Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Кашинның «татарларны манчыгыз» дигән сүзенә Ркаил Зәйдулла җавап кайтарды

Лондонда яшәүче рус журналисты Олег Кашин «татарларны манчырга» өнди. Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла моны диагноз дип атый.

news_top_970_100
Журналист Кашинның «татарларны манчыгыз» дигән сүзенә Ркаил Зәйдулла җавап кайтарды
Абдул Фархан/архив

Лондонда яшәүче һәм төрле җәнҗаллар белән танылган рус журналисты Олег Кашин үзенең блогында «татарларны манчырга» өндәгән. Без аның сүзләренең татарчага тәрҗемәсен китерәбез.

«Татар теле турында кыргый очрак турында укыйк әле. Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов ниндидер сораштыруларга нәтиҗә ясый. Мәктәптә укучы татар балаларының 83 проценты туган тел буларак, татар телен сайлаган. Русларның да 34 проценты татар телен сайлавы аны бик сөендергән. Россия чиновнигы үзенең максаты итеп төбәктә русификациягә каршы тору эшен алып баруны күрә. (Бу урында Кашин Ирек Ризвановка карата бик ямьсез чагыштыру китерә, без аны язмыйбыз - ИТ), чаң сугарга кирәк.

Сергей Владиленович (Кириенко - Россия президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары), татарларны манчыгыз, юкса иртәгә Госманлы империясе Казанга кадәр килеп җитәчәк. Моны булдырырга ярамый һәм бу дөрес түгел», — дип сөйли журналист.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әлеге видеога карата үз фикерен белдерде.

— Олег Кашин бөек державаның шовинизм фикерләре белән күптән билгеле кеше. Казанда унҗиде процент татар баласы туган теле дип рус телен сайлаган, ә мәгариф өлкәсендә эшләүче түрә татар баласының татар телен сайлавы яклы булуын белдерде. Олег Кашин моны дерусификация дип атый. Ул руслаштыру сәясәтен дәүләт сәясәте дип таный һәм Кириенкога, үзе кебек шовинистларга донос бирә. Кашин кебекләр илдә бик күп. Аларның максаты — бөтен рус булмаган халыкларны руслаштыру.

Ул Госманлы империясе Казанга кадәр килеп җитәр дип куркыта. Ул империя, гомумән, дөньда юк, Төркия Республикасы гына бар. Төрки халыкларның берләшүеннән курку гасырлар буе дәвам итә. Бу, әлбәттә, миф, чөнки төркиләр арасында, кызганыч, тарихи һәм мәдәни яктан бик күп каршылыклар бар. Аларның берләшеп, дәүләт түгел, конфедерация оештыру куркынычы да юк. Тузанга баткан пантюркизм карачкысын шкафтан тарталар да чыгаралар, тарталар да чыгаралар. Бу, гомумән, симптом инде.

Без үз юлыбыз белән барырга, туган телебезне сакларга, аны үстерергә тиешбез. Бу безнең миссия. Рус теленә килгәндә, Россия Федерациясендә яшәп, аны белмәү мөмкин түгел. Мәгариф идарәсе башлыгы рус теленә йөз чөерми бит.

Кашин кебекләр тыштан да, эчтән дә дошман эзли. Алар бөтен нәрсәдән курка. Без XXI гасырда глобализация шартларында дөнья мәдәниятен хөрмәт итеп, үзебезнекен дә онытмыйча яшәргә тиеш тә бит, ләкин карагруһлар, «кара йөзләр» шушы прогресска аяк чалырга телиләр, — диде Ркаил Зәйдулла.

Рус журналисты, публицист Олег Кашин 1980 елның 17 июнендә Калининградта туа. 2001-2003 елларда Калининградтагы «Комсомольская правда»ның махсус корреспонденты булып эшли. 2003 елда Мәскәүгә күченә, төрле редакцияләрдә эшли.

2010 елның 6 ноябрь төнендә Олег Кашинны Мәскәүдә үз йорты янында билгесез ир-атлар каты итеп кыйный. 2012 елның ноябрь ахырында «Коммерсанть» газетасыннан куыла. 2013 елның маенда Женевага күченә. 2016 елның апреленнән Лондонда яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100