Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Искә алмаган бер көнем дә юк» – бүген Хәмдүнә Тимергалиевага 74 яшь тулар иде

news_top_970_100
«Искә алмаган бер көнем дә юк» – бүген Хәмдүнә Тимергалиевага 74 яшь тулар иде
"Татар-информ" архивы

Бүген, 24 майда, легендар җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиеваның туган көне. Исән булса, аңа 74 яшь тулган булыр иде.

Хәмдүнә апабызны туган көнендә искә алмыйча калганыбыз юк, – дип әйтеп үтте «Интертат»ка аның якын туганы, продюсеры Илһам Шәриф.   Ел саен бу көнне аның каберенә барабыз. Бүген дә ул яраткан бакча чәчәкләрен алып, зиратка бардым. Хәмдүнә апа чәчәкләрне бик яратты, бакчасына да ел саен күпләп чәчкә утырта иде.

Иртәгә туган якларыбыз Башкортстанның Борай районына кузгалам. 26-27 май көннәрендә Борайда Хәмдүнә апага багышланган җыр бәйгесе узачак. Әлеге бәйге профессиональ һәм үзешчән җырчылар арасында оештырыла. Татарстаннан чарага кунак булып Зөһрә Шәрифуллина, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар кайтачак. Бәйге үзе Борайның район үзәгендәге мәдәният йортында, ә икенче көнгә планлаштырылган гала-концерты ачык һавада узачак.

Шул мәдәният йортыннан ерак түгел аллея бар. Әлеге аллеяга бу көннәрдә Хәмдүнә апа исеме бирелер, дип көтелә. Бу турыда сүз күптән барды инде. Тик үзем анда яшәмәгәч, сузыла торды. Еш барып йөреп булмый, ә андый мәсьәләрне телефон аша хәл итүе кыенрак, үзегез дә беләсез, – диде ул.

Хәмдүнә апа бик сагындыра. Искә алмаган бер көнем дә юк.  Иртән торгач та, кич яткач та аның белән сөйләшәбез. Мин – аның иң якын энесе, 30 ел буена бергә булдык. Бу үзе – бер кеше гомере бит.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Туган көнен Хәмдүнә апа ел саен иҗатташ дуслары белән бакчасында уздыра иде. Мин, гадәттә, аңа кемнәр киләчәген әйтмәдем. Алдан барысын да чакырып, шашлыклар әзерләп йөри башлагач кына: «Әллә берәрсе киләме бүген?» – дип, кызыксынып, сорый башлый иде. Гел шулай аңа сюрприз ясап, бәйрәм оештыра идек, – ди Илһам. 

Илһам Шәриф сүзләренчә, Хәмдүнә апа бик тә гөлләр яраткан.

Дусларының күбесе туган көненә гөл алып килә иде. Бүләк тә кирәкми иде Хәмдүнә апага, дөресен әйткәндә. Аңа шул дуслар белән күрешеп, сәнгать, җыр турында аралашып утыру – иң кадерле мизгелләр була иде, – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100