Күрше төбәктә кызларга пычак кадап йөрүче егет корбаннарын сөйгән кызына охшатып сайлаган

Самара өлкәсе тикшерүчеләре "Тольятти маньягы" дигән кушамат алган 22 яшьлек Артем С. дан зыян күргән хатын-кызларны эзли. Хәзерге вакытта бу егет тоткарланган. 10 апрельдә Артем С.ны 17 майга кадәр сак астында калдыру турында билгеле булды. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.
Тольяттида туган Артем С. былтыр берничә хатынга пычак белән һөҗүм иткән. Ул берничә көн эчендә кимендә ике хатын-кызга пычак кадаган һәм башкалага качып киткән. Аны декабрьдә Мәскәүдәге Казан вокзалында тоткарлаганнар. Ул сак астына алынды һәм аңа карата җинаять эше ачылды. Егетнең җинаятьләре төбәктә зур шау-шу куптарды, диелгән бу хәбәрдә.
22 яшьлек җинаятьче 20 дән 46 яшькә кадәрге сары чәчле хатыннарга төнге якта һөҗүм иткән. Аны видеокүзәтү камералары төшереп алган. Шуңа карап аның шәхесен ачыклаганнар.
"Башымдагы тавышлар һөҗүм итәргә кушты", - дип сөйләгән Артем үзе. Ул үзенең корбаннарын элеккеге сөйгән кызына охшатып сайлаган. Очрашып йөргән кызы Артемны ташлап, аның иң якын дусты белән йөри башлаган булган.
Тикшерү барышында Артем С. беренче җинаятен 2015 елда эшләвен сөйләгән. 10 февральдә бу егет Тольятти шәһәрендә 18 яшьлек кызга пычак белән һөҗүм иткән һәм яралаган. Хокук саклаучылар фикеренчә, әлегә билгеле булмаган башка корбаннар да булуы ихтимал.
Җинаятьчегә "пычаклы маньяк" кушаматы биргәннәр. Аннан курыкканнар, бик күпләр эзләшкән. "BlaBlaCar" сервисында эшләүче, элеккеге хәрби ир-ат Артемны тоткарларга ярдәм иткән.
Тольяттида туган Артем С. былтыр берничә хатынга пычак белән һөҗүм иткән. Ул берничә көн эчендә кимендә ике хатын-кызга пычак кадаган һәм башкалага качып киткән. Аны декабрьдә Мәскәүдәге Казан вокзалында тоткарлаганнар. Ул сак астына алынды һәм аңа карата җинаять эше ачылды. Егетнең җинаятьләре төбәктә зур шау-шу куптарды, диелгән бу хәбәрдә.
- Егетнең әнисе сүзләренчә, Артем җинаять кылганын әнисенә үзе сөйләгән булган, дип язган идек. Артем С. әнисе һәм әбисе белән яши. Танышлары аны иркә, астыртын дип бәяли.
"Тикшерү барышында ачыкланганча, Артем С. кимендә алты җинаять кылган. "Сәламәтлеккә зуры зыян салу" маддәсе буенча өч эш, "кыйнау" маддәсе буенча өч эш ачылган", - дип сөйләгән Тольятти шәһәренең Автозавод районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Евгения Слепцова "КП-Самара" сайтына.
Җинаятьләрнең барысы да бер "эздән" баруы ачыкланган. Егет кичке якта корбаны янына йөгереп килә һәм йодрыклары яки пычагы белән кыйный. Ул шулкадәр каты итеп суга, хәтта үзенең кулын да имгәтә.