Ләйлә Лерон, полилингваль мәктәптә татар телен яклап, ялгыз пикетка чыкты

Казанда быел ачылган «Адымнар» полилингваль комплексына татар телен белмәгән балаларны кабул итмәүгә кайбер ата-аналар ризасызлык белдергән. Активист Ләйлә Лерон яклап, мәктәп каршына ялгыз пикетка чыкты һәм үз позициясен аңлатты. Ата-аналар «балам өч телне дә белсен дип, шушында бирдек» дип сөйләделәр, — ди ул.

«Полилингваль» — «поли» сүзеннән — «күп» дигән сүз. Кем татар телен камил белергә теләми, алар өчен бөтен ил буйлап билингваль мәктәп һәм дистәләгән мең мәктәп бар. Кул тидермәгез Шәймиев мәктәбенә» дип язылган плакатта.

— Унберенче яртыда килеп баскан идем, өчкә кадәр басып тордым. Әле генә шуннан китеп барам. Бу минем инициативам. Үзем генә чыктым. Неайсин телеграм-каналында, Екатерина Матвеева үз баласын полилингваль мәктәпкә биргән, дигән яңалык чыкты. Татар телен яратмаган кеше үз баласын биргән икән, бу юкка гына түгелдер дигән шик туды.

Сораштыра башладым: чыннан да татар телен кимсетәләр икән. Анда «татар теле кирәкми, татарча укытмагыз, татар телендә укытсалар да, өй эшләрен русча эшләячәкбез, өйрәнәсең килмәсә, өйрәнмә» дигән аналар бар икән. Бу быел килгән аналар.

Былтыргыларны пикет вакытында күрдем, «Без килгәндә, аңлап бетермәгән, татар теле шулай күп булуын белмәгән идек, авыр булды, хәзер дә авыр, тик барыбер укыйбыз инде», — диләр. Теләк булса татар телен укырга, нишләп кермәскә, әлбәттә, мондый көчле мәктәпкә керергә кирәк. Ләкин үз баласын татар теленә гомердә дә өйрәтмәячәген белә торып, андый аналарны, балаларны алырга ярамый бит инде?! — дип саный Ләйлә Лерон.

Ләйлә фикеренчә, татар телен өйрәнергә я теләк тудырырга, я теләмәсәләр, нәрсәдер уйлап табарга кирәк.

— Казанда көчле, шәп мәктәпләр бик күп, барсыннар да укысыннар. Татар телен белмәгән кешеләр укуына каршы килмим мин. Теләге булса, керсеннәр, ә болар бит теләк белдермичә, полилингваль мәктәпнең мәгънәсен белә торып керәләр. Анда бит беррәттән билингваль мәктәп тә төзелде. Татар телен укыйсы килмәгән кешеләр булачагы билгеле иде бит инде. Билингваль мәктәп алар өчен. Казанда да меңләгән мәктәп. Бар да укы! Нигә син татар теле булган мәктәпкә киләсең соң?!

Матвееваның гамәлләре билгеле бит инде. 90нчы мәктәпкә прокуратураны китерттерде ул, татар телен киметтерде, аның мәктәптә татар телен ничек бетерергә дигән планы бар, ул шул план буенча эшли. Балаларын бер мәктәптән икенчесенә күчереп йөри. Мин баласын бу мәктәпкә керткәнен белүгә бүген пикетка чыктым.

Нинди реакция булганын карыйм. Иртәгәгә кадәр реакция булмаса, чыгасы да чыгасы әле. Мин чыкмасам, туганнар чыгарга әзер. Шундагы өлкән сыйныф балалары да: «Шушы плакат белән мин чыксам, ярыймы?» - дип чыгып әйттеләр. Мәктәпнең полилингваль булуын теләп, чыгарга әзер алар.

Әти-әниләр дә килеп әйтте, руслар да бар араларында, «Без бит инде шуның өчен махсус бирдек, без белмибез, балам өч телне дә белсен дип бирдек», - диләр. Адекват русча сөйләшүчеләр күп иде. Аңламаганнары кырыйдан гына фотога төшереп киттеләр инде. Миңа берәү дә начар сүз әйтмәде, «Шулай булырга тиеш, дөрес торасыз» дигән кешеләр күбрәк булды», — дип сөйләде Ләйлә Лерон.