Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабыклы бәрәңге (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

Камал театры бинасыннан Мәрҗани мәчетенә барыр юлда бик матур йортлар салынган. Казанның иң матур урыны шул тирәдә, иске татар бистәсендә, дип уйлыйм мин. Ул матур йортларның эчке ягында кафе, рестораннардан да җылы аш исе чыгып тора кайчакта. Авыл рухы биредә. Күк төсенә буялып, чәчәкләр ясалган зур капкалы йорт каршында эскәмия бар. Шул эскәмиягә утырып Кабан күлен күзәтү, азга гына булса да, тормыш мәшәкатьләрен оныттыра. Күлдәге үрдәкләр һәммә кешене дә балачагына алып кайтадыр. Сорылы-яшелле канатлы үрдәкләрне хәзер шәһәргә барып күрергә генә калды. Авылларда йорт үрдәкләре юк бит.

Кабан күлендәге яшел елтыр «эшләпәле» ата үрдәкне күргәч тә, безнең авыл Харис абыйларның үрдәгенә охшаттым. Нәкъ шул! Тик, бу – хәтердә һәм күңелдә. Балачакның, үсмер чакның бик еракта калганлыгын һәм кире кайтарып булмаслык хәзинә икәнлеген аңлагач, күзгә яшьләр килә. Тыкрык буйлап оя-оя казлар, үрдәкләр төшә иде инешкә. Харис абый белән Суфия апаның инешнең бер ягыннан икенче ягына җитәрлек озын, сыгылып торучан тал таягы белән үрдәк куганнары бүген дә күз алдында. Кайбер кеше кош-корт, хайваннарны шаулап куалый. Ә Харис абый «фчт-фчт» дип, тын гына матур тавыш чыгарып, инеш буйлап алып кайта үрдәкләрен. Тыныч тавышка ияләнгән үрдәкләр тыңлый хуҗаларын. Инеш тутырып, үргә таба йөзеп кайталар да, тыкрыктан тезелешеп менеп китәләр. Бер оядан 15тән дә ким чыкмагандыр, мул чыга иде аларның үрдәк бәбкәләре.

Кабан күле буендагы «елак» тал агачына кадәр бездәгечә. Талның ботаклары, яфраклары коелгач, тагын да аска иелгән. Башын иеп моңсуланган Хәлимә апа кебек. Теләченең бер авылында яшәүче кыз-әби Хәлимә апаның да капка төбендә шундый ук тал агачы үсә иде. Тал һәр авылда, инеш буенда үсте инде ул, яңалык түгел. Тик Кабан күле ярындагысы Хәлимә апа талына охшаган. Тал ышыгында бәрәннәре генә юк. Мин килгәндә, бәрәннәргә бәрәңге турый иде кыз-әби. Капка төбендә, тал ышыгында. Алдан хәбәр итеп куярга кесә телефоннары юк ул чакта. Ялгыз апаның гади телефоны да юк. Чит кыз бала, синең турыда газетага языйк әле, дип килгәч, бераз сәерсенеп калды. Мин «ризалык бирмәс, буш кайтып китәрмен» дип борчылам.

– Нәрсә дип язасың мине? – дип, әби, куркып, күзгә карады.

– Сугыш елларындагы балачагың, аннан соңгы авырлыкларга сабырлыгың турында, – дим.

– Кеше көлер, балакаем, бөтен хатыннар да тылда эшләде инде, сабыр иттек, – ди. – Мине дә гәҗиткә язып буламени? Гәҗиткә нәчәлникләрне генә мактап язмыйлармени ул? – ди, аптырап.

Шул арада җырлап та җибәрде...

Киттең дә бардың сугышка,

Хәсрәт эчендә мин көям.

Син кайларда йөрисеңдер,

Мин һаман сине сөям.

Кисәк кенә җырын туктатты да чебиләп беткән кулы белән күзләрен сыпырып алды. Тире дә сөяк кенә калган кулындагы тимгелләренә кадәр күз алдында шул апаның.

– Әйдә, чәй эчик әле, кабыклы бәрәңге куйган идем, шунда сөйләшербез, – дип, өенә узарга чакырды.

Өй эчендә шулкадәр тәмле бәрәңге исе таралган иде.

– Менә мин бәрәңгене шулай пешерәм. Бәрәңгене югач пычак очы белән тишкәлим, суына әз генә әнис, бер тырнак сарымсак, тоз салам. Шулай пешергәнең бар идеме, ашап карале, ошаса, син дә шулай эшләрсең. «Кем өйрәтте» дип сорасалар, «үзем белдем» диярсең. Миңа Теләчедән бер рус хатыны өйрәткән иде, – дип елмайды. Тәлинкәгә тавык йомыркасы кадәр түгәрәк бәрәңгеләр өеп куйды. Кызыл борчак төшкән чокырына чәй ясады. Касәсендә болай да өелеп торган шикәрләренә тагын бер-икене өстәде. Алдагы көнне генә төчегә пешергән төше белән кыстый-кыстый чәй эчерде. Ә үзе бер тамчы да чәй эчәргә өлгермәде. Өстәл каршындагы стенага кадакланган фоторамканы алып, фотодагы кешеләр турында сөйләде. Фотолар рамга гына сыймаган, зур гәҗиткә дә тезеп ябыштырылган иде. «Социалистик Татарстан» иде бугай ул. Гәҗитнең чит-читләрен чәй кабының елтыр чыштырдавык кәгазе белән матурлап та куйган үзенчә.

