Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабак үстерүче хәзрәт: «Кабакны өмә белән җыеп алалар, ә мин аларга көн дә ашка йөрим»

«Сез безнең Зыятдин хәзрәтне белсәгез! Үзе укытучы, үзе хәзрәт, үзе китап яза, үзе шәҗәрәләр төзи, үзе кабак үстерә, үзе...» – дип тезеп киттеләр, 180 еллык тарихы булган һәм бер тапкыр да, хәтта революция елларында да манарасы киселмәгән Иске Пенәгәр авылы мәчетенең имам-хатыйбы Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов турында.

news_top_970_100
Кабак үстерүче хәзрәт: «Кабакны өмә белән җыеп алалар, ә мин аларга көн дә ашка йөрим»
Салават Камалетдинов

Икенче Мәскәү

«Үзем дә тик тормыйм, кешене дә тик торгызмый инде ул Зыятдин хәзрәт дигәннәре», – дип каршы алды ул безне. Үзе чалт елмаеп тора, үзе тезеп-тезеп кенә матур итеп сөйли. Россия төбәкләреннән җыелган бер төркем татар журналистлары белән Зыятдин хәзрәтнең авызына гына карап тордык.

Иске Пенәгәр авылы Кукмарага терәлеп тора. Татарстаннан читтә булган татар авылларын күрү белән ике әйбердән аерып була. Берсе – юллары, икенчесе – өйләре. Юллары, билгеле, чит төбәктә икәнеңне чикне үтү белән сиздерә. Такыр гына барган җирдән метрлык күлләвеккә килеп чумуың бар. Ә өйләре затлы, зур, бай һәм татарча.

Пенәгәрнең урамнары тар, ихаталары да терәлеп салынган. «Кара ничек тыгыз урнашканнар, бездә иркенлек. Ну матур авыллары, бездә халык ялкаурак инде», – дип сөйләшеп баралар төбәкләрдән килгән журналистлар. Элек-электән Пенәгәрне «икенче Мәскәү» дип атаганнар. Чөнки ул сәүдәгәрләр төбәге булган.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Пенәгәрлеләрнең шундый булулары Кукмарага якын булулары белән дә бәйледер. Кукмаралылар моны үзләре дә гел әйтә: «Бездә халык күршесеннән көнләшеп эшли», – диләр. Яңа матур челтәр алып кайтып куйсаң, күрше әбиең икенче көнне үк синекеннән матурракны алып кайтып элә. Менә шундый принцип белән яшәгән кешеләрнең, әлбәттә, ихаталары, йорт-җирләре төзек, матур, затлы була.

Пенәгәрдә дә зур-зур матур йортлар күп. Авыл буйлап иркенләп йөреп булмаса да, бер күрүдән «матур татар авылы» дип соклана торган авыл Пенәгәр. 400 хуҗалыкта 1200 дән артык кеше яши. Урамнары озын, үзе дә зур авыл. Авылны өстән бөтен килеш төшерергә квадрокоптерның зарядкасы җитми, ди. Урамнарның гомуми озынлыгы 10 чакрым була икән.

 

Фото: © Абдул Фархан

Иң укый торган авыл

Пенәгәрне «иң укый торган авыл» дип әйттеләр. Мәктәп китапханәсе, авыл китапханәсе, мәчет китапханәсе бар. 1200 кешенең 800е – реаль китап укучылар, ди. Китапны «ашап бетереп», кулдан-кулга йөртеп укып, таушалдырып бетерәләр, ди, бу авылда. Китапханәчеләр дә, хәзрәт тә, җитәкчелек тә моны раслады.

Татарның иң зур тиражлы газетасы «Ирек мәйданы»н чыгаручы Раиф Усманов та шушы авылдан. Ул авыл мәчетенә газеталар яздырып, даими ярдәм итеп тора. 

Безнең белән Киров өлкәсе татарларының мәдәни мәгърифәт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов та бар иде. «Аларга китап җиткереп булмый, сорап кына торалар. Безнең өлкәдә иң укый торган авыл ул Пенәгәр», – диде.

Берәр нәрсә эшләргә алынсаң, үрнәк итеп, тәҗрибәсе булган кешегә карыйсың. Геннан килгән әйберләрне дә замана йогынтысы чәчеп тарата ала. Бөтен дөнья Интернет дип шашканда, 800 кеше каян китап укып ятсын, дип уйлыйбыз инде. Олылары гына түгел, балалары да укый, дигәнгә тагын ышанмас буын бит инде без.

