Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Капчык сугышында кулын имгәткән Рамил Шәрәпов хәлен сөйләде: «Турайтып булмый...»

news_top_970_100
Капчык сугышында кулын имгәткән Рамил Шәрәпов хәлен сөйләде: «Турайтып булмый...»
социаль челтәрләр

Рамил Шәрәповның Сабан туенда күңелсез хәлгә таруы, капчык белән сугышу уенында катнашып, кулын имгәтүе хакында язган идек. Сторисларында Рамил виртуаль дусларына хәленең әле дә бик үк шәптән булмавын күрсәткән. Артист арты белән басып фотога төшкән, анда җырчының терсәк сөяге аз гына тырпаебрак торганы күренә. 

«Ничек хәлләрең, дип борчылучылар бик күп. Рәхмәт җылы сүзегезгә. Хәлләр әлегә шулайрак. Хастаханәдә көчле «ушиб» диделәр. Пока турайтып булмый. Чыкмаган микән, дип тә уйлыйм», – дип язган Рамил Шәрәпов. 

Юмор остасы, ни булса да, төшенкелеккә бирелеп утырмый. Мәсәлән, кулын имгәтүе Рамилгә Шәрәпҗан образында вайн төшерергә бер сәбәп булган. Вайнның эчтәлегендә Рамил киләсе елның Сабан туенда нинди ярышта катнашачагын да әйткән.  

Кулын яулык белән муенына аскан Шәрәпҗанга хатыны:

Абау, Шәрәпҗан, нәрсә булды?

Нәрсә-нәрсә, капчык сугышында бәреп төшерделәр. Күрсәттеләр Мәскәүнең кайсы якта икәнен.

Хәзер нишлисең инде?

Нишлисең-нишлисең, катыктан акча эзләү ярышында катнашам. Тамагың да тук, акчалы да кайтасың.

Ә  мин нишлим?

Ә син суганнарыңны киендер. Әнә җәй уртасында өшеп утыралар, мескенкәйләрем. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100