– Нәрсә белән ябыштырдың моны? – дип сорыйм, күңеле булсынга.

– Күрше малаеннан келәй алып тордым, и, Азат белән икәү ябыштырдык инде, – ди, «матур» дип мактаганга сөенеп. Шул арада кына гөле төбендәге әтәч «күкәен» дә күрсәтеп ала. «Кокушкинодан 5 тиенлек чеби алып кайткан идем, менә шулар сала шундый йомырка, жәлләмичә ничек ашарга моны, торсын шунда, матур бит», – ди. Сүз арты сүз иярде. Хәлимә апа сөйгән ярын сугышка озатып, капка келәсе шылтыраган саен «кайткандыр» дип йөгереп барып көтә-көтә 80гә җиткәнен сөйләде, елап та алды. Без аерылышканда, көн кичкә авышкан иде. Кыз-әби авыл башына кадәр озата килде. Мин Хәлимә апа язарга рөхсәт биргәнгә сөенәм. Ул хәл белә килгәнгә, янына утырып чәй эчкәнгә куанды. Кабыклы бәрәңге ашаганда гына искә төшә иде, менә Кабан күле буендагы таллар да бу дөньядан китеп барганнарны күңелдә яңартты. Һәр яфрак, җимеш агачының һәр җимеше Аллаһка зикер әйтер, ди бит. Безнең искә алулар да дога булып барып ирешсен бездән дога көткәннәргә.

Күл буена хозурланып, истәлек-хатирәләргә чумып утыра идем, таныш йөзне күреп, сискәнеп киттем. Ничә еллар очратырга теләп тә, күрешә алмаган Шәргыя апа китеп бара! Камал театрына барышымы икән, күңелдәгене әйтергә кирәк, тагын кайчан очратам әле мин аны. Ул түгелдер, дип карыша акыл. «Башлыгыннан чыккан сары бөдрә чәченә, кыска буена кадәр шул, ул булмый кем булсын, бар әйдә, бар», – ди күңелдәге хис. Кызуланып барып җиттем. Шыпырт кына узып киттем дә каршысына килеп бастым.

– Исәнмесез, Шәргыя апа, – дим.

– Женщина, я не слышу, – ди рус апае. Оялдым, кешеләрне бутый башладым ахрысы, дип, үз-үземнән курка куйдым. Гафу үтенеп киттем, ялгышканмын, бер-берсенә бик охшаган кешеләр була бит ул. Шәргыя апа белән без бер авылда күрештек. Шул авылның җирлек башлыгы «бездә Казанда яшәүче бер ханым авыл халкын җыеп Коръән укыта – сиңа язарга бер матур тема» дигәч, ялкынланып бардым язарга. Матур җәйге көн. Клуб каршысына бик зур табын корылган. Мәҗлесне оештыручы ханым белән таныштырдылар. Шәргыя исемле апа булып чыкты ул. Заводта эшләгән, дип хәтердә калган, ялгышмасам. Авыл халкы өчен үткәрелгән шундый күркәм гамәл турында язасы килеп килгәнемне әйттем Шәргыя апага.

– Беркая язу юк, менә, утырып, дога тыңла, корбан ите шулпасыннан авыз ит. Мин сиңа бернәрсә дә сөйләмим, язма да, игелек ашы кеше күрсенгә үткәрелми ул, – диде.

– Сезнең матур үрнәккә ияреп, бәлки, башкалар да үткәрер шулай авыл халкына, әйдәгез, өч җөмлә белән булса да хәбәр итеп бирик, – дим.

– Мин ашны кеше күрсенгә үткәрмим, сеңлем, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен үткәрәм, – дип кырт кисеп, башка сүз әйтмәслек итеп аңлатты да куйды. Минем холкым да шундый, артык әрсез түгел. Әмма бу очракта әрсез кеше дә Шәргыя апаны күндерә алмас иде. Мулла укыганны тыңладым да кайтып киттем. Чәй дә эчмәдем, шулпа да ашамадым. Үпкәләдем, кыскасы. Һәм үземне «булмача»га санадым. Тик, еллар узгач кына, Шәргыя апаны аңладым. Бу ханымның тыйнаклыгы, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләнгән эше белән башкаларга мактана белмәве иманының көчендә икәнен аңладым. Әллә нинди зур хәйрия эшләре эшләп тә, үзе генә белеп калган кешеләрне күп очраттым. Алай эшләгәндә чыннан да риядан булмыйдыр ул. Хәзер бит өйдә үткәргән аш мәҗлесен дә социаль челтәрләрдә күрсәтү «мода»да.

Күңелдә шундый истәлекләр өермәсен кузгатты Кабан күле буендагы күренешләр. Һәркайсында гамь, сабырлыкка, матурлыкка чакыручы мәгънә бар кебек.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 28 ноябрь 2022
    Исемсез
    Эфэрин. БИК мэгьнэле эсэр булган бу. Тында алмыйча Бер утыруда укып чыктым. Рэхмэт. Алдагы ижатларындада Зур унышлар телэп калам.. Котеп Алам язылган эсэрлэренне. Укыргада рэхэт.
  • 28 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бик матур итеп язылган, рәхмәт. Тәмле итеп. Үрдәкләр күз алдына килде, су буендагы таллар, авызда бәрәңге тәме...Елыйсы гына килә менә...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100