 

Фото: © Абдул Фархан

Пенәгәрдә тере үрнәк бар – Зыятдин хәзрәт. Ул хәзрәт кенә түгел, китапханәче кеше дә. Аның тәмләп сөйләвеннән кулыннан алып укыйсы килә башлый.

Данлыклы Пенәгәр мәчетендә исә ике төрле китапханә бар. Беренче катында – дөньяви әдәбият, икенче катта – дини.

Кичә нинди хәлдә калдырганнар, китаплар шул килеш тик тора. Әнә «Казан утлары»на кайсы-берсе каләмен тыгып куйган, кайсысына кәгазь кыстырганнар. Өлкәннәребез монда икенде намазына килгәч, 40-45 минут китап, газета-журнал укыйлар, кино карыйлар. Нинди кино дисәгез – ислам кинолары. 45 серияле «Йосыф» киносын ничә тапкыр караганнардыр. Алар үзләре сөйләшеп тә утыралар, үзләре китап та укыйлар, үзләре кино да карыйлар. Менә шундый тынгысыз кешеләр инде бездә, – ди үзе дә тынгысыз җан булган Зыятдин хәзрәт.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Иң укый торган авыл турында алар 3 томлык «Пенәгәрдә мең кичә» дигән китап та чыгарганнар. Идея авторы һәм тормышкы ашыручысы – әлбәттә, Зыятдин хәзрәт. «Исеме нигә шундый?» – дибез. Баксаң, авылда «Мең дә бер кичә» китабын укый-укый таушалдырып бетергәннәр. «Менә шулайрак укыла инде бездә китаплар, – диде хәзрәт, таушалып беткән «Мең дә бер кичә» китабын күрсәтеп. – Китапларның күбесе ята, укылмый. Ә безнең китап әкият шикелле җиңел укылырга тиеш, дип уйлаштык та, шундый исем бирдек», – диде. 3 томлык «Пенәгәрдә мең кичә» китабында авылның бөтен тарихын, кешеләрен, көнкүрешен белеп була.

 

Фото: © Абдул Фархан

Татарның иң зур тиражлы газетасы «Ирек мәйданы»н чыгаручы Раиф Усманов та шушы авылдан. «Раиф – минем дустым, безнең өйләр дә якын. Ул безгә газеталар, «Казан утлары», «Безнең мирас»ларны даими рәвештә яздырып тора. Халык шуларны кулдан кулга йөртеп укый», – дип сөйләде Зыятдин хәзрәт.

Өендәге телевизорын да мәчеткә китереп куйган кеше

Пенәгәр мәчете манарасы киселмәве белән үзенчәлекле. 2015 елда мәчеткә 180 ел булган.

Совет власте елларында монда ашлык, яшелчә саклаганнар. Тик мәчет барыбер эшләүдән туктамаган, манарасы да киселмәгән. Шулай да, кисәргә дип, бер тапкыр килгән булганнар. Руслар килгән инде, безнең халык мәңге кисми бит инде аны.

Безнең бик хәйләкәр кешеләребез булган, хәйләгә барганнар. Күрше ишегалдына бер кешене утыртканнар, кулына ватык мылтык тоттырып, «шуны корып утыр» дигәннәр. Манара кисүчеләрне, баскыч алырга керәбез, дигән булып хәйләләп, шул ихатага алып кергәннәр. Мылтык корып утырганнарын күреп, тегеләр китеп барганнар, – дип сөйли Зыятдин хәзрәт.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Хәзерге мәчет белән 20 ел элек булган мәчетне чагыштыра торган түгел. 90нчы елларда түбәсе һәм манарасы гына калай белән каплана аның. Ярым җимерек тарихи мәчеткә Зыятдин хәзрәт тотына. 2006 елның 13 июлендә аны имам-хатыйб итеп билгеләгәннән алып, ул бөтен җанын-тәнен шушы мәчеткә биреп яши. Өендәге телевизорын да мәчеткә китереп куйган кеше икән ул.

Берничә ел эчендә мәчет танымаслык булып үзгәрә. Подвалларыннан бүлмәләр ясыйлар, янкорма салалар, төрле җиһазлар алалар. Әллә ничә компьютер, әллә ничә телевизор булган мәчет инде 16нчы ел бикләнми дә икән. Борынгы йозагын Зыятдин хәзрәт тарихи әйбеләр сакланган киштәдән алып күрсәтте. «Беркем керми, беркем бернәрсәгә тими. Техник хезмәтләр дә белә инде хәзер. Үзләре керәләр, карыйлар, чыгып китәләр. Видеокүзәтү минем телефонга көйләнгән. Бөтен әйбер секундында килеп тора», – ди ул көлеп.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Мәчет ремонтланса да, аның күп өлешендә элекке мәчетнең материаллары сакланган. Идәннәр, өрлек, матчалар, борынгы баскыч һәм башкаларны саклап калганнар. Элеккеге «кондиционер», хатын-кыз таяклары, йозак кебек тарихи әйберләр арасында 13 меңнән артык фото һәм видео төшергән фотоаппарат та саклана. «Фотовидеомедиацентр монда безнең», – ди Зыятдин хәзрәт.

