Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызларга һөҗүм итеп йөрүче маньяк җинаяте турында әнисенә сөйләгән - видео

22 яшьлек җинаятьче 20 дән 46 яшькә кадәрге сары чәчле хатыннарга һөҗүм иткән.

news_top_970_100
Кызларга һөҗүм итеп йөрүче маньяк җинаяте турында әнисенә сөйләгән - видео

Самара өлкәсендә хатын-кызларга һөҗүм итеп йөрүдә шикләнелүче Артем Семеновны 6 декабрьдә Мәскәүдә тоткарлаганнар һәм Тольяттига озатканнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Егетнең әнисе сүзләренчә, Артем җинаять кылганын әнисенә үзе сөйләгән булган. Артем Семенов әнисе һәм әбисе белән яши. Танышлары аны иркә, астыртын дип бәяли.

Төнге якта кызларга һөҗүм иткән 22 яшьлек егетне видеокүзәтү камералары төшереп алган. Шуңа карап аның шәхесен ачыклаганнар. Артем Семеновны Мәскәүдәге Казан вокзалында тоткарлаулары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләгән.

Бу егет хатын-кызларга һөҗүм иткән, өч очракта пычак белән яралаган дип шикләнәләр. Җинаятьләр Самара өлкәсендә эшләнгән. Корбан булган хатын-кызлар барысы да исән калган. Җинаятьче 20 дән 46 яшькә кадәрге сары чәчле хатыннарга һөҗүм иткән.

Семенов BlaBlaCar сервисын файдаланып, Мәскәүгә барган. Аны алып килгән машина йөртүче танып алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100