Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәбестә үстерүче Хәмзә Хисмәтуллин: «Бер җирдән елына ике уңыш алып була»

Кукмара районы Зур Сәрдек авылы фермеры Хәмзә Хисмәтуллин фермерлык хәрәкәте башланган вакыттан диярлек шул сафларга баскан. Төрлесен үстереп караганнан соң, яшелчәдә тукталган. Фермер «Интертат» журналистына кәбестә үстерүнең ни дәрәҗәдә отышлы булуын сөйләде. Ә пекин кәбестәсе тагын да отышлырак икән!

news_top_970_100
Кәбестә үстерүче Хәмзә Хисмәтуллин: «Бер җирдән елына ике уңыш алып була»
Салават Камалетдинов

Кәбестә басуы офыкларга барып тоташа. Чын әйтәм, моңа кадәр кәбестәне бакча масштабларында гына күргән бар иде, ә монда гектарлаган! Ул кәбестәләрне күрүгә, кечкенә вакытта өйрәнгән «кәҗә кәбестә ашаган» дигәнрәк шигырьләр искә төште.

Хәзер героебыз белән таныштырам.

Хәмзә абый Хисмәтуллин тумышы белән Зур Сәрдек авылыннан, ул гомере буе туган авылына тугры. 1991 елларда районда беренчеләрдән булып фермерлык хәрәкәтенә кушыла. «Һәр вакытның үзенә туры килә торган, кулай эше бар иде», – ди фермер. Баштагы вакытта ашлык, печән җитештерү, мал тоту булган, аннан бәрәңге үстерү киң таралган, аннан – чәчүлеккә суган, ә хәзер кәбестә, кишер, пекин кәбестәсе, салат үстерәләр. Бу исемлек дәвам да итәр әле.

«Хәзерге вакытта эшчеләр искиткеч кадерле»

10 гектарлык басуда кәбестә, пекин кәбестәсе, кишер үсә, алданрак әле «айсберг» салаты да булган. Кишер яфраклары арасында хатын-кызлар күренә. Әлегә алар эшли, ә төштән соң инде комбайн эшкә керешәчәк.

Быел уңыш әйбәт, начар дип әйтеп булмый инде. Су сибә торган агрегатлар булганга искиткеч коры ел өчен уңыш начар түгел. Су сибү – үз-үзен каплый торган чыгым. Якында гына инеш ага, ул яктан без бик бәхетле. Басуның бер өлешенә тамчылап су сибүне көйләдек, бик кулай күрәбез. Узган ел кишер ала торган комбайнны сатып алдык. Яңа түгел, кулланылышта булган, әлбәттә. Ул комбайннар быел 7 миллион сум тора. Комбайн белән эшләгәндә күпмедер югалтулар була, тик бу кадәр кишерне кул белән алып бетерү өчен кеше күп кирәк. Хәзерге вакытта эшчеләр искиткеч кадерле. Кәбестәне кул белән кисәбез. Кызлар да көчле бездә. Аллаһка шөкер, алар бар. Кәбестәне төяп бара торган техника – транспортер бар инде. Кәбестә җыя торган комбайннарны кырыйдан гына күргән бар, – дип сөйләде фермер.

Пекин кәбестәсен 3 ел үстерсәләр, салатны әле 2 ел гына. Салатны үстерүнең, дөресрәге җыюның үз авырлыклары бар. Аны бик тиз арада җыеп алырга кирәк, 10-15 көннән ул чәчәк ата башлый, эштән чыга. Салатка ихтыяҗ зур икән үзе. Билгеле, салат яфрагын кулланучы авыл, район тирәсендә күп түгел, шәһәргә илтергә кирәк. Фермер аңлатканча, Казанга җибәргән очракта, бензин бәясе генә каплана. Яшелчәләр арасында салат экологик яктан иң чистасы булып чыга, ди. Кәбестәләрне корткычлардан сакларга туры килә, ә салатка аларның исләре китми, иснәп кенә узалардыр.

Хәмзә абый ялт иткән, бер тишексез пекин кәбестәсеннән ераграк йөрергә киңәш итте. Алар химикатлар белән бик нык эшкәртелгән була икән.

«Бер җирдән елына ике уңыш алдык»

Пекин кәбестәсе, салат үстерүнең тагын бер кулай ягы бар – елына берничә уңыш алып була.

Пекин кәбестәсенә ихтыяҗ зур. Аның җитешү вакыты да кыска – 50-60 көн. Узган ел иртә язда, аннан июнь аенда, аннан июль ахырында чәчтек – бөтенесе дә җитеште. Салат та тиз җитешә, 2 гектар утырткан идек, җыйдык та, сукаладык та, пекин кәбестәсе утырттык. Бер җирдән елына ике уңыш алдык. Өйдәге бакчада да сарымсакны алганнан соң «пекинка», салат утырттык, җитештеләр. Яшелчәдән ике тапкыр уңыш алу бик отышлы.

