Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күрештек, сөйләштек» — Марат Яруллин белән Ринат Рәхмәтуллин дуслашкан

Берничә ел элек ике артист арасында «Чакыр гына мине» җырына авторлык хокуклары өчен бәхәс чыккан иде.

news_top_970_100
«Күрештек, сөйләштек» — Марат Яруллин белән Ринат Рәхмәтуллин дуслашкан
https://www.instagram.com/marat_yarullin/

Җыр бүлешеп, үзара тавышланышып беткән ике җырчы Ринат Рәхмәтуллин белән Марат Яруллин дуслашкан. «Күрештек, сөйләштек, бөтен сорауларга җаваплар таптык, үз урынына куйдык. Кыскасы, мир, дружба, жвачка», — дип, әнә шундый позитив рухтагы пост белән нокта куйган Марат инстаграмдагы сәхифәсенә.

«Булдыргансыз. Хәзер дуэт көтәбез инде сездән», «Аллаһка шөкер, әйбәт булган» — дип язган аларга инстаграм дуслары. Берсе Ринат Рәхмәтуллинның уң кулы белән Маратның кулын кысуы, ә икенчесе белән йодрык төйнәп торуына игътибар иткән. «Йодрык мощный әле монда», — дип язып калдырган ул.

Маратның телеграм каналындагы видеодан җырчыларның Мәскәүдәге бер концертта бөтен тамашачы алдында дуслашулары күренә. Ринат Рәхмәтуллин үзе бу тарихи мизгелне инстаграмга куярга куша. Ахырдан алар конфликт башлануга сәбәпче булган «Чакыр гына» җырын икәүләп башкарганнар.

Берничә ел элек ике артист арасында шушы җырның авторлык хокуклары өчен бәхәс чыккан иде. Җыр өчен тарткалашу дәвамлы булды. Ринат Рәхмәтуллин Чаллының бер сайтына биргән әңгәмәсендә Маратның «Чакыр гына мине» җыры аша күтәрелүе турында сөйләде. Марат Яруллин Ринат Рәхмәтуллинга һәм язылучыларына инстаграм сәхифәсе аша җавап кайтарды аны ялган сөйләүдә гаепләде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100