Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күз яшьләре аша килгән җиңү: Камилә Вәлиева ялгыз шууда планетаны аякка бастырды

15 яшьлек фигуралы шуучының допинг-тестына бәйле җәнҗал бөтен дөньядагы мәгълүмат чыганакларының көн тәртибенә керде. Шушындый шартларда да Камилә Вәлиева Олимпия уеннарының кыска программасында җиңү яулады. Күз яшьләре аша килгән җиңү турында «Татар-информ» журналисты Артур Хәлиуллов язмасында.

news_top_970_100
Күз яшьләре аша килгән җиңү: Камилә Вәлиева ялгыз шууда планетаны аякка бастырды
Абдул Фархан фотосы

15 февраль көнне Камилә Вәлиева Пекинда уза торган Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча кыска программада җиңүче булды. Вәлиевага ярыш аренасында утыручылар янә аягүрә басып кул чапты.

Бөтен дөньяны үзенә караткан татар кызы үз прокатыннан соң гына хисләренә ирек бирде. 15 яшьлек спортчының күз яшьләрен аңларга була: соңгы көннәрдә Вәлиеваның исеме дөньядагы барлык массакүләм мәгълүмат чараларының, сәясәтчеләр һәм белгечләрнең тел очында.

Хәтта Американың бер спортчысы халыкара спорт Арбитраж судын Камилә Вәлиеваны шәхси ярышларда чыгыш ясарга рөхсәт итә торган карар чыгарганы өчен расизмда гаепләде. «Тикшерү барган вакытта бер генә кара тәнле спортчыга да чыгыш ясарга ирек бирмәгән булырлар иде», — дип ризасызлыгын белдереде Америка йөгерешчесе Ша'Карри Ричардсон.

Искәртеп үтәбез, CAS — Спорт арбитраж судының карары турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының спорт редакциясе күптән түгел аңлатып язган иде. 

Камилә Вәлиевага кагылышлы җәнҗаллы тарих спортчы язмышына йогынты ясамый калмады. Игътибарлы тамашачы 15 яшьлек фигуралы шуучының бу ярышта Олимпия командасы турнирына караганда киеренкерәк халәттә шууын билгеләп үткәндер. Бу юлы чыгышы да чиста килеп чыкмады: Камилә гадәттә бик яхшы башкара торган өчле аксельне күрсәткәндә дә каушавы сизелде. Әмма Россия спортчысының әзерлек дәрәҗәсе югары булганлыктан, беренче урынны барыбер Вәлиева алды.

Туган нигезе Казаннан хәбәрне Миңнеханов җибәрде

Камилә Вәлиева кыска программа нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясенә килмәде һәм микст-зонадагы журналистлар яныннан узып китте. Кайбер мәгълүматларга караганда, мондый карар Россия Олимпия комитеты тарафыннан кабул ителгән. Дөнья күләмендә допинг куллануда гаепли торган җәнҗал таралу сәбәпле, Вәлиеваның психологик халәте дә җиңелләрдән түгелдер. Яшь фигуристканың бу җиңүе шуның белән кыйммәтлерәк тә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиева шәхси ярышта чыгыш ясаганчыга кадәр үзенең Instagram сәхифәсендә татар кызына теләктәш сүзләрен язды. Кем белә, туган ягыннан җибәрелгән бу хәбәр дә Вәлиевага чит җирдә — Пекинда ярдәм дә иткәндер, бәлки. «Камилә, син безнең өчен чемпион! Ышанабыз һәм горурланабыз! Уңышлар сиңа!» — дип язды аңа Рөстәм Миңнеханов.

Ярышның бу төре буенча бозга чыккан Россия спортчылары арасында Вәлиева үзе генә түгел иде. Шәхси ярышта икенче урынны Анна Щербакова алды. Искәртеп үтәбез, ул, Александра Трусова кебек үк, команда турнирында чыгыш ясамады, димәк, спортчы өчен шәхси ярышлар — Пекин Олимпиадасы медальләрен алу өчен бердәнбер мөмкинлек.

«Команда белән чыгыш ясамавыма борчыламмы? Мин канәгать дип әйтә алмыйм. Әмма моны йөрәккә якын кабул итмәскә, шәхси турнирга әзерләнергә тырыштым. Мөгаен, бу уңай хисләрне Уеннардан соң ук тулысынча аңлармын», — дип белдерде Щербакова прокаттан соң.

Шул ук вакытта Вәлиева исеме белән бәйле допинг җәнҗалы аның Россия җыелмасы буенча партнерларына да кагылмый калмады. «Яңалыклардан кичерешләр? Белмим. Минем күнегүләргә ул йогынты ясамый, бу — иң мөһиме. Без Камилә белән аралашабыз, әмма мин бу хакта берни дә әйтмим», — диде Щербакова.

Щербакова алдырды, Трусова үҗәтләрчә җиңелде

Россия фигурачылары өчлегендә Щербакованың чыгышы катлаулылык ягыннан иң гади программа. Әмма Анна тотрыклы шууы һәм чын мәгънәсендә матур чыгышы белән алдыра. Нәкъ менә Щербакова дөнья чемпионы һәм өч тапкыр Россия чемпионатлары җиңүчесе булды. Ә Вәлиева зурлар арасында катнашкан беренче сезонында ук ике мөһим стартны — Россия чемпионатын һәм Европа беренчелеген отты.

Ә Александра Трусова үзенең карьерасында әһәмиятле ярышларда җиңә алмады һәм еш кына кыска программада сыната иде. Кытайдагы Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасында ялгыз шуу буенча 15 февральдә үткән ярышта да шулай булды. Ул өченче урын өчен көрәшкәндә өчле аксельдә егылды һәм аны Япон спортчысы Кари Сакамото узды. Трусова үҗәт һәм ул бу элементны барыбер башкарачак дигән фикерләр бар.

«Өчле аксель турында фикеремне әйтмим һәм әйтмәячәкмен дә. Мин аны һәрвакыт күрсәтәчәкмен. Тренировкаларда ул нинди халәттә булуыма карамастан да килеп чыга, ә ярышларда әлегә юк», — дип белдерде Трусова ярышлардан соң.

Әлегә кызның үҗәтлеге файда китермәде. Трусова ирекле программада дүртле сикерүне биш тапкыр башкарырга хыяллана. Мондый ният Россия спортчысын Олимпия медаленнән мәхрүм итмәсен дип кенә телисе кала.

Фигуристкалар ирекле программа белән 17 февральдә чыгыш ясаячак. Ярышлар Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә башлана. Димәк, Россия фигурачылары бозга кичкә таба чыга.

Фигуралы шуу хәзерге вакытта Пекинда иң актуаль тема санала. Хатын-кызларның бозда ялгыз шуу ярышына болай да бөтен дөньяда зур игътибар бирелә. Ә Камилә Вәлиеваның допинг-тесты уңай нәтиҗә күрсәтү аркасында купкан җәнҗал фигуралы шууны Җир планетасында көн кадагындагы темаларның берсе итте. 

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100