Гомумән, яшелчә үстерү отышлы, дип саныйм. Яшелчәнең шул ягы да әйбәт – уңыш югары. Мәсәлән, ашлык гектарыннан 30 центнер бирергә мөмкин, бер килограмм ашлык бәясен 10 сум дип алыйк. Гектары 30 мең сум була. Кәбестә 500 центнер бирергә мөмкин, тоннасы 10 мең сум булса, гектарыннан 500 мең сум бирә. Аермасы зур бит. Әйе, агулар кыйммәт инде.

Быелгы сату бәясе узган ел белән чагыштырганда әйбәт. Узган ел кәбестәне бу вакытларда 6 сумнан саттык, бүген 10 сумнан башлана. Әле бу– басудан очсызга саткан вакыт. Кишер бәясе артты, ул бу вакытта 10 сум тирәсе була иде, без 18-20 сумнан сатабыз, 30га кадәр була. Сатып алучы һәрвакыт «кыйммәт» диячәк. Яшелчәнең моннан да кыйммәт вакыты булды. Мисал өчен, август аенда кәбестә 50 сум тора иде, август өчен инде бу – бөтенләй ят бәя. Шуңа да карамастан, бөтен кеше ала. Моны 5 сумнан сатсаң да, кеше «кыйммәт» дип әйтәчәк, чөнки барыбер акча чыгарып бирергә кирәк. Икенче яктан да карарга кирәк, бәлки, яшелчә кыйммәт түгелдер, ә хезмәт хакы аздыр... – диде ул, елмаеп.

Кәбестәләр арасында яфраклары саргаеп торганнары бар. Хәмзә абый, авырудан шундый булалар, ди. Ул үзе әйбәт кенә кәбестә, әмма эчтәге бер катламы каралган була. Андыйны кешегә сата алмыйлар. Былтыр кәбестәнең 80 проценты шулай юкка чыккан. Быел тырышып караганнар, чирлеләре әзрәк булган. Юкса, кәбестәнең урынын да алмаштырып торалар, бу урынга ул 4 елдан соң гына әйләнеп кайтачак.

Пекин кәбестәсе кишәрлеге каеннарга якынрак тора. Агачка якынрак өлешендәге кәбестәләр тәбәнәгрәк булып үскән, күрәсең, агач тамырлары иркенләп үсәргә ирек бирми.

Кишергә килгәндә, иң авыры – тишелеп чыгуы икән. «Кишер тишелә икән, 70-80 процент уңыш бар дигән сүз», – ди фермер. Ул суга да бик таләпчән түгел, үз көнен үзе күреп яши торганрак. «Кишер үстерергә күпкә җиңел. Бер тапкыр чүпкә каршы агу сибелә инде», – ди фермер.

Ул былтыр алган комбайнга сөенеп туя алмый – кат-кат телгә алды.

«Бездәге җитештергән сортлар ярылып китә, әмма алар тәмлерәк»

Алар яшелчәләрне, нигездә, Чаллыга җибәрә. Хәмзә абый бер кәбестәне кисеп алды, авырлыгы 4 кг тирәсе булгандыр. Мондыйларын күбрәк эшкәртү өчен алалар, ә челтәрләр кабул итә торган кәбестәнең уртача авырлы 2,5 кг икән. Күтәреп кайтырга җиңел һәм тиз генә ашап бетерерлек булсын өчен иң кулае шулдыр инде.

Бакчада үскән иң зур кәбестәләре 15 кг булган! Беренче тапкыр бакчага 3 мең данә утырткан кәбестә бик күп кебек тоелган булган, хәзер 250 меңне үстерәләр.

Бу – Голландия гибридлары. Бездәге җитештергән сортлар ярылып китә, әмма алар тәмлерәк. Бер капта 2,5 мең орлык була, бер орлык 1 сум 50 тиен тирәсе чыга. Тишелеше әйбәт. Хәзер бездә дә әйбәт орлыклар бар. Алга таба алып карыйсы булыр инде. Кәбестәне суык җирдә 0 градуста, караңгыда сакларга кирәк, дымлылык 70 процент тирәсе булырга тиеш, иң элек бәрмәскә кирәк, бәрелгән җиреннән чери башлый. 5-6 градус салкынны кәбестә түзә, бары тик кырау тигән килеш җыярга ярамый, яфракта кырау бөртекләре булмасын, – диде ул.

Кәбестәне корткычлардан саклау буенча киңәшләр дә сораган идем. Басу шартларында агу гына коткара, ә бакчада үстергәндә салкын су сибүчеләр бар икән.