Ул 13 мең фото-видеоны да үзе төшергән. Мәчет төзелешеннән алып, бәйрәмнәр, чаралар үткәрү, мәчетнең 180 еллык юбилее – һәммәсен төшереп, үзе 5 сәгатьлек (!) документаль фильм ясаган Зыятдин хәзрәт. Шул фильмның бер өлешен генә безгә дә күрсәтте. «Кирпеч ташып йөргән кечкенә сабыйлар инде егет булды», – дип горурланып сөйли.

Мәчеткә биш вакыт намаз укырга йөриләр. Иртә дә, кичтә дә, төнге икедә дә киләләр. Ә Гает намазларына 400дән артык кеше җыела икән. Авылның ике башыннан ир-атлар тәкбир әйтеп киләләр һәм мәчет янында җыелалар. Бөтен гает намазлары да монда тышта укыла. «Аларны берничек тә мәчеткә сыйдыра алмыйм. Кар яуса да, яңгыр яуса да, салкында да тышта укыйбыз», – ди хәзрәт.

 

Фото: © Пенәгәрдә Корбан гаете. Фильмнан скриншот.

«Дәрестә – аш, ашта дәрес темасын сөйләүдән чак тыела идем»

Зыятдин хәзрәт сүзгә оста, җор телле кеше булып чыкты. Бер кызык сүз белән көлдертә тә җибәрә.

Беренче белеме буенча – ул фотограф. Аннары читтән торып Казан дәүләт университетында тарихчыга укый. Кукмараның 4нче мәктәбендә китапханәче дә, укытучы да булып эшли. «Мәктәптә – минем мәчеттә эшләгәнне, мәчеттә мәктәптә эшләгәнне белмәделәр», – дип искә ала ул укытучы булган елларын.

8 ел буе Кукмараның 4нче мәктәбе белән ике арада йөрдем. Анда китапханәче һәм укытучы, монда – имам-хатыйб. Анда минем монда эшләгәнне белмәделәр, монда – анда эшләгәнне. Минем ашларым – 45 минут. Тәнәфес вакытында такси белән ашка кайтам, аш уздырам. Аш беткәч, такси белән кире мәктәпкә барам да дәрескә кереп китәм. Шулай көйли идем дәресләрне. Алай эшләргә беркемгә дә насыйп булмасын (көлә). Дәрестә – аш, ашта дәрес темасын сөйләүдән чак тыела идем (көлә).

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Мәктәптә укытучылар: «Безнең малайлар шушы мәчеткә килеп белем ала. Зыятдин хәзрәт безнең мәктәпкә килеп керсә, балалар елмая башлый, бер-берсенә «әссәләмегаләйкүм» дип эндәшә башлыйлар», – дип әйтәләр икән. Балалар белән бергә 12 тапкыр Болгар археологик экспедициясендә булган кеше Зыятдин хәзрәт. Әле безне дә мәчеттә түбәтәй кигән малайлар каршы алды.

Зыятдин хәзрәт м чын күңелдән авыл җанлы кеше. Туган-үскән авылы, аның кешеләре дип янып йөри. Әле кабак та үстерә икән. Быел 38 килолы кабак үстергән. «Нишләтәсез ул кабакларны?» – дибез. «Өмә ясыйбыз да, теләгән кеше үзенә кирәген алып китә», – ди. «Ә үзегезгә?» – «Мин аларга көн саен ашка йөрим бит».

Әле быел батат – җылы як бәрәңгесе үстерә башлаган тынгысыз җан.

