәбез соң, тәкъдирдән узмыш юк. Ә аны гаепләргә тырышалар. Ул бит махсус өстенә менәм дип бәрелмәгән, каршы якка да чыкмаган, үз юлыннан барган.

Фаҗигадән соң дүртенче көнгә, колхоз рәисе сорагач кына утырды ул «КАМАЗ»га. Анда да: «Ничек утырыйм, ничек эшлим мин „КАМАЗ“да?» - диде. 

Алай һаман талап, каргап торгач, егетнең йөрәгенә тия бит. Һаман мине гаеплиләр, ди. Аның болай да йөрәгендә төер булып калыр инде ул. Бик борчыла, ләкин борчылам дип, кешегә кычкырып йөреп булмый бит. Каргыш сүзләре ишетеп яшисе килми, — дип сөйләде Гөлсинә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100