Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабачкиның зыяны да бар! Файдалы итеп пешерү ысулы нинди?

news_top_970_100

Табиб-диетолог Валерий Герасимов кабачкиның зыянлы үзлекләрен әйткән. Бу турыда «Газета» ру яза.

Кабачкиның файдасы ул үскән туфракка бәйле. Белгеч сүзләренчә, яшелчәләргә химикатлар сипсәң, ул кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булырга мөмкин.

Кабачкины пешерү ысулы да аны зыянлы итәргә мөмкин. Күп иттереп май салып кыздырсаң, кабачки майны үзенә сеңдерә дә канда холестерин микъдарын арттыра.

Табиб кабачкины томалап пешереп ашарга киңәш итә. «Ит белән фаршировать ителгән кабачки һәм баклажан – сезонлы яшелчәләр белән уйлап табарга мөмкин булган иң файдалы ризык. Анда клетчатка да, аксым да була», – ди Герасимов.

Россия бакчачылар берлеге эксперты Ольга Ворона кабачкины караңгы, салкын һәм коры урында сакларга киңәш итә. Каты кабыклы кабачки мартка кадәр сакланырга мөмкин. Ләкин эксперт, кабачкины туңдырып кую яхшырак, ди.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100