«Ике айда китапны гарәпчәдән күчереп чыктым»

Зыятдин хәзрәтнең бүлмәсе – чын эш кабинеты. Кәгазьләр, өем-өем китаплар, шәҗәрәләр, гарәп гарфикасындагы язулары – нәрсә генә юк. Нәсел шәҗәрәләре төзи, метрикәләрне өйрәнә, аларны тәрҗемә итә, китаплар яза – нәрсә генә эшләми! Мамадыш өязенә караган Кукмара төбәге авылларының шактый гына метрикәләрен ул тәрҗемә иткән. Нәсел шәҗәрәсен төзүен сорап та киләләр икән янына.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Иске гарәп графикасында язылган метрикәләрне кулга тоттырды. «Берәр сүзен генә булса да укый алсагыз, китап бүләк итәм», – диде. Һәм беркем дә укый алмады. Шул иске графиканы яңага, аннары кириллицага тәрҗемә итеп, унтугызынчы, егерменче елларда яшәгән кешеләрнең кайда туган, кайчан һәм нәрсә аркасында үлүләрен күрсәтеп, исемлекләр төзегән.

Шул исемлектән «бирән зәхмәте» дигән авыру күреп алдык. «Бирән зәхмәте»нең нинди чир икәнен беләсезме? Баксаң, хәзерге диабет икән ул. Шул ук исемлектә «бирән», «сары», «ваба», «ютәл», «кызылча», «өян», «картлык», «саташу», «күкрәк чире» дигән авырулар бар. Ә андый исемлекләр – Зыятдин хәзрәттә әллә ничә җыентык. 

Кулыбызга зур хәрефләр белән язылган «Ислам юлы» китабын тоттырды да:

– Шундый хикмәтле китап бу, белсәгез, – диде. – Бу китап XII-XIII гасырда кулдан язылган. Гарәпчәдән тәрҗемә итүче – Госмания мәдрәсәсе мөгаллиме Шакирҗан Хәмиди. Бер гарәп сүзе, бер татар сүзе, бер гарәп сүзе, бер татар сүзе белән язылган 400 битлек китапны ул 1905 елда Казанда бастырып чыгара.

Мәктәптә эшләгән вакытта, бер укытучы семинарга шушы китапны алып килде, нәрсә турында икәнен аңламыйм, ди, ә анда – әдәп кагыйдәләре. «Калдырып торыгыз әле, мин моны эшләп карыйм», – дип алып калдым. 2 ел бу эш бармады. Мәктәп эшен дә, башкасын да алып барырга кирәк. Шунда Аллаһы Тәгалә бер хикмәт бирде – бер көн эчендә, минем теләк белән, Аллаһы Тәгалә мине 2 айга гипска салды. Караватта нишләргә кирәк соң инде? Ике айда мин аны күчереп чыктым.

 

Фото: © Абдул Фархан

Кукмарада Маликов дигән атаклы судья бар иде. Алланың рәхмәте белән, шул хакимнең электрон машинасы миңа эләкте. Сатып алдым да өйдә бастырдым. Мәктәпкә эшкә чыккач, компьютерда җыйдым. 2004 елның язында мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якубка алып бардым. Ул карады да берсүзсез чыгарды. Быел китапны күзлексез укый торган итеп яңадан чыгардык. Монда – татар халкының әдәп-әхлак кагыйдәсе. Алар башка бер җирдә дә шулай төгәл итеп язылмаган.

 

Фото: © Абдул Фархан

«Зыятдин хәзрәт кебекләр һәр авылда булсын иде»

Дөньядан, эшеннән, кешеләрдән рәхәт алып яши һәм эшли Зыятдин хәзрәт. Аны күргәч, ирексездән елмаясы, матур сөйләшәсе, кулга китап алып, йотлыгып укыйсы килә башлый. Берничә сәгатьлек юлдан арыганнар да онытыла.

Кеше белән аралашуга энергетика йогынты ясый, диләр. Чыннан да, кайбер кешеләр белән озак сөйләшеп тә торып булмый, ә кайберәүләр яныннан китәсе килми. Зыятдин хәзрәт тә шундый – дөньяда изгелек һәм яхшылык барлыгын раслаучы үрнәк кеше.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Зыятдин хәзрәт, Иске Пенәгәр авылы мәчете – халыкның бердәм булып эшләп яшәгәнен күрсәтә торган якты үрнәк. Зыятдин хәзрәт – безнең тәрҗемәче дә, тарихчы да, балалар укытучысы да, хәзрәтебез дә. Аның белән эшләве рәхәт. Минем бер генә теләк: бар төбәкләрдә шундый кешеләр күбрәк булса, безнең эшләр җиңелрәк барыр иде. Бәлеш ашап, вәгазь укып йөрүче имамнар күп, ә чын имамнар әз. Зыятдин хәзрәт кебекләр бик сирәк, – диде Рәүф Фәсхетдинов та.

Авыл дип янып-көеп йөрүче Зыятдин хәзрәтләр һәр авылда булса, тарихы да югалмас, халкы да бердәм һәм иманлы булыр иде, чыннан да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100