Берничә кешедән ишеткән бар. Көн саен салкын су сибәләр икән. Кое суы сибәләр. Корт килми, диләр. Мин аны белгечләрдән сорап карадым, берничек нигезләп булмый, тик бу – факт булып кала. Корткычларга суык тиядер, бәлки, – дип елмайды ул.

Кишер алучылар Сәрдектән һәм күрше авыллардан җыелган. Фәридә апа, мәсәлән, бу авылдан. Физика укытучысы булып эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда, басуга «фитнеска» йөри.

Ярый әле шундый фермерлар бар, яшьләргә эш юк бит. Бик җайлы инде. Акчасын да түлиләр. Әле бүген генә кул белән алабыз. Шәп кенә эшлибез, Аллаһка шөкер. Монда мин дә, тагын берәү генә пенсионер, калганнары яшь әле. Яшьләргә бик әйбәт, – диде ул.

Кишерләре бигрәк зур, дип карап тора идем: «Әле бу кечкенә», – диделәр миңа.

«Улларымның берсе дә шәһәргә теләп китмәде»

Кишер алучылар арасында Хәмзә абыйның хәләл җефете Гөлфия апа да бар. Ул авылда фельдшер булып эшли. Алар 2 егет үстергән, әби һәм бабай да булганнар инде. Гөлфия апа – күрше авыл кызы. Бер мәктәптә укыганнар, киноларга йөргәннәр. Очрашулар 7 елга сузылган, гаилә коруларына 36 ел булган инде.

Малайларның икесе дә Казанда иде, олы улыбыз Рушан быел Кукмарага кайтты. Шәһәрне ошатмадылар. Алар киткәнче, шәһәрдә яшәргә җиңелрәктер, дип уйлый идем. Аларга кунакларга йөри башлагач, «авылым» дип кенә тордым. Балалар шәһәргә китәсе килеп китмәде. Кече улым Руслан авыл хуҗалыгы буенча укыды. Башта авылда калырга уйлаган иде, фермерлык эшен башларга дип, грандта катнашты, тик узмады. Биргән булсалар, авылда калган булыр иде. Бездә аңлашылмый торган система шул. Авылга кайткан табибларга акча бирәләр. Киткәне, шәһәргә кызыга да, кайтмый бит инде. Киткәнче чарасын күрергә кирәк.

Авыл зур, тик алга бармый. Бүгенге көндә 50-60 буш йорт бар. Элек данлыклы авыл иде. Яшьләрнең күбесе Казанга китте. 10-15 елдан... – дип, сүзен әйтеп бетермәде.

«Авыл кешесенең хезмәте тиешенчә бәяләнми шул. Дөресе шулай»

Авыл кешесенең хезмәте тиешенчә бәяләнми шул. Дөресе шулай. Ярар, быел әйбәт әле. «Риск» зур, бәя уйный. Хөкүмәтнең ярдәме бар әле, субсидияләр бирәләр. Быел да яшелчә үстерүчеләргә бирделәр. Бәянең бер елны – 6, икенче елны 60 сум булуы тынычлык бирми инде. Ягулык, ашламаларга бәя арта. Продукцияне күп тә сатабыз кебек, тик шулар «ашап» бетерә инде. Күп эшләргә тырышабыз, әмма без уңышның бәясе ничек буласын бервакытта да белмибез.

Авыл хуҗалыгы техникалары күргәзмәләренә бара идем. Анда искиткеч яхшы техника! Без карап соклана гына алабыз. Без аларны бервакытта ала да, куллана да алмаячакбыз. Без аны алырлык дәрәҗәдә продукция сата алмыйбыз. Техника алыр өчен ел буе ашамыйча торырга кирәк. Без саткан әйбер очсызракмы икән, аласы әйберләр артык кыйммәтме икән – белмим.

Баштарак бу өлкәне сайлаганга үкенүләр дә булгандыр инде. Минем хезмәт хакына эшләгәнем юк. Бәлки, хезмәт хакына эшләгән кешегә җиңелрәктер, күпме акча аласын белеп тора. Хәзер мин каядыр барып эшли алырмын дип уйламыйм. Ни беләбез, шуны эшлибез. Минем әни инвалидлык буенча эшләми иде, ә әти сәүдә өлкәсендә эшләде, аннан бергә фермер булып эшләдек. Әйе, уңай яклар да бар, бүген эшкә барасым килми икән, бармыйм. Миңа беркем бер сүз әйтми, тик бөтен җаваплылык үз өстемдә, – диде фермер.

Узган ялларда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне иде. Әйе, хезмәтләре авыр, зарланулар да ишетәбез, кыенлыклар да туып тора, тик сездән башка яшәп булмый! Хезмәтегез, сабырлыгыгыз, тәрбия өчен рәхмәт сезгә! Уңышлар мул, бәяләр күңелгә ятышлы булып торсын иде! Бәйрәм